поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.10.2009 Җәмгыять

ВАТАН КАПКАДАН БАШЛАНА

10 октябрь көнне Чуашстанның Комсомол районындагы Тукай авылында авыл капкасы ачу тантанасы булды.

– Өй, ишегалды бар икән, капканың булмавы мөмкин түгел. Шулай ук авыл бар икән, аның капкасы да булырга тиеш. Без бүген Тукай авылы капкасын ачабыз. Димәк, тукайлылар үз өйләре, гаиләләре белән генә мәшгуль түгел, тулаем авылны кайгырталар. Шунысы да бар: татар һәм чуаш халкы – икесе дә төрки халык. Идел Болгарстаны заманыннан, мең елдан артык бергә, дус-тату яшиләр, – дип ул көнне Чуашстан Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Кырганов бу гамәлгә зур бәя бирде.

 

– Ватан – ул абстракт төшенчә. Ә менә кече ватан – тәгаен нәрсә. Ул – туган нигез, туган авыл, – дип дәвам итте аның сүзен республика казые, отставкадагы очучы, полковник Сәетзадә хәзрәт Гыймаев.

 

– Әлеге эшкә бик күп кешенең өлеше керде. Күрше-тирә авыллар да булышты. Авыл капкасын ясау 290 мең сумга төшсә, аның 100 мең сумы авыл җирләрен кулланганга түләнгән аренда акчасыннан. Бердәм булганга, ислам диненә, гореф-гадәтләргә тугрылык саклаганга әйбәт яшибез. Имам булганга күрә авылда бәрәкәт бар, – дип сөйләде хуҗалар исеменнән Тукай авылы мәхәлләсе иҗтимагый киңәшмәсе рәисе, авылда ит эшкәртү белән шөгыльләнә торган "Деликат" ширкәте җитәкчесе Әгъзам Шакиров.

 

– Бу эшне оештырган иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлеге бәяләп бетергесез. Авылның көнкүрешенә, хуҗалык итүенә генә түгел, сәяси тормышына да аның тәэсире бик зур. Сезне ничек хупламыйсың: республикада ике генә авылда – Шыгырдан белән Тукайда гына елдан-ел балалар саны арта бара. Монда әле балалар бакчасы саласы, мәктәпне киңәйтәсе бар. Авыл төзек, халкы эшчән, тату. Сезгә ярдәм итүе дә күңелле, – дип сәламләде үз чиратында тантанага җыелучыларны район башлыгы Геннадий Волков. Ул да бу эшкә үз өлешен керткән икән: олы юл белән авыл капкасы арасындагы мәйданга асфальт түшәттергән.

 

Ерактан балкып, "Рәхим итегез!" дип авылга дәшеп тора бу капка. Гәрчә мәшһүр шагыйребезгә катнашы булмаса да, һәр татарның йөрәгенә якын бу исемне болай зурлаулары, әлеге тимер-бетон капканы ислам кануннарына нигезләп ясаулары безнең – Казан кунакларының йөрәгенә дә май булып ятты. Җиргә утыртылган алты багана иман шартлары, алар өстендәге биш лалә чәчәге исламның биш таләпкә нигезләнүен аңлата. "ТУКАЙ" дигән сүз астында Нух пәйгамбәр догасы язылган. Ә инде авылдан китүчеләрне "Хәерле юл!" – дигән теләк, "ТUKAI" атамасы озатып кала. Лалә чәчәкләрен ышыклап торучы түбәнең бер ягына гарәпчә "Аллаһ" дип, икенче ягына "Мөхәммәд" дип язылган. Табигый, иң өскә ярымай куелган. Бу капканың архитекторы – Озын Куак авылында яшәүче, район үзәгендәге сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләре укытучы Мидхәт Шакиров. Урмай, Шыгырдан, Озын Куак, Чишмә, Бишек авыллары капкаларын да проектлаучы ул икән.

 

Шунысы да мөһим: авылга бәрәкәт иңсен, Аллаһ риза булсын дип тантана буласы көнне кояш чыгуга биредә корбан чалганнар. Корбан итен олы яшьтәге мохтаҗ кешеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына өләшкәннәр.

 

Авыл исемен мәңгеләштерә торган тагын бер капка күрсәттеләр безгә ул көнне. Монысы инде – "Тукай паркы"на алып керә торган капка. Авыл янәшәсеннән ага торган Кындырлы елгасы белән күл арасындагы яланга 10 мең төп чыршы утыртып ясаганнар бу паркны. Әле ул язын гына пәйда булган.

 

Тукайның төзек, мул тормыш белән яшәп ятуы хәйран калдырды безне. Авылларыбыз бетә, әхлак җимерелә, дип зарланган бу заманда яшьләрнең авылга ябышып ятуы сокландырды. Үлем-китем белән туу, үрчү нисбәте 1 гә 2,6 биредә. Биш йөзләп хуҗалыкта 1900 ләп кеше яши. Татарстан авылларыннан аермалы буларак, бөтен йортлар да диярлек кирпечтән һәм ике катлы. Авылның бөтен урамнарына таш түшәлгән. Мәчет каршында мәдрәсә эшли.

 

Авылда дүрт фермер хуҗалыгы, ике ит эшкәртү це-хы, бер пилорам бар. Дөрес, боларда авыл халкының яртысы гына эшли. "Күпләр якын-тирәдән мал җыеп сату белән шөгыльләнә. Татарстанга, Ульянга, Мәскәүгә, Төмән өлкәсенә хәтле барып эшләп кайталар, мал белән кайталар", – дип аңлаттылар безгә, халыкның ни белән шөгыльләнүен сораштыргач.

 

Татарстаныбызда күп кенә авылларда мәчет чыгымнарын ничек капларга белми аптырыйлар. Тукай мәчетендә көн саен биш вакыт намаз укыла. Иртәнге намазга да ким дигәндә 27 кеше килә икән. Шуңа күрә атна саен мәчет кассасына 8-9 мең сум сәдака керүе гаҗәп түгел. "Яңа тормышка ачылган капка, мәхәллә булып яшәү үрнәге бу", – дип бәян итте авылның бүгенге казанышларын Әлбир хәзрәт. Мәхәллә, гади генә әйткәндә, үзидарә инде бу. Үзидарәне тормышка ашыру өчен Тукай авылы мәхәлләсенең 20 кешедән торган иҗтимагый киңәшмәсен оештырганнар. Җәмгыяви әһәмияткә ия булган барча эш шушы киңәшмәдә хәл ителә. Шундый мөһим эшләрнең берсе авыл җирләрен мәхәллә карамагына алу булган. Югыйсә үз җирләреннән колак кага язган тукайлылар. Һәр кешенең хосусый җире бар монда. Әмма бу җир мәхәлләгә беркетелгәч, ул аны читкә сата алмый.

 

Шунысы да мөһим: бу иҗтимагый киңәшмә ниндидер ярым яшерен оешма түгел. Анда район советы депутаты Минхәлим Гайнатуллин, район администрациясе юристы Айрат Җамалетдинов, башкалар да бар. Киңәшмә рәисен ел саен алмаштырып торырга булганнар. Беренче рәисе авыл имам-хатыйбы Наил Җамалетдинов булса, хәзер Әгъзам Шакиров. Өченчесе, мөгаен, эшкуар Рафис Айсин булыр. Дөрес, әлегә бу иҗтимагый киңәшмә рәсми теркәлмәгән. Авыл җирләре дә теркәлү этабында. Әмма ноябрь-декабрь айларыннан калмыйча, мәсьәлә хәл ителер төсле.

 

Аякларына нык басып тора, киләчәккә өмет белән карый тукайлылар. Мондый күркәм авыл капкасы булдырулары да шуның бер мисалы. Үз авылыңның исемен дөрес, матур итеп язуның да бер үрнәге бу вакыйга. Югыйсә, Башкортстандагы татар авылларының исемнәрен тегеләй-болай үзгәртәләр, дип матбугатта күпме шау-шу булды. Хәер, үзебезнең Татарстанда да кайбер авыл исемнәрен берничә төрле язу очраклары күзәтелә. Менә болай авыл капкасы ясап авыл исемеңне мәңгеләштерәсең икән, ялгышу-хаталарга урын калмый. Кыскасы, халык үз авылының исеме ничек язылуга, аны кайда язуларына битараф булмаска тиеш.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 208 | 13.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»