поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.09.2016 Милләт

Тел мәсьәләсе кискенләшә

Газетабызның баш редакторы Олег Әндәрҗанов узган җәйне Казанда VI төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмати чаралар форумында катнашкан иде. Анда анардан “Татар-информ” сайты журналистлары интервью алганнар һәм ул сайтта басылып чыкты. Әңгәмә бүген барыбызны да борчыган темага – телебезне саклап калуга багышланган һәм без аны үзебезнең “Туган як” укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.

Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәрендә чыгып килүче “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов бүгенге татар журналистикасының төп бурычы – туган телне саклау, дип белдерде.

- Бүген Россия төбәкләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Телне мәктәптә өйрәнмәгән балаларга татарча уку да, язу да бик кыен, хәтта мөмкин түгел дияргә була.

Түбән өлкәсе Сергач районында 7 татар авылы бар, әмма хәзер шуларның икесендә генә татар мәктәбе эшли - Камкада төп, Шөбиледә башлангыч мәктәп. Урта мәктәпләр турында сүз дә юк.

Гомумән, төбәктәге татар авылларында нибары 6 урта мәктәп калды. Анда да укучылар саны кискен кими, мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да шәһәрләргә китә, шунда төпләнеп кала, авылга кайтучылар бик сирәк.

Төбәкләрдә татар теле бетүгә таба бара. Туган телгә битарафлык гаиләдән килә. Бүген татар телен укыту мөмкинлеге бар, ләкин әти-әниләр, үзләре татарча белә торып та, балаларына туган телне өйрәтүне кирәк дип тапмый. Шул рәвешле, татар балалары рус мәктәпләрендә русча укырга мәҗбүр.

Әти-әниләр балаларны татар телендә укыту кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкса, телне факультативлар рәвешендә генә булса да укыту мөмкинлеге бар, тик алар уку-укыту программасын катлауландырмас һәм баласына авырга туры килмәс өчен моңа бармыйлар.

Тел мәсьәләсенең кискенләшүе газета тиражларында да чагылыш таба. Эшли башлаган елларда басманың тиражы 5 меңләп булса, хәзер нибары 3 мең тирәсе. Әлегә өлкә хакимияте матди яктан ярдәм итә, әмма тиражлар түбән тәгәрәсә, моңа да чик куелырга мөмкин. Бу, бер яктан, почта хезмәтләре бәясенең артуына, икенче яктан, татарча укый белүчеләр санының кимүенә бәйле. Үлем китем күп, туучылар аз нижгар татарлары Мәскәүгә китә дә, кире әйләнеп кайтмый. Колхозлар бетте, җитештерү туктады, авылларда хәтта сыер көтүләре дә юк.

- Татарстан журналистларыннан нинди дә булса ярдәм көтәсезме?
- Милли матбугат өлкәсендә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәм итә - айга бер бушлай “Без бергә” кушымтасын җибәреп тора. Бу кушымтаны үзара Татарстан Президентының күчтәнәче дип атыйбыз, халык аны бик яратып укый.

Туган телебезне саклап калырга телибез икән, милли басма матбугат бетәргә тиеш түгел, бигрәк тә Россия төбәкләрендә. Минемчә, татар телен нәкъ менә басма матбугат саклап калырга тиеш. Газета укып, татарча укырга да, язарга да өйрәнергә була.

Элегрәк Татарстанның әйдәп баручы матбугат чараларыннан журналистлар төбәккә килеп, мастер-класслар бирәләр иде. Алар безне әдәби татар телендә язарга, проблема күтәрергә, тема табарга өйрәттеләр. Моннан тыш, читтәге журналистларның Татарстанда стажировка узу мөмкинлеге бар иде.

Менә шушы эшләрне яңадан торгызып булса, бик әйбәт булыр иде. Без аларны үз исәбебезгә дә чакырырга әзер, моңа мөмкинлекләр бар.

Әйтик, безнең редакциядә берәү генә журналист белемле. Иҗади коллективка журналист һөнәренең барлык нечкәлекләрен төшендерү максатыннан, форум рәвешендә генә түгел, ә тәҗрибәле журналистлар, остазлар белән турыдан-туры, якыннан аралашуны күз уңында тоткан укулар оештырылсын иде. Техник прогресс гаҗәеп тизлек белән үсә, газеталарның интернет версияләре булдырыла, ул өлкәдә дә белемне күтәрү кирәк.

Бер максатка хезмәт итсәк тә, газета, радио, телевидение һәм онлайн мәгълүмат чараларының һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа бу төр форумнарны һәр юнәлеш буенча аерым үткәрү әйбәтрәк булыр иде.

- Матбугат телне саклап калучы төп чара дип саныйсызмы?
- Әйе, кабатлап әйтәм, ана телебезне саклауда бары тик ана телебездә чыккан газеталар гына төп рольләрнең берсен уйный. Ә туган телне, иң беренче чиратта, гаиләдә сакларга кирәк. Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары өйдә русча сөйләшә. Әти-әнисе татар булса да, моңа каршы түгел. Балага: “Мәктәптә русча сөйләшсәң дә, өй бусагасын атлап керүгә бары тик туган телдә генә сөйләш!” - дигән катгый таләп куярга кирәк. Туган телне саклау, үз милләте өчен янып-көеп яшәү, баланы туган телдә тәрбияләү – әти-әниләрнең бурычы шуннан гыйбарәт.

Баланы сиңа “папа”, “мама” дип түгел, “әти”, “әни” дип дәшәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бу – иң мөһиме. Әмма бездә әти-әниләр моны аңламый, алар русча укыган балаларының белемлерәк, үскәч, “зуррак” кеше булачагына ышана. Әмма туган телен белмәгән, хөрмәт итмәгән “зур” кешенең киләчәктә милләткә файда китерүе икеле.

Түбән Новгород татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрдек. Сергач районындагы 7 татар авылындагы татар балалары туган телләрендә белем алсын өчен заманча милли мәктәп оештыру тәкъдиме белән чыктык. Әмма әти-әниләрне балаларын туган телдә укытырга күндереп булмады. Авыл башлыклары, мәктәп директорлары аларга балаларын әнә шул татар мәктәбендә укытырга тәкъдим иттеләр, әмма ата-аналардан бер генә гариза да булмады. Кызыл Октябрь районында да милли мәктәпләр ябыла. Сәбәбе – балалар саны аз. Шуңа да монда федераль сәясәтне, өлкә, район хакимиятләрен гаепләп булмый.

- Татарлар яшәгән һәр төбәктә сабан туйлар уза, Сезнеңчә, бу бәйрәм халыкны берләштерәме, милли үзаңын күтәрәме?
- Татар халкын сабан туйлар гына саклап кала алмый. Хәзер бу милли бәйрәм дә күз буяуга кайтып кала. Кайбер татар авылларында көрәшә белүчеләр юк хәтта. 5-6 көрәшче бар, алары да Мәскәүдән кайтып көрәшүче “гастролерлар”. Иң элек төп бүләкнең нинди булуы белән кызыксыналар, автомобиль булса, көрәшәләр, телевизор белән суыткычка көрәшүче юк. Аздырдык батырларны. Үзара килешәләр дә, әһә, мин быел бу авылда, син тегесендә дип көрәшеп, бүләкне алып китәләр.

Ул кадәр акча сабан туена сарыф ителгәнче, татар китаплары чыгаруга тотылса, файдалырак булыр иде. Юкса, җирле татар авторларының җыентыкларын бастыруга акча таба алмый интегәбез. Ә сабан туе батырына автомобиль дә кызганыч түгел.

Ләйсән Исхакова, Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» сайты журналистлары.


---
Туган як
№ --- | 24.09.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»