поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.09.2016 Авыл

Аларның хезмәте ихтирамга лаек


Самарада инде гадәткә кереп киткән “Сөмбелә” - уңыш бәйрәме гөрләп үтте. 16 сентябрь эш көне булуга карамастан, Киров мәйданындагы Мәдәният сараена халык бик күп җыелган иде. Бәйрәм рухы фойега килеп керү белән үк сизелеп торды. Әнә, милли киемнәргә киенгән Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары мөхтәрәм кунакларны каршы алып торалар.

Әле анда, әле монда таныш-белешләр, туганнар очрашуга куанып, кочаклашалар, көлешәләр. Өлкәбезнең танылган баянчысы Мидхәт Әминов баянында бию көйләрен уйнап, бертөркем халык янына барып басты. Аның елмаюы, йөзендәге шатлык нурлары башкаларны да сихерли иде сыман. “И-и, шул кадәр матур уйнауга ничек түзәргә?!” - дип, бер ханым бии дә башлады. Аңа шунда ук тагын берничәсе кушылды.

Фойеда оештырылган “Көзге өстәл” күргәзмәсе дә кунакларны битараф калдырмады. Аеруча Похвистнево районы өстәлләре искитәрлек бай бизәлгән иде. Ул кызарып пешкән алма, баллы грушалар, карбыз дисеңме, ул яшелчә дисеңме! Ә күргәзмәнең иң мөһим экспонаты - ул, әлбәттә, кабарып пешкән икмәк булгандыр.

- Без бүген Яңа Мансур, Гали авылы уңганнары үстергән яшелчәләрне алып килдек. Бакчалардан да, кырлардан да мул уңыш җыеп алынды, Аллаһыга шөкер, - дип сөйләде Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Ирек Газиев. - Район буенча гектарыннан 20 центнердан артык (тулаем 30 мең тонна) икмәк җыелды. Көнбагыш та яхшы уңыш бирде. Авылыбызда терлекчелек тә үсә, үзебезнең кече фермер хуҗалыкларыбыз белән дә горурлана алабыз. Алар барсы да  кышка әзер инде.

Гали авылының хәләл ит продукциясе җитештерүче  “Хәләл” оешмасы да бәйрәмнән читтә калмаган. Чая кибетчеләр Рузалия Кәримова һәм Гөлнара Сәгъдиева сатып алучыларга әле колбаса (аларның күптөрлелегенә исең китәр!), әле сосискалар, әле ат итеннән ясаган казылык тәкъдим итәләр. “Продукциябезне бик теләп ала халык. Нигә әз алып килдегез?!” -  дип ачуланып та куйгалыйлар”, - дип елмаялар сатучы ханымнар.

Шәһәребезнең танылган эшкуарлары Мәүлет һәм Римма Низамовларның сату ноктасыннан да халык өзелми. Аеруча алар җитештергән бавырсак һәм талкыш каләвәгә ихтыяҗ зур.

Ә икенче катта өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы кул эшләре күргәзмәсе оештырган иде. Аның рәисе Разыя ханым Әюпова, урынбасары Айсылу Әбдиева һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы, Самара шәһәренең “Алтын энә” остаханәсе җитәкчесе Гөлнара ханым Насыйрова өстәлләргә чиккән кулъяулыклар, сөл¬геләр, изүләр, калфаклар тезгәннәр. Чәк¬чәк, роза сыман урап пешерелгән кош телләре, башка милли ризыкларыбыз да авыз суларын китереп, кызыктырып торалар.

Губерния телевидениесе каналында  “Дуслык йорты” тапшыруының алып баручысы Лилия Вәлиева бу матурлыкка хозурланып туя алмады. Ул Разия ханымнан татар халкының милли бизәкләре турында бәйнә-бәйнә сорашты, аның белән берәр тапшыру оештыру турында да килеште.
Халык әкрен генә залга кереп урыннар ала башлады. Бераздан ул шыгрым тулган иде инде.

- Кызым, монда утырсам буламы? - дип сорый бер ханымнан түбәтәй кигән бабай, аның янындагы буш урынга күрсәтеп.
- Гафу итегез, мин татарча аңламыйм бит, - дип, уңайсызланып кына, русча җавап бирде ханым.

Бабай эчкерсез елмаеп: “Алай булгач татар бәйрәменә нигә килдегез соң?” - дип сораган иде, ханым: “Милли бәйрәм түгел, уңыш бәйрәме бит бу. Ирем механизатор, димәк, минем дә күңел ачарга хакым бар”, - дип кырт кисте. Хәер, Самарада 16 ел үткәрелеп килгән Сөмбелә бәйрәменең җирдә эшләүче халыкны гына түгел, төрле милләт кешеләрен дә берләштерүе турында бу кичәдә сүз күп булды.

Чара өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның изге хәер-фатихасы белән башланып китте. “Яхшы орлык чәчеп, җирне ашлап торганда гына мул уңыш алып була. Сабыйларыбызның күңелләренә дә яшьтән үк яхшылык орлыклары салыйк,  аларны дус, тату яшәргә өйрәтик”, - диде мөфти. Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов та авыл хезмәткәрләрен, башка кунакларны уңыш бәйрәме белән котлады.  “Шәһәребездә татар милли бәйрәмнәре бөтен халык бәйрәме буларак үткәрелә”, - диде ул һәм  өлкәбездә яшәүче халыкларны берләштерүгә хөкүмәтебезнең дә күп көч куюын ассызлыклап үтте.


Өлкә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов сәхнәгә күтәрелеп, губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү сүзләрен укыды. “Бүген без җирдә эшләүче халыкка дан җырлыйбыз. Авыл хуҗалыгында  эшләүчеләрнең хезмәте авыр да, җаваплы да, шуңа ул һәрвакыт ихтирамга лаек.  Үз куллары белән алар милли байлыгыбызны үстерәләр, илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәләр.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга, шулай ук милли оешмалар җитәкчеләре Әнвәр Горлановка, Рифгать Хуҗинга, Фәхретдин Канюкаевка, Ильяс Шәкүровка, шушы Сөмбелә бәйрәмен оештырган, уртак мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәт белән хезмәттәшлек иткән һәм халыклар дуслыгын ныгытуга күп көч куйган өчен Рәхмәт белдерәм”, - дип язылган иде бу хатта.

Роман Викторович авыл хуҗалыгы алдынгылары Мәсгут Ибәтовка (Камышлы районы), Әсгать Ханнановка (Шенталы районы), Мәсгут Кыямовка (Кошки районы), Нурсалих Кәримовка, Габдулла Гыйниятуллинга (Похвистнево районы), Юныс Кәнәфиевка (Елховка районы) һәм Әлфия Сабирҗановага (Челно-Вершины) Мактау грамоталары, ә Рифгать Хуҗин иганәчеләр исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Чарага башка мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иделәр. Самара шәһәре администрациясендә административ реформа департаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр округы башлыгы Олег Фурсовның тәбрикләү хатын укыды, Россия Герое Игорь Станкевич: “Бәйрәмнәребез һәрчак шулай тыныч күк астында үтсен”, - дип теләде.

Рифгать Туктар улының хезмәте дә югары бәяләнде. Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы аны конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, танылган рәссам Азат ага Надиров озак еллар “Прогресс” заводында хезмәт иткән, “Энергия - Буран” корабын космоска очарга әзерләгән, өлкәбездә татар җәмгыятен оештыруны башлап йөргән милләттәшебез Әхмәт Нафигинга аның портретын бүләк итте.

Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң сәхнәне Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры артистлары биләде. Татар, чечен һәм башка милләт биюләрен башкарган төрле яшьтәге балалар бер-берсен якты калейдоскоп кебек алыштырып тордылар. Алар очып-очып биегәндә иң олы яшьтәге тамашачыларның да күңелләре дәртләнеп киткәндер, мөгаен. Яшь талант иясе Альмира Сәетова, Камышлы районы артистлары Наил һәм Рузалия Хәкимовларның, автор-башкаручы Линар Абсаттаровның моңлы җырларын да тамашачы алкышларга күмде. Соңгысы Инзилә Гыйззатулина белән бергә бәйрәмне дә оста итеп алып барды.

Ә бәйрәм концертының “йөзек кашы”, әлбәттә, Татарстанның халык артистлары  Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов чыгышы иде. Татар эстрадасының иң матур пары дип саналган бу җырчылар үзләренең җырлары белән самаралыларга чын ләззәт бүләк иттеләр. Зәйнәп залга төшеп, тамашачылар белән дә аралашты,  алар белән бергәләп җыр да башкарды. Шулай, өлкә хөкүмәте, Халыклар дуслыгы йорты һәм өлкәбезнең татар милли оешмалары ярдәмендә шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе оештырган Сөмбелә бәйрәме быел да югары дәрәҗәдә үтте. Бу турыда шимбә көнне “ТНВ” каналының “Сиңа Миннән Сәлам” тапшыруында катнашкан Зөфәр Билалов та әйтте. Ул самаралыларга, аеруча “Яктылык” мәктәбенең талантлы укучыларына кайнар сәламнәрен юллады. Милли бәйрәмебезгә татарстанлыларның да югары бәя бирүе, һичшиксез, куандыра һәм аларны тагын да күркәмрәк итеп үткәрергә этәргеч булып тора.

Әнәс  МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.09.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»