поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.09.2016 Хәйрия

Өлгерә алсак ярар иде

Кеше матур гына итеп гаилә корып яши башлый. Зур хыяллар белән башланган тормыш ахыргача шулай барса иде ул. Әмма язмыш көтмәгәндә генә тезеңә китерә дә суга икән. Бу дөньяда кайгы-хәсрәт күрмәгән, гомерендә бер генә тапкыр булса да башын түбән имәгән кеше юктыр ул. Андый чакта хыял-өмет ярдәм итә. Төмән шәһәрендә яшәүче милләттәшебез дә кызының тизрәк терелеп аякка басуы турында хыялланып яши.

Люция ханым безне үзе эзләп тапты. “Мәскәү клиникасында Казан кызы сезнең турында сөй­ләгән иде. Сәламәтлеге какшап киткәч, бу хакта газетага язгансыз. Хәйрия концерты да оештыргансыз. Минем кызыма да ярдәм итеп булмас микән?” – диде ул. Люция ханымның Мәскәү­дәге танышын газета укучыларыбыз да яхшы белә. Камилә Гыйбадуллина ул. Баксаң, Камиләбез хәзер үзе дусларына ярдәм итәргә алынган. Бер хастаханәдә яткан Алинәгә акча җыярга ярдәм иткән. 
 
“2015 елның март аенда кы­зымның күкрәк читлеге өлешендә ниндидер  шеш күреп алдык. Шуннан соң тизрәк табиблар янына йөгердек. Алар биопсия алды. Нәтиҗәсе сөендермәде – кызымда яман шеш таптылар. Инде организмга метастаз таралырга өлгергән иде. Шунда ук Мәс­кәүгә очтык.  Биредә 14 атна дә­валандык. Шул вакыт эчендә сабыем 17 химия курсы, 25 нурланыш сеансы алды. Ике катлаулы операция кичерде”, – ди Төмәндә яшәүче Люция ханым.
 
Алинәнең бирешмәгәненә табиблар да соклана. Аны, безнең солдат кызыбыз, дип йөртәләр икән. 15 яшьлек бала өчен бик зур сынау аша уза ул. Анализ нә­тиҗәләре яхшыргач, елдан артык хастаханәдә дәваланган Алинәне өенә кайтарып җибәрәләр. Башта бар да әйбәт кебек була. Әми­новлар гаиләсе кызларының терелүенә сөенеп туя алмый. Әмма сынаулар әле бетмәгән икән. Кызның күкрәк читлегендә тагын шешләр барлыкка килә. Авыру яңадан баш калкыта. Әминовлар тагын Мәскәү табиб­лары янына бара. Бу юлы алар сөендерми – булыша алмаячак­ларын әйтәләр.
 
Шуннан соң Люция ханым чит ил клиникаларына хатлар юллый. Кызының хәле көннән-көн начарайганны күреп, интернеттагы дусларына үтенеч яудыра. Әкренләп акча җыела башлый. “Безнең гаиләнең бар булган акчасы бетте инде. Ирем генә эшли. Үзем әлегә кызым янәшәсендә. Шуңа күрә чит кешеләрдән ярдәм сорамыйча булмый. Чит ил клини­каларының берсе Алинәне үзенә чакырды. Тик анда да түләр өчен беренчел кертем сорыйлар. Без бит дәвалану гына түгел, документлар әзерләү, самолетка билетлар, анда баргач яшәр өчен дә акча эзлибез, – ди ул. – Клиникага кабул итсеннәр өчен генә дә 5 миллионга якын акча кирәк. Баламның күземә карап ярдәм соравын күрүдән дә авыры юк. Ул бирешмәскә тырышса да, авыртуларга түзсә дә, мин аның ничек яшисе килгәнен күңелем белән сизәм. Кызым янәшәмдә булганда миңа да рәхәт. Әнә шул рәхәт мизгелләрне озынайтасы иде. Зинһар, ярдәм итегез”.
 
Бу гаиләгә булышырга те­ләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Сбербанк карты: 4276670107106600  (получатель Аминова Люция Митхатовна)  +79612084108 - мобильный банк  
Счет: 40817810467100230387 
ИНН: 7707083893 
БИК: 047102651 
QIWI кошелек: +79829124398 
WebMoney: R948090418346 
PayPal: lyuciya_aminova@mail.ru
Әнисенең телефон номеры: 89829124398

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»