поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.09.2016 Хатлар

Васыятеңне үтәдем, әни

Коръәннең Казан басмасын яңадан бастырулары турындагы яңалыкны сөенечле хәбәр итеп кенә үткәреп җибәргән идем. ТНВ каналы 20 августта бу хакта тәфсилләбрәк сөйләгәч, миндә дә Коръәннең 1881 елда Казанда басылган бер нөсхәсе барлыгын аңладым. Аның ничек сакланып калу тарихын белмим. Хәзер сорарга инде кеше дә юк.

Иске татар язуын өйрәнгәч, әни миңа: “Кызым, менә бу – бөтен Коръән, мондый Коръәне булган йорт бик бай йортлардан саналган. Ә ул авылда бер йә ике йортта гына булган. Син аны да укырга өйрәнерсең әле. Сакла!” – дип, кызыл эскәтергә төрелгән китап бирде.

...Бервакыт ата коммунист әтинең үзен генә райкомга чакырттылар. Аннан кайткач, әнигә: “Белмим, күргәнем юк, өйдә юк ул дип әйттем”, – дигәнен үзем ишеттем. Сүз, бәлки, шушы Коръән турында баргандыр. Әни үзе Коръән укый белмәсә дә, бәхәсләр туганда: “Бу хакта Коръәндә болай әйтелгән”, – дип, мисаллар китерә иде. Дәү апа – Биектау районындагы Яңа Авылның Кияз (кушамат) Әминәсе намаз да, Коръән дә укый иде. Ә әнинең икенче апасы Мәдинә апа әнигә болай дия иде: “Кимендә ярты сәгать Коръән укымыйча йокларга ятмыйм. Син үзеңнең биш тапкыр бәхетле икәнеңне аңламыйсыңдыр да әле, кияүләрең, киленең – бар да татар. Мари арасында яшәгәч, минекеләр мари булырлар инде...” Кияүләре хохол булдылар.

Ятим үскән дәү әтием Яңа Авылда мулла булган. Муллаларны Себергә сөрү башлангач, колхоз рәисе Сәлах абый аңа: “Мулла абзый, сиңа 70 яшь, Себергә чаклы барып та җитә алмыйсың, авылда калырга да ярамый, кая да булса чыгып кит”, – дигән.

Вакыйгалар нәкъ “Габбас хәзрәт” әсәрендәге кебек булган. Дәү әти 10 яшьлек кызын (минем булачак әнине) алып, мари авылына киткән. Ә дәү әнигә болай дигән: “Сиңа әйтәм, син авылдан чыгасы булма! Марига да төшмә, йомышың булса, кеше җибәр. Югыйсә, авылдан өзеләбез, ә өзелергә ярамый. Сиңа тимәсләр, син ярлы кызы, авылда кал”.

Дәү әтиләрнең йорт-җирләрен тартып алганнар, дәү әнине Мортаза абыйлар үзләренә сыендырган.

Дәү әтиемне марилар бик хөрмәт иткәннәр, аңа киңәш-табышка килгәннәр. “Мулла абзый намаз укый, комачауламагыз”, – дип, урамда уйнаган балаларын өйләренә алып кереп китә торган булганнар.

Хәле начарая башлагач, Сәлах абый рөхсәте белән, дәү әти Мортаза абыйларга килгән һәм өч көннән вафат булган. Кабере Яңа Авылда. Әнигә ул вакытта 13 яшь булган. Аларны колхозга алмаганнар. Бик авырлык белән көн күргәннәр. Тора-бара аларга мунчаларын кире кайтарганнар. Әниләр шунда яши башлаганнар. Мин белгәндә ул мунча ике тәрәзәле кечкенә генә йорт иде. Әни анда кияүгә чыкканчы яшәгән. 40 ел дөм сукыр булган дәү әни өч кызында чиратлап торган.

Дәү әтинең улы Галләм абыйны Себергә сөргәннәр. Анда коточкыч ачлык булган, дәү әни улына ипи, бәрәңге киптереп җибәреп торган. Күпмедер вакыттан Галләм абый әйләнеп кайткан, әмма аны авылга кертмәгәннәр. Ул да мари якларына барып урнашкан, гаилә дә кора алмыйча, шунда яшәп, бакыйлыкка күчкән. Кабере Мари Илендә, Шәйрә авылында. Каберенә таш куярга марилар рөхсәт итмәде, зәңгәр чардуганы ерактан күренеп тора. Зиратның нәкъ уртасында, иң калку урында ул.

Сугыштан соң дәү әни дәү әти каберенә чардуган куярга уйлаган, әмма Сәлах абый: “Мәфтуха апа, тычкан таяк белән йөри торган чак, әле куярга ярамый. Мулла абзый кабере кайда икәнен барыбыз да беләбез бит, әлегә сабыр итегез, килер вакыт, куярсыз”, – дигән. Бу вакыт 1954 елда булган. Дәү әтинең бакыйлыкка күчүенә инде 79 ел.

Дәү апаның ире Һидият җизни сугыштан кайтмаган. “Хәтер китабы” чыккан вакытта дәү апа юк иде инде. Әни Һидият җизни турында язылган юлларны кабат-кабат укытты да: “Җизнинең үзен күргәндәй булдым”, – дип елады.

Пенсиягә чыккач, әнинең васыятен үтәп, үзебезнең Вафа хәзрәт мәчетенә Коръән укырга өйрәнергә йөри башладым (Казанда бик зур каршылыклар, кыенлыклар белән салынган мәчет халык телендә “Вафа хәзрәт мәчете” булса, документларда “Ислам нуры” исемен йөртә. Ачылу тантанасында вәгазь сөйләгәндә хәзрәтебез мөнбәрдә вафат булды, йөрәге чыдамады).

20 августта ТНВда күрсәтелгән тапшыру менә шундый хатирәләрне яңартты.


Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»