поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.09.2016 Мәгариф

Оптимальләштерү Илһам Шакиров укыган мәк­тәпне дә аямаган

Тукай районына баргач, Россиянең халык артис­ты Илһам Шакировның мәк­тәбенә сугылмыйча кала алмадык. Әлеге мәктәп элеккеге укучылары белән элемтәдә торамы? Ә Илһам абыйның үзенең мөнәсәбәте ничек икән?

Дүрт авылга –32 бала!
 
Оптимальләштерү ди­гән­нә­ре данлыклы шәхес­нең мәк­тә­бенә дә кагылмыйча калмаган. Моннан дүрт ел элек урта мәктәп тугызъеллыкка үз­гәртелгән. Бүген анда дүрт авылдан 32 бала белем ала. Яңа уку елында 4 һәм 6 нчы сыйныфларда укучылар юк. Быел беренче сыйныфка 5 бала кабул ит­кәннәр, 9 нчы сыйныфны да шуның кадәр укучы тә­мам­лаган. Балалар бакчасына 16 сабый йөри. Бар өмет шул балаларда. Әм­ма авылда яшьләр бик аз төпләнеп кала икән. Мәк­тәп­нең уку күрсәткеч­ләре яхшы. Укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлап, көллият­ләргә барырга тырыша. Тик алар арасында җырчы булырга теләү­челәр юк. 
 
Илһам Шакиров исеме бирелерме?
 
Мәктәбе бүген башка булса да, Илһам абый башлангыч белемне нәкъ менә шушы авылда алган. Дөрес, ул чакта Сарман районы сос­тавында булган. Мәктәп елларына килгәндә, Илһам кеч­кенәдән бик зиһенле булган, укырга яраткан. Аеруча физика, математиканы үз иткән. Чаңгы ярышларында беренче урынны ала торган булган. Кечкенә Ил­һамны мәк­тәптә кичәләрдә җырлат­каннар. Клубта уз­ган Чыршы бәйрә­мендә ип­тәшләре килеп: “Син җыр­лаганда әни­ләр елап утырды”, – дип килеп әйткәч, аңа уңайсыз булып китә. Әни­ләрне елатып дөрес эшлә­мәгән кебек тоела. Аннан укуын 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамак урта мәктәбендә дәвам итә. Бик күп җырлар өйрәнгән ул. Чөнки радио бар, Казаннан концерт бирәләр. Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов җыр­ла­рын тыңлап илһамланган.
 
Кулына аттестат алгач, Алабуга педагогика институтына барып, имтиханнар тапшыра. Ләкин “халык дош­маны” улына “2ле” куялар. Ләкин күңеле җырга, моңга тартылган егет Казанны сайлый. Музыка училищесының 1 нче курсын тәмамлагач, Казан дәүләт консерва­тория­сенә күчә.

Җырчының музее бар
 
Бүген мәктәптә Илһам Шакировның иҗаты, тормыш юлы турында кызыксынып торалар. Аңа махсус почмак булдырганнар. Ә янәшәдә генә авыл советы бинасында берничә ел элек музей ачканнар. Семинарлар узган вакытта укучылар кунакларны җырчының иҗа­ты белән таныштыра икән.
 
Бүген мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Шул ук вакытта балалар саны да аз. “Без Илһам абый исеменнән дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган булыр идек. Әмма авылларның торгынлык ки­черүендә Илһам аганың гаебе юк бит. Мәктәбебез Илһам Шакиров исемен йөр­тергә тиеш дип саныйбыз. Ләкин исем бирерләр дә аны ябып куйсалар? Илһам абый янында оятлы булуыбыз да бар”, – ди директор Сәлмән Әхмәт­җанов.
 
Мәктәпне саклап калу­ның башка юллары да бар. Моннан берничә ел элек авыл янәшәсендә 200 хуҗа­лыкка исәпләнгән бистә төзү турында да сүз булган. Хәтта аны Яңа Бүләк дип атарга да ризалашканнар. Тик ул хыялда гына калган. Авылдан Чаллы шәһәре дә ерак түгел, нибары 35 чак­рым тирәсе. Әгәр кафелар, эш урыннары булса, авыл­ның киләчәге дә булыр иде, ди яңабүләкләр.

Илһам авылы бит ул!
 
Узган ел авылда мәшһүр җырчының 80 яшен бил­геләп үткәннәр. Соңгы тапкыр ул туган авылына 2013 елда чишмә ачарга кайткан. “Илһам чишмәсе” дип кушканнар аңа. Мәктәп­тә генә түгел, Илһам абыйны авылда да искә алалар. Аның 60 яше­нә дип авыл урамнарына асфальт юл түшәгәннәр. 1972 ел­да мәктәпне дә, Ил­һам авы­лында салабыз, дип горурланып төзегәннәр. Мә­дәният йорты­ның беренче нигез ташын салуда ул үзе дә катнашкан. Аның дәрә­җәле исе­менең файдасы авыл халкына да тигән, димәк.
 
– Бәлкем, Илһам аганың авылга мөнәсәбәте ике төр­ледер дә. Шәхес культы чорында авыл тимерчесе, әтисе Гыйльметдин абзыйны кулга алалар. Илһам аганың авылда бушлай концерт куйган чак­ларын хә­тер­лим әле. Тирә-як авыллардан җыел­ган халык клуб эченә генә сыймагач, ул яшел чирәмдә, ачык һавада җырлый иде. Аның татар халкына керткән өлеше авылда концерт куюга гына бәйле түгел. Татар дөнья­сында бердәнбер “Алтын Апол­лон” халыкара премиясе белән бүләкләнгән кеше бит ул”, – дип сөйли директор.
 
Җырчының нәсел-нәсә­бәсе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар да күп икән. Аның нигезе таркалмаган. Абыйсы Кыяметдиннең малайлары бик матур итеп, нараттан ике катлы йорт салганнар. “Ил­һам абый яшәгән нигез әнә те­гендә”, – дип шатланып күр­сәтә авылдашлары. “Халык аны зурлады, әмма ул тә­кәбберләнмәде, байлык артыннан кумады, сарайлар сал­мады. Аның алтын сарайлары – халык кү­ңелендә”, – ди алар.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»