поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.09.2016 Мәдәният

Казанда К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивален ябу тантанасы узды

Фестивальдә барлыгы 8 театр катнашты, 9 спектакль тәкъдим ителде. Тинчурин театрының «Шашкан бабай» абсурд комедиясе фестивальдән тыш күрсәтелде. Дөньякүләм театраль форумда катнашучыларның гомуми саны 130дан артып китте, тамашачылар 3,5 меңләп кеше тәшкил итте. Фестиваль татар, рус, кыргыз, даргин, адыгея, мари халыкларының милли театр сәнгате үрнәкләре белән таныштырды.

Тантанада катнашучыларны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде. Ул Казанда үткәрелә торган фестивальләрнең күплеген, төрлелеген билгеләп, шулар арасында милли драматургия театр фестивале аерым урын тота, театр әһелләре, бигрәк тә яшьләр өчен чын мәгънәсендә иҗади лаборатория булып хезмәт итә, диде. Бу тагын бер кат фестивальнең социаль әһәмиятенә дәлил булып тора, дип ассызыклады мәдәният министрының беренче урынбасары.

«Әлеге фестивальнең нәтиҗәле, тулыканлы тормышы — тулы заллар һәм хезмәттәшләребезнең зур кызыксынуы милли драматургия, милли профессиональ театрга карата кызыксынуның сүрелмәве турында сөйли. Яшәсен театр!», — дип сөйләде ул.

Фестиваль кысаларында, традицион рәвештә, тәкъдим ителгән спектакльләр турында күренекле театр тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышу уздырылды. Алар үзләренең фестиваль турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Без фестиваль белән хушлашмыйбыз, саубуллашабыз гына. Биредә бик җылы булды. Фестивальдә катнашкан, уйланыр өчен азык биргән һәркемгә, кунакчыл Казанга һәм, әлбәттә, тамашачыларга  бик зур рәхмәт! Сезсез бу фестиваль булмас та иде», — диде Мәскәү академик сатира театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе  Нина Карпова.

Театр белгече, тарихчысы Ильтани Илялова фикеренчә, Тинчурин фестивале сәнгатьнең үлемсезлеген, кешеләрне берләштерү сәләтен раслый.

Фестиваль программасы Яр Чаллы татар дәүләт театрының «Яр» новелласы белән төгәлләнде. Спектакльдән соң, коллективка диплом һәм «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды. Соңрак театр тәнкыйтьчеләре катнашында драма турында фикер алышу үткәрелде.


---
Тинчурин театры
№ --- | 26.09.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»