поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.09.2016 Медицина

Сәламәтлек министры Адел Вафин: «Ир йөрәге – хатын кулында»

Хатын-кызлар ирләргә караганда 11-15 елга озаграк яши. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин моны ирләрдә дисциплина булмавы, үз-үзен карамавы, вакытында дәваланмавы, табибларга мөрәҗәгать итмәве белән бәйли. Бигрәк тә ирләрне йөрәк-кан тамырлары авырулары алып китә.

Йөрәкне сакларга – аракы эчмәскә
 
– Безнең әбиләр Европадагы кебек яши, уртача гомер озынлыклары – 80,7 яшь. Хастаханәдә «обход» вакытында әбиләр авызыннан еш кына: «Миңа бит әле 81 генә», – дигән сүзләрне ишетергә була. Ирләр белән алай түгел. Бер бабайга якынча 20 әби туры килә. Ирләрнең уртача яше – 63-64. Шуңа да кияүгә чыгуга, ир йөрәген хатын-кыз үз кулына алырга тиеш, – диде Адел Вафин.
Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-кардиологы Альберт Галявич исә ирләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруы артуының тагын бер сәбәпчесе – тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, дип белдерде.
 
– Халык телендә аз күләмдә алкоголь зарарсыз дигән татлы ялган йөри. Бу дөрес мәгълүмат түгел. Спиртлы эчемлекләр кан басымын арттыра, ирләр арасында шуңа да баш мие инсульты – киң таралган очрак. Яшь егетләр авызларына беренче тапкыр тәмәке кабуга, аларның кан тамырлары сыгылмалылыгы начарая. «Стажлы» тартучылар турында әйтеп тә тормыйм инде, – диде Альберт Галявич.
 
Үлемгә китерүче авырулар арасында әле һаман да йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында тора. Узган ел бу сан барлык авыруларның 51,1 процентын тәшкил иткән. 2015 ел Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш шигаре астында узды. Узган ел гипертониядән үлүчеләр саны 8,2 процентка кимегән. 2016 елның 8 аенда югары медицина технологияләре һәм профилактик эш алып бару ярдәмендә, республикада бер мең кеше гомерен коткарып калганнар.
 
Сәламәт булыйм дисәң, йөрәгеңне тыңла
 
Быел да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш дәвам итә. Шул сәбәпле, сентябрь аенда «Йөрәгеңне тыңла» социаль проекты башланып китте. Акция барышында зур сәүдә үзәкләрендә, хастаханәләрдә, предприятиеләрдә кан басымын үлчи торган мобиль үзәкләр эшли башлады. Халыкка «Сәламәт йөрәккә биш адым» дигән брошюралар, балалар өчен тематик рәсем ясау дәфтәрләре таратылачак. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, халык сәламәтлегенә игътибар итсен өчен, зур плакатлар элеп куячаклар. Интернет белән дус булганнарга йөрәк сәламәтлеге өчен барлык кирәкле мәгълүматны www.cardiort.ru сайтыннан алырга мөмкин.
 
Акцияне Адел Вафин Иннополис шәһәрендәге балалар бакчасында лекция сөйләп башлап җибәрде.
– Мин республиканың баш табибы, – дип килеп керде ул ишектән үк. Министр сабыйларга уен формасында йөрәкнең нинди ризыклар яратуын, ә ниндиләрне яратмавын аңлатты. Балалар шунда ук «помидор, кәбестә, кыяр өчен йөрәк рәхмәт әйтәчәк», – дип әңгәмәгә кушылды. Ә менә йөрәк өчен зарарлы булган ризыклар барысының да кәефен кырды бугай: министр «Макдоналдс»та сатыла торган фаст-фуд, гамбургерлар, кыздырылган тавык, колбаса кебек ризыкларны санап киткәч, араларыннан берсе түзмәде: «Алар бит тәмле», – дип кычкырып җибәрде. Ләкин министр һәрберсенә: «Йөрәк сиңа нәрсә өчен «лайк» куя?» – дигән буяу дәфтәрен тоттыргач, барысы да җиләк-җимеш ашаячакбыз, дип сүз бирде.
 
– Бу дәресләр замана балалары өчен аеруча да мөһим. Хәзер күп кеше офисларда утырып эшли, фаст-фуд ашый. Балалар бу яктан иң рәхмәтле аудитория. Алар сине тыңламый да кебек, ләкин табиб сүзенә колак сала алар. Барысын да сеңдереп баралар, – диде Адел Вафин.
 
Ил белән көрәшергә кирәк
 
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга кебек республиканың зур шәһәрләрендә чагыштырмача «сау йөрәкле» кешеләр яши. Биредә үлем-китем дә азрак. Ә менә Тәтеш, Кама Тамагы, Алексеевск, Югары Ослан районнары йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында беренче урында бара.
 
– Балалар бакчасыннан ук йөрәгеңне тыңлый башларга кирәк. 30-40 яшьтә генә дарулар кулланып, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга ияләшеп булмый, – диде Альберт Галявич.
 
Халыкның бары 10 проценты гына табибка мөрәҗәгать итә, калган 90 проценты бу авыруны куркыныч дип санамый. Кеше күбрәк яман шештән курка. Шул ук вакытта халыкның 40 проценты югары кан басымы белән яши. Бу исә алар яшәү белән үлем арасында йөри дигән сүз. Республикада 30га якын кеше яңа йөрәккә чират тора.
 
 
– Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, сәламәтлекне югары медицина технологияләре генә саклап кала алмый. Авыруны вакытында ачыкларга, профилактик чаралар үткәрергә кирәк. Узган ел йөрәк авыруларына каршы булган чаралар ярдәмендә үлүчеләр санын 3,4 процентка киметә алдык, – диде Адел Вафин.
 
 
Альберт Галявич Финляндия, АКШ, Канада тәҗрибәсен искә төшереп китте.
 
1960-1970 елларда финнар арасында да йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында торган. Финнарның традицион ризыклары да татарныкына охшаган бит: ит, бәрәңге, камыр ризыклары. Әлеге проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл иткәннәр. Халыкны мәҗбүри рәвештә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга өйрәткәннәр. АКШта шушы ук проблеманы халыкны дөрес тукланырга һәм кан басымын үлчәргә өйрәтеп хәл иткәннәр. Нәтиҗәдә, авыруны дөрес тукланып – 24 процентка, ә кан басымын нормада тотып, 20 процентка киметеп була.
 

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»