поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.09.2016 Мәдәният

Дилия Әхмәтшина: «Көчем ташып тора» (ИНТЕРВЬЮ)

Бүгенге көндә Дилия Әхмәтшина үз иҗади юлын Мәскәү каласында дәвам итүче җырчы буларак тулы көчләр белән хәйрия концертына әзерләнә. Төркемдә җырлау белән генә чикләнеп калмыйча, ул үз иҗаты өстендә дә төрле яклап, тырышып эшли. “Чын сөю” җырына төшерелгән клипта исә Дилия Әхмәтшина үз тавышы, сәнгать өлкәсендәге һөнәри осталыгы белән беррәттән күңелендәге мәхәббәт хисләрен дә чагылдырган.

— “Чын сөю” җырына төшерелгән клип синең мәхәббәт тарихымы?

— Эйе, чыннан да, “Чын сөю” җыры минем гаиләмә кагылышлы, чөнки клипка тормыш иптәшем белән төшкән love story видеосының кисәкләре дә урнаштырылган. Әлеге алымны барысы да сизми әлегә.

— Кайсы юнәлештәге җырларны башкарырга яратасың?

— Төрле юнәлешләрне сайларга тырышам. Репертуарымда лирик, клуб, классик җырлар да, рок, прогрессив-хаус, джаз стилендәге җырларым да бар. Барлык иҗатым белән рәсми сайтымда таныша аласыз (www.diliya.one). Танылган җырларны  нинди телдә булуына карамастан өйрәнергә һәм башкарырга яратам.

 — «Ямьле» төркеме белән ничек эшли башладың?

— Кызлар белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Венера Ганиева кафедрасында укыганда таныштым. Төркемебезнең катнашучысы Альбина гына эстрада-джаз кафедрасында укыды. Безнең дуслык  шулай башланды. Аннары соң Гөлназ аша бер продюсер Мәскәүгә чакырды. Универсиадага багышланган чарада катнашыр өчен төркем төзедек. Ара ераклыгы төркем эшчәнлегенә йогынты ясагач, Казанда гына иҗат итәргә карар кылдык. Минем исә ул вакытта киресенчә, иремә эш тәкъдим иткәч, Мәскәүгә күчә торган чор иде.

-“Turkvision 2015” конкурсына төркем белән сайланып та бара алмагач, нинди хисләр кичердең?

— Барысын да яхшыга гына юрадык. Бәлки, быел барырга насыйп булыр.

— Алга таба да үзеңне “Ямьле” төркеме катнашучысы итеп күрәсеңме әллә инде үз иҗади карьераңа гына игътибар юнәлтергә телисеңме?

— Авыр сорау әлегә. Казанда гел яшәсәм бернинди шөбһә булмас иде, тик Мәскәүдә яшәгәнлектән бу сорауга төгәл җавап бирү авыр. Киләчәктә билгеле булыр, ләкин минем өчен һәрвакыт гаилә беренче урында.

— Шәхси сайтыңны ачу идеясы ничек туды?

— Бу идея күптән бар иде, аны тормышка ашырырга ирем бик нык ярдәм итте. Ул аны үзе төзеде дип тә әйтеп була, дизайнын мин уйлап таптым.

— Синең репертуарыңда чит ил җырлары саллы урын алган. Кайсы телләрдә җырлыйсың?

— Дөрес, репертуарымда инглиз, испан, француз, итальян, португал телләрендә җырлана торган танылган жырлар бар. Күбесен Мәскәү кавер-төркеме белән иҗат иткәндә өйрәндем. Шул вакытта минем репертуарым баеды, сыйфат ягыннан да нык үсте.

— Син шулай ук модель дә әле. Бу юнәлеш җыр өлкәсенә дә ярдәм итәме?

— Һәр артистның сәхнәдә үз йөзе һәм имиджы булырга тиеш. Миңа аларны  булдырырга модель сыйфатлары булыша да инде. Бу эш белән шөгыльләнү матур фотолар, заманча киемнәр сайлау мөмкинлеге, үз-үзеңне карау, яңа иҗади танышулар алып килә.

— Кайсы җырчының иҗатын үрнәк итеп сайлыйсың?

— Минем кумирым юк. Бейонсе иҗаты күңелемә ошый, Полина Гагаринаның стилен дә, җырларын да үз итәм. Мин үзем Нора Джонс, Майкл Бабл, Адель, Лара Фабиан, Уитни Хьюстон, Чечилия Бартоли кебек көчле тавышлы, зур уңышка ирешкән  җырчыларны тыңларга яратам.

— Мәскәү тормышы якынмы? Андагы кавер-төркем белән ничек иҗатташлык итә башладың?

— Мәскәү бик кызу темплы, авыр шәһәр. Эш өчен мондый тизлек әйбәт, ләкин гаилә белән яшәү өчен Казан барыбер якынрак. Төркемгә килгәндә, Мәскәүгә күчкәч, ниндидер ижади хәрәкәт кирәк иде. Төрле кастинглар да булды, төркемнәрне дә озак эзләдем. Кавер-төркем катнашучылары белән танышкач, программа төзи башладык. Атна саен төрле телдә башкарыла торган 30 яңа җыр ятладым. Беренче чыгыш тәүге концерт кебек үтте. Башында авыр иде, хәзер ияләштем. Мондый тәҗрибә булуына бик шат.

— Мәскәүдә яшәп, иҗат итеп Казан белән ике арада йөрү кыен түгелме? Гастрольләрдә йөреп ияләшкәнме әллә?

— Әлбәттә, кыен, ләкин андый араларга ияләшкән инде хәзер. Көчләрем ташып тора, карт түгел бит әле.

— Дөньяның төрле шәһәрләрендә буласың, ә күңелеңә ошаганы кайсысы?

— Күбрәк Франция шәһәрләре ошый. Анда диңгез дә бар, Ауропа матурлыгы да чагыла, Прованс авыллары да нык ошый. Бәлки, мин күрмәгән башка урыннар тагын да яхшырактыр, ләкин хәзергә Франция күңелгә кереп калган.

— Кайсы бәйгеләрдә, проектларда үзеңне сынап караганың бар?

— Бәйгеләрне балачактан ук яратмыйм. Җыр белән дә, аккордеонда уйнап та күп конкурсларда катнашып лауреат исеменә лаек булганым бар.

— Үзеңне кайсы өлкәләрдә сынап караганың бар?

— Әти-әнигә булышыр өчен, сатучы булып эшләгәнем бар. Дизайн белән шөгыльләнәм, өемдә ремонт та, сайт та минем дизайн-проект буенча эшләнде. Бүгенге көндә хәйрия концертын кую  өстендә эш алып барам. Мин аны “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы белән бергәлектә оештырам. Онкология белән авыру кешеләргә ярдәм йөзеннән башладык бу эшне.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 23.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»