поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.09.2016 Мәдәният

Илзидә Госманова: “Җырларны уңайлы-уңайсыз дип аермыйм” (ИНТЕРВЬЮ)

Илзидә Госманованың тавышын башка җырчыныкы белән бутау мөмкин түгел, ул — халыкчан. Тамашачы күңелендә ныгытып урын алган җырлары да җитәрлек аның. Сер түгел, “Айдарым”ны тыңлаганнар, үзләре дә сизмәстән, әлеге җырны көйләп йөри башлый. Ә Илзидә Госманованың репертуарында андый “йогышлы” җырлар бихисап. Яңалыкларга килгәндә, ул тыңлаучыларга яңа гына “Төшләрмә керә алан” җырына клип тәкъдим итте.

— “Төшләремә керә алан” клибы нинди тәэсирләр белән төшерелде?
— Әлеге җырны Буада яшәүче иҗатташ дустым Сәйдәш Хәсәнҗанов тыңларга  жибәргән иде. Җыр белән танышуга ук, күңелемә кереп калды һәм Сәйдәштән шунда ук җырларга сорап алдым. Сүзләре Гөлфия Шакированыкы, җыр бераз моңсу, үкенечле мәхәббәтне чагылдыра. Хәзерге эстрадада  бар яктан килгән  бәхетле тормыш, рәхәт яшәү турында бик күп җырлар бар, мин инде тормышында бераз сагышлы, үкенечле мәхәббәтләре булган кешеләр язмышын чагылдырган җыр башкарырга булдым. Алай да клип оптимистик  рухта  төгәлләнә: лирик герой өнендә дә үз мәхәббәте белән кавыша.

— Клипларны табигатьтә төшерергә яратасың бугай?
—   “Элмәлек”, “Төшләремә керә алан” җырларын башкарганда, концертта да үземне хуш исле урман-аланда хис итеп җырлыйм, шуңа да клипны табигатьтән читтә төшерүне күз алдына да китермәдем.

— “Ничек булсам, шулай ярат” дип җырлыйсың, ә кешене үзгәртәсе килү теләге еш туамы? Беркем дә камил түгел бит.
— Әйе, камил, идеаль кешеләр юктыр. Тормышыннан гел зарланган, гайбәт сөйләгән, көнчел кешеләрне үзгәртәсе килә. Шулай да, якын кешеңне югалтмас өчен, кирәкмәгән көнчелек, усаллык сыйфатларын бетереп буладыр дип уйлыйм.

— “Айдарым” җырын кемгә багышлап җырладың?
— Айдарларга багышлап җырладым. Аны бит ике Айдар иҗат итте: Айдар Тимербаев һәм Айдар Минһаҗев. Икесе дә талантлы, бик күп популяр җырлар авторы. Мин, егетләргә багышлап, шаян җыр язып бирүне үтенгәч туды бу җыр. Төгәл Айдар исемле кешегә мәхәббәт хисе кичереп җырламадым. Айдар – җыелма образ.

— Тыңлаучылар сине күбрәк моңлы җырларың аша таный. Әйтик, “Керфегеңә тамармын мин” җыры киң танылу китерде. Моңлы җырларны башкарырга авыр түгелме?
— Күңелемә  моңлы ретро, халык җырлары бик якын. “Керфегеңә тамармын мин” җырын балачактан ук, авылда әрәмәдә йөргәндә моңланып җырлап йөри идем. Тормышта елак кеше булмасам да, үзәк өзгеч моңлы җырлар тыңласам, күңелгә үтәрлек шигырьләр укысам, еларга мөмкин. “Керфегеңә тамармын мин”, ”Китмә әле, әнкәй” җырларын да башта елый-елый, йөрәгем аша уздырып өйрәндем. Сәхнәдә җырлаганда да алар күңелгә рәхәтлек бирә.

— Шулай да шаян җырлар синең репертуарда шактый. Күп җырчылар җитдирәк теманы сайлаганда, син күңелле җырлар белән халыкны авырлыклардан арындырасың. Шулай да кайсы җырларны башкару үзеңә уңайлырак: моңлы, салмак көйләрнеме яисә шаян җырларнымы?
— Һәрбер җырым – салмакмы, шаянмы – барысы да якын, уңайлы-уңайсыз дип аерып әйтә алмыйм, төрле күңел халәтендә булабыз бит, шуңа да моңлы һәм салмак  җырлар белән беррәттән дәртле дә, шаян да җырлар кирәк.

— Сәхнәгә чагыштырмача соң чыгу куркытмадымы? “Кирәкмәс” — дип әйтүчеләр булдымы?
— Юк, вакыты җитте дип чыктым, алданрак җае да, бәлки теләге дә җитеп бетмәгәндер. Алай әйтүче булмады, киресенчә, концертларымнан соң алга таба да яңа җырлар башкаруны сораган, хатлар юллаган кешеләр бик күп.

— Сәхнә киемнәрен сайлаганда күбрәк кызыл, ал төсләргә игътибар итәсең. Шул төсләрне ярату билгесеме бу?
— Клипта режиссер махсус балан төсендә кызыл күлмәкләр кияргә кушты, ә болай, йөземне ача торган барлык төсләрне дә яратам.

— Үзеңә дә җыр язып карау теләге тумадымы?
— Бик ошаткан шигырьне көйләп, җырлап йөргәнем бар, берничә шундый көйне диктофонга да яздырдым, ләкин җыр итеп эшләтергә кыюлык җитми. Алар әлегә  үзем өчен генә. Җырларымны чын  шагыйрь, композиторлар белән иҗат итәм.

— Узган сезонда «Хан кызының хак төше” дип исемләнгән могҗизалы концерт-тамаша уздырган идең. Бу елны тамашачыны нинди яңалык белән сөендерергә уйлыйсың?
— Яңа сезонга инде җәйдән бирле әзерлек бара. Заманча, үзенчәлекле булачак. Барлык серләрне ачасым килми, тамашачы рәхәтләнеп ял итеп, күңел күтәрерлек, энергия алып кайтып китәрлек программа булыр дип уйлыйм.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 27.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»