поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.09.2016 Милләт

Ижау гимназиясенә Тукай кайтты! (ФОТО)

Ижауда татар халкы өчен мөһим тарихи вакыйга булды: Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә аның һәйкәле куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында Ленин районы башлыгы урынбасары Венер Баһаутдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Валерий Бузилов, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги, язучы-шагыйрь Гыймран Сафин, гимназия җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтова, укучылар, укытучылар, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар.

Әлеге чара һәрбер кешенең кү­ңелендә дулкынландыру тудыргандыр. Безнең дә хәзер Габдулла Тукайның туган көнендә шигырьләр сөйли торган урыныбыз булды. Иманым камил, һәйкәл татарларның гына түгел, бөтен шигърият сөючеләрнең яраткан урынына әйләнер!

Әлеге һәйкәл Санкт-Петербург шәһә­рендә урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәленең ике тапкыр кечерәйтелгән күчермәсе. Аның скульпторы — Әхнәф Зыякаев. Татар­стан Рес­публикасының Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов: “Гимназия миңа бик якын, чөнки ике улым монда укыды, бүгенге көндә бертуганымның балалары биредә белем алалар. Без әлеге һәйкәлне ясау өчен Санкт-Петербургта яшәүче скульпторга мөрәҗәгать иттек. Аңа Ижау шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге гимназия барлыгы һәм бу һәйкәл­нең укучылар өчен мөһим икәнлеген аңлаттык. Безнең гаилә, Татарстан Республикасы, Удмуртия Хөкүмәте исеменнәң Габдулла Тукай һәйкәлен бүләк итеп алыгыз”, — диде ул үзенең чыгышында һәм Валерий Бузиловка рәхмәт белдерде.

Укучылар, килгән кунаклар, язучы-шагыйрьләр, Тукайга һәм бу истәлекле көнгә багышлап, ялкынлы шигырьләр сөйләделәр, мәгънәле матур сүзләр, фикерләр әйттеләр. Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги Тукай шигырен удмурт телендә укыса, Ирек Шәрипов исә татар телендә яңгыратты. Әйе, Тукай безне, милләтләрне берләштерә. Тукайны татарлар гына түгел, башка халыклар да милләт өчен янып яшәгән кешенең символы, байрагы итеп кабул итә. Әлеге һәйкәл — татарның милли символы. Ул — безгә һәм киләчәк буыннарга кирәк.

 

Рәфилә РӘСҮЛЕВА
Яңарыш
№ --- | 15.09.2016
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»