|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2016 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше һәлак булган (ФОТО)Төнге өчтә диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына Яңа Чишмә районындагы Красновидово аучылык хуҗалыгында автомобиль әйләнгән дигән хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә. Авылара юлда УАЗ автомобиленең әйләнгәне ачыклана. 51 яшьлек машина йөртүче, аның 48 яшьлек бертуган энесе һәм тагын бер 35 яшьлек ир-ат авария урынында һәлак булганнар. Тагын бер пассажир исән калган, әмма бәрелгән урыннары бар.
Якынча мәгълүматлар буенча, автомобиль зур тизлек белән барган, караңгыда йөртүче упкынны күрмәгән.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|