|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2016 Җәмгыять
Парашютсыз сикереп абсолют рекорд куйган! (ВИДЕО)7600 метрдан парашютсыз сикер әле син! Анда йөрәгең булса да ярылып үлергә мөмкин, әмма бу ир-ат махсус шулай сикергән. «YouTube»та бер ир-атның 7600 метр биеклектән сикерүен төшергән видео чыкты. Мондый куркыныч адымга Америка парашютисты, бейсджампер Люк Айкинс барган. Экстрим яратучы ир сикерүгә бер ел әзерләнгән. Иң катлаулы момент — Люкның җиргә төшүен уйлау булган. 20 катлы йорт биеклегендә махсус сетка тарттырып, аны манекен ярдәмендә күп тапкыр сынарга туры килгән.
Ул Калифорниядә үзенең рекордлы сикерүен чынга ашырган. Экстремалга- 42 яшь! Аның белән бергә парашютчылар да сикергән, алар ярдәмендә әлеге видео әзерләнгән. Тиешле биеклекне төшкәч, парашютчылар парашютларын ачкан һәм җиргә шул рәвешле төшкән, ә Люк сеткага якынаер алдыннан аркасына әйләнеп яткан һәм, бәхетенә, сеткага төшкән.
Шулай итеп ул биеклектән парашютсыз сикерү буенча рекорд куйган, дип яза baltasi.ru.
--- |
Иң күп укылган
|