|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда укучы бала газ торбасы шартлады дип алдалап, махсус хезмәт чакыртканКичә көндезге 3ләрдә 112 бердәм диспетчер хезмәте телефонына Түбән Камада Химиклар проспекты буенча 1 йортта газ торбасы шартлады һәм төтен чыга дигән хәбәр алына, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рамил Насыйбуллин. Һәлакәт урынына шәһәрнең бөтен махсус хезмәтләре экипажы җибәрелгән - коткаручылар, полиция, табиблар һәм газ хезмәте хезмәткәрләре килгән. Әмма алар күрсәтелгән адрес буенча берни дә хәвеф-хәтәр тапмаган.
Чакыру килгән номерга шалтыратып, диспетчер Түбән Каманың бер мәктәбенең өченче сыйныф укучысы шаяруын ачыклаган. Балалар мәктәптән кайтканда махсус хезмәткә шалтыратып шаярыр булган. Нәтиҗәдә малай 112 номерына шалтыраткан.
Аның әнисе төнге сменадан кайтып, йокларга яткан булган.
Бала һәм аның ата-анасы белән сөйләшү алып барылган. Бөтен материаллар да Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама буенча Баш идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылган. Якын арада тикшерү үткәреләчәк, ә шаян малайның әти-әнисе полициягә чакырылачак.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|