поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.09.2016 Җәмгыять

Илдар Хуҗа: "Бүген эчте, иртәгә мулла була алмый дигән сүз юк диндә"

Илдар Хуҗа – Мамадыш районы Баскан авылында яшәп ятучы гади бер милләттәшебез. Берара ул үзен җыр сәнгатендә сынап карады. Әзмәвердәй җырчыны күпләр хәтерлидер. Әмма бу әңгәмәбез шоу-бизнес турында түгел. Авылда яшәү, көн күрү һәм дин тоту турында.

– Илдар, син гел авылда яшәү яклы булдың, фикерең үзгәрмәдеме?
 
– Бераз үзгәрде, авылда мөмкинлекләр көннән-көн әзәя, бәлки, шәһәргә дә күчми булмас дип торам. Картая башлагач кеше шәһәрдән авылга кайта, ә мин киресенчә. Өч баланы аякка бастырасым бар. Авылда яшәп була үзе, әмма хезмәт хакы бюджет системасында гына бар бит: мәктәптә, клубта, үзидарәдә. Җитештерү юк. Безнең тирәдә юл төзү оешмалары бар иде, алар да кайсы ябыла, кайсы банкрот. 
 
– Фермер булырга мөмкин бит?
 
– Фермер ул бер гаиләне генә туендыра. Эш урыннары белән тәэмин итәр өчен зур җитештерү оешмалары кирәк.
 
– Син үзең бюджет өлкәсендә эшлисең – клуб мөдире булып. Синең өстән шикаять тә язып торалар дип беләм. Нәрсә белән кәнәгать түгелләр?
 
– Клуб мөдире булып 3 ел эшлим. Махсус программа буенча күп функцияле үзәк итеп салдылар аны. Ике ел буе жалоба яздылар рәхәтләнеп. Хәзер туктадылар, әллә эшкә урнаштылармы, белмим. Аны бит, гадәттә, эшсезләр яза. Башта Мамадышка яздылар, аннары Мәдәният министрлыгына. Һәр нәрсәнең яхшы ягы була. Мәсәлән, һәр килгән яңа кеше белән танышасың. Аллага шөкер, минкультта Басканда клуб бар икәнен беләләр хәзер. Хәтта министр урынбасары да кайтып күрде.
 
– Кем язганын үзең чамалыйсыңдыр бит?
 
– Аноним хатлар ул. Әмма мин бераз иҗат кешесе булгач, авторны язу стиленнән үк таный алам. Мөдир эшләми, клуб ачылмый, концерт булмый, артистлар килми дигәннәр. Беренче ачылган вакытта атна саен концерт иде бездә. Икенче елны да шулай. Әмма, әллә кризис йогынты ясады, өченче елга киткәч бетте. Хәзер кеше концертка килми, телевизордан гына карый. Мин сораштырам, ул бездә генә алай түгел. Эш билет бәясендә дә түгел. Бушлай концертка да, түләүлесенә дә күп булса шул 70 кеше килә инде.
 
– Билет ничә сум?
 
– Иң кыйммәтлесе 200-250 сум. 150 сумга да куйганнары бар. 
 
– Авылыгызда ничә хуҗалык?
 
– 2000 елларны да 85 йорт иде, хәзер дә шул 85 йорт. Безнең авылдан кешеләрнең китүе электән дә ул хәтле күп булмаган. Бүген Басканда 250ләп кеше яши. Авылның бетүе нәрсә ул? Мал булмаса, көтү чыкмаса, авыл бетте дигән сүз. Дача итеп тору исәпләнми. Ә безнең 85 сыер бар. Һәр йорттта бер сыер дигән сүз! Сарык көтүе дә, сыер көтүе дә чыга. Авылыбызда 4 кибет бар. 4 кибет эшләрлек булгач, кеше эшли, таба дигән сүз бит инде.
 
– Яшьләр дә күп дип беләм.
 
– 20 сабый бар, 30 бала – мәктәп яшендә, 12се – студент, 110 кеше урта яшьтә. Берничә ел инде мәктәп-детсад артыннан йөрибез, кайда гына язмадык, федераль программага кергән идек, ниндидер сәбәпләр белән төшеп калдык. Мәктәпләрне япканда гына бик җиңел ябалар, авылда кеше беткәнен көтәләрдер инде. Дума депутатлары “булачак” дип китәләр, сайлаулар үткәч онытыла. Күп объектлар район үзәгендә хәзер, авылларда юк. Кеше районга күчсен дип тырышалардыр инде. Быел улым беренче сыйныфка укырга керде, барысы 4 кеше. Күп авылларда беренче сыйныфка баручы бөтенләй юк.
 
– Баскан авылы Казан–Чаллы юлының кыл уртасында урнашкан диләр, дөресме?
 
– Җирнең кендеге кайдадыр безнең тирәдә ди (көлә). Казанга да, Чаллыга да 120 км. Сәгать ярымда барып җитәбез. Юлны бер яклы итеп ясап бетерсәләр, 1 сәгатьтә барып җитеп булачак. Шәһәр кешесе эшкә барганда да 1 сәгать бөкедә утыра бит. Димәк, мин дә теләсәм шәһәргә йөреп эшли алам. Безнең күрше авыллардан күп кенә малайлар шулай эшли дә.
 
 
– Мамадыш юлы үзенең тәм-том базары белән дан тота. Анда эшләп караганың юкмы? 
 
– Артистлар “Татарский Макдональдс” ди аны. Рус әйтмешли, “лихой” 90нчы елларда малайлар балык сату ноктасы ачарга тәкъдим иткәннәр иде, теләмәдем. Заманында ревизор булып райпода, салым түләү инспекциядә эшләгән кеше буларак, мин киштәнең бу ягыннан эшләргә күнеккән (көлә). 
 
– Мамадышлар җиләк җыярга да бик хирыс. Җиләк сатып машина алучылар, йорт салучылар бар дип сөйлиләр. Бу мөмкин эшме?
 
– Быел бөтен тирә-як авыллар, элек җыймаган өйләр дә җыйды. Җиләккә безнең Түбән Яке халкы оста инде. Мәтрүшкә, себерке, гөмбә дә саталар. Яздан кара көзгә хәтле нидер үсеп тора бит. Тормышларын шуңа багышлаган кешеләр алды инде машинасын да. Урламый бит, үз хезмәтен куеп ала. Җәйге әсседә, кигәвен ашатып җиләк җыю ансат эш түгел, ашаган белми, тураган белә. 
 
– Илдар, син Россия Ислам Университетын бетергән кеше. Анда ничек барып кердең?
 
– Теология факультетын тәмамладым. Зур мулла кешеләр “әйдә, сез изге юлда йөрисез, мәчетләр саласыз, бергә кереп карыйк әле укырга” дип алып бардылар. 5 кеше укырга кергән идек, кайберләре ташлады. Бер башлаган әйберне ташларга ярамый дип, мин укып бетердем. Теология факультетына күпләр мәдрәсә бетереп килә, алар инде килгәндә үк дин белгече булалар. Алар кайдадыр имам-хатыйп, мөхтәсиб булып эшлиләр. Бу кешеләргә бары документ кирәк, диплом. Мин исә үзем өчен укыдым. “Исламда музыка” дип диплом яза башлаган идем, теманы үзгәртергә туры килде. Комиссия әгъзалары арасында музыка кискен каршы торучыларның да булуы бар, батырырга мөмкиннәр диделәр. Теологияне факультетын бетерү ул мулла булу дигән сүз түгел. Теология ул Исламны гына түгел, башка диннәрне дә өйрәнә. Сталин да дин белгече булган, “Ленинград” төркеме солисты Сергей Шнуров та теолог. Динне белү беркемгә дә комачау итми.
 
– Авылда имам булып эшләргә исәбең юкмы?  
 
– Авыл мулласы булу бик җаваплы эш. Хәзер бар җирдә яшь муллалар. Ә бит элекке заманда мулла ул староста сыман булган. Аңа дин буенча гына түгел, көнкүреш, хуҗалык буенча да, йорт сала башласалар да киңәш сорап килгәннәр. Яшь муллалар үзләре дә авылга кайтырга атлыгып тормый. Чөнки авыл мәчетләренең утка-газга да түләр акчалары юк. Элек мәчетне байлар тоткан. Хәзер дә матур итеп төзеп куялар үзе, әмма йөрүче бик юк. Бездә җомгага 15ләп кеше йөри. Күп түгел бу. Әнә күрше Балык Бистәсендәге кайбер авылларда иллешәр кеше җыела. Аларда, күрәсең, дин көчлерәктер.
 
– Синең “Дус-иш белән бергәләп, әз-мәз генә эчкәләп” дигән җырың бар. Дини белемең белән бик үк туры килми сыман?
 
– Мин акланырга яратмыйм. Әмма син мине акланырга мәҗбүр итәсең (көлә). Беренчедән, бу җырның исеме – “Искәртмә”. Ул аракы эчүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен искәртә. Икенчедән, бу җыр барлыкка килгәндә мин әле диннән ерак идем.
 
– Гадәттә, теге яки бу мулла турында сүз чыкса, “ул элек эчә иде” дип әйтеп куялар. Шул рәвешле аның вәгазьләренә ышаныч кими. Син дә шул хәлдә калырга мөмкинсең бит?
 
– Адәм баласы үткәннәрне үзгәртә алмый, ул аның кодрәтеннән килми. Әгәр ул дингә килгән икән, аны Аллаһы Тәгалә алып килгән бит! Шәһәр мулласыннан аермалы буларак, авыл мулласының бөтен тормышы кеше күз алдында. Шуңа күрә ул үзенең элеккеге яманатыннан кача алмый. Әмма кеше үзгәрә. Дин һәр кешегә үзгәрергә мөмкинлек бирә. Әмма һәр кеше дә моның белән файдаланмый. Бүген эчте, иртәгә мулла була алмый дигән сүз юк диндә. 
 
 
– Син хәзер ничә килограмм?
 
– Үлчәнгәнем юк. Өйдәге электрон үлчәүгә бассам, “End” дигән язу чыгара. Ул нәрсәне аңлатадыр.
 
– “Конец” дигәнне аңлата. 
 
– “Корсаксыз ир – балконсыз фатир” ди бит Әбри Хәбриев (көлә). Теләгәнемне ашыйм. Күп ашыйм. Аллаһы Тәгалә биргән гәүдәм бар. 160-170 кило дип беләм үземне, төгәлрәк әйтә алмыйм. Минем 178 сантиметр буема 170 килограмм норма бугай ул.
 
–  70 килограмм норма.
 
– Алайса, бер 100 килога ялгышканмын...
 
 
“Искәртмә” җыры

Кара төндә күп тыкрыклар була аулак,
Шул тыкрыктан җырлый-җырлый кайтсаң шаулап,
Сакланып бас, үрнәк алып синнән анда
Ятмагае газиз улың исереп аунап.

     Дус-иш белән бергәләп, 
     Әз-мәз генә эчкәләп,
     Яшиселәр барын онытма, онытма!
     Хуш килерсең хатынга,
     Сине тиңләр алтынга,
     Дәрәҗәң дә булыр, атың да!

Төш күрерсең, ул төш килер сиңа хушка,
Очарсың син оҗмахка ук сәмругъ коштай,
Айнып җиткәч, син күрерсең милиция.
Илткән икән машинада айныткычка.

Син кайтырсың урамнардан качып-посып,
Җилләр искән буш кесәңне кысып тотып,
Хатының жәлләп аркаң сыйпар уклау белән,
“Кайда йөрдең, эт җан!” диеп сиңа ихлас.
 

Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 20.09.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»