|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2016 Фаҗига
Түбән Камада сигезенче каттан бала егылып төшкәнФаҗига бүген көн уртасында булган – Түбән Камада Химиклар проспектындагы бер йортта сигезенче каттан 8 яшьлек бала егылып төшкән. Кайбер мәгълүматлар буенча, малай өйдә үги әтисе белән генә булган. Бала исән, әмма авыр тән җәрәхәтләре алган, хәзерге вакытта аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, операция бара, диелә. Җирле НТР-24, үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, малай мәктәпкә барырга тиеш булган. Өйгә үги әтисе кайтып кергән, малайның ни сәбәпле мәктәптә булмавы белән кызыксынган. Ә бала тәрәзәдән сикергән.
--- |
Иң күп укылган
|