|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2008 Спорт
“КАЗАН” РЕКОРДЛАРНЫ БӘРӘБераз гына статитистика. Россия чемпионатында сезон башыннан тоташ 6 уенда откан, бары тик бер генә команда бар иде. Ә бу сезонның 6 турыннан соң алар икәү булды. Шушы рекордсменнарның берсе - Казан “Рубин”ы, ә икенчесе - Мәскәү “Динамо”сы. Йолдызлар шулай туры килгән, мөгаен. Казан командасына рекордны бәрергә, ә мәскәүлеләргә үзләренең 1995 елда куйган рекордларын саклап калырга кирәк иде. Юкка гына турның үзәк уены дип атамаганнар аны... “Динамо”-“Рубин”... Ике ике команда да үзләренең оптималь составларында чыктылар. Уен акрын гына башланды. Каршы капкалар алдында “Динамо” кызыграк күренә иде. Бу, әлбәттә, Мәскәү фанатларын, үз командасын тагын алга куарга мәҗбүр итә. Ләкин башкала озак шатланмый. Угловойдан соң Квирквелия исәпне 0:1 ясый. Бу туп Грузия сакчысы өчен инде икенче. Бу гол 29` минутта барлыкка килә. Бөтенләй “Динамо”ның кәефен Сергей Семак боза. Россия милли командасының уенчысы Семак Карадениз биргән тупны буш капкага ата. 34 минут. Исәп 0-2. Инде уенның исәбе ахрына кадәр үзгәрми, ә менә кызык вакыйгалар булгалый. Уенның мондый борылышы белән риза булмаган мәскәүлеләр тупны үзләренә алып, “Казан капкасы”на кертергә омтылалар. Данни үзенә мөмкинлек ясый һәм капкага тибә, ләкин гол кертә алмый, бары тик штанга. Беренче ярты шуның белән тәмам. Уенның икенче яртысы беренчесеннән әллә нәрсә аерылмый. Шулай ук кызык, мавыктыргыч футбол дәвам итә. “Рубин” өчен бик яхшы үтеп барган уен сюрпризларсыз да булмый. Рыжиков туп артыннан сикергәндә, аякларына дөрес итеп төшми һәм травмага дучар була. Капкада аның урынын Сергей Козко ала. Соңгысы уенга әйбәт керә. Берничә тапкыр капкаларны туп керүдән саклап та кала. Әлегә “Рубин” үзенең җиденче җиңүен яулый һәм икенче урыннан 8 очкога алда бара. Ләкин үзләренең уенын “Локомотив” уйнамаган. Соңгылар отсалар да “казанлылар” беренче баскычта калачак. Киләсе уенны исә, “Рубин” үз кырында тагын бер Мәскәү клубына, “Спартак”ка каршы үткәрәчәк. Барыгызны да җиңү белән! Үз командагызны онытмагыз, без аларга кирәк.
Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ |
Иң күп укылган
|