поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.09.2016 Шоу-бизнес

Айдар Галимов: "Дима Билан янында "разогрев"та чыгыш ясармын дип беркайчан да уйламаган идем" (ФОТО, ВИДЕО)

Бердәм сайлау көне Әлмәттә зур концерт белән тәмамланды. Нефтьчеләр мәйданы көн дәвамында ярминкә, төрле спорт уеннары, күңел ачу чаралары белән гөрләп торса, кичен биредә шәһәр үзешчәннәре, “Голос. Дети” проектында катнашкан Тимур Мусин, Дамир Нуретдинов чыгыш ясады. Һәр чыгыш телеэкран аша күрсәтелгән Әлмәт турындагы фильмнар белән аралашып барды.

Нефтьчеләр башкаласы калган калаларга үрнәк булып, ел әйләнәсе кайнап яши, әледән-әле зур проектлар гамәлгә ашырыла, җиңүләр яулана. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов да моны ассызыкламый калмады.

Аның дәртле җырларын әлмәтлеләр яратып кабул итте, кушылып җырлады һәм алкышларга күмде. “Я никогда не думал, что буду выступать на разогреве у Димы Билана”, “Озакламый сәхнәдән төшәбез, Дима, бераз сабыр ит” кебек сүзләре белән җырчы юморга бай булуын күрсәтте һәм тамашачылар да моны бәяләми калмады. Һәр җырын, фикерен сәхнәдән русча сөйләп аңлаткан Айдар ахырга таба: “Даже русские начали понимать песни, в переводе не нуждаются, это приятно”, – дип дуслыкка чикләр юклыгын исбатлады.



Аны сәхнәдә алыштырган Дима Билан исә Нефтьчеләр мәйданын чын мәгънәсендә “кайнатты”. Артистның сәхнәдән төшеп, тамашачылар янына үк килүе, фанатлары белән кул биреп күрешүе көтелмәгән, әмма күңелле мизгел булды. Ә инде аның “Мин татарча белмәем” дип татарчалап та алуын, үзенең Чаллыда, Казанда яшәгән чорларын искә алуын, Татарстанны мактавын купшы сүзләр итеп кенә түгел, ә ихластан кабул итте әлмәтлеләр. Көчле алкышлар һәм тамашачыларның артистны канатландырырдай “Браво”, “Ты лучший”, “Мы любим тебя” сүзләре астында бер сәгатьлек концерт сизелмичә дә узып китте. Әлмәтлеләр яраткан артистларына чәчәкләр дә бүләк итте, Дима аларны да игътибарсыз калдырмады, хөрмәтен белдерде.

Артист Instagram челтәрендә әлмәтлеләргә искиткеч кичерешләр һәм энергетика өчен рәхмәтен белдереп, “ЯН”да төшкән фотосын урнаштырды. Рәхмәт ишетү һәрвакыт күңелле, дип яза "Әлмәт таңнары".


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»