поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.09.2016 Язмыш

“Апа, безне чит кешегә бирмә инде...”

Казан шәһәренең Самосырово бистәсендә гомер итүче Гөлшатны язмыш ничек кенә сынамый. Мәктәп елларында гел яхшы билгеләргә укып, әти-әнисенең сүзеннән чыкмаса да, никтер алар олы кызлары Лилияне якынрак күрә. Бөтен игътибар апасына була. Кызлар үсә төшкәч тә дәвам итә бу хәлләр: Лилия беркайчан да акчага тилмерми, кияүгә чыккач, аңа туй бүләге итеп фатир бирәләр.

Лилия, кияүгә чыгуга, кыз бала таба. Ире Рамил белән матур гына яшәп китәләр. Тик бәхет­лә­ре озак­ка бармый, ире юл фаҗи­гасендә үлә. Шуннан соң Лилия кабат әти-әнисе янына кайтып төшә. Бу вакытта Гөлшатның туй мәшәкатьләре белән йөргән вакыты була. Күп тә үтми, алар Ринат белән гөрләтеп туй уздыра. Бик яратышып өйләнешсәләр дә, Ринат Гөлшатка беренче көннәр­дән авыр сүзләр әйтә, әле бу эше, әле тегесе ошамый. Юктан тавыш чыгара. Тора-бара, эчеп кайтып, кул күтәрә башлый. Гөлшат баласы дөньяга килгәнче үк аерылып китә. Һәм шуннан соң башка кияүгә чыкмый.
 
Ә менә Лилия апасы икенче тапкыр да тормыш корырга батырчылык итә. Икенче ире олы кызын да якын итә. Беренче көн­нәрдән үзенеке итеп сөя. Озак көттерми, аларның уртак балалары туа. Бала туып, озак та үтми, Лилиядә табиблар яман шеш табалар. Аңа катлаулы операция ясап, уң як күкрәген алалар. Шуннан соң аны ире ташлап китә. Лилия белән булган хәлләр әни­ләрен дә борчуга сала. Күп тә үтми, ул да яман чирдән урынга егыла. Ике елдан артык тилмереп ята. Бу вакытта бар авырлык Гөл­шатка төшә. Әнисенең бик нык интегеп яшәвен күреп өзгә­ләнә ул. Ә ул чакта Лилия бер дә булышмый. “Мин авырсам да сезгә ялынмам. Барыбер озакламый үләм. Шуңа күрә ничек телим, шулай яшим”, – дип, әти-әнисе һәм сеңлесеннән баш тарта. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, Гөлшат әтисен үзләренә алып кайта. Бик кадер­ләп яшәтә ул аны. Кызы турында да онытып, әтисен хәстәрли. Үзе эшкә урнаша, төннәрен тегү тегә.
 
Ә әтисенең бер дә ялгыз яшисе килми. Ул өйләнергә була. Озак та үтми, күршеләрендәге ире үлгән Фираяны өенә алып кайта. Гөлшат аның бу теләгенә каршы килми. Әтисе өчен күңеле тынычланып куя.
 
Тик тыныч кына яшәргә язмаган була аңа. Көннәрдән бер­көнне Гөлшатны ниндидер чит-ят ке­шеләр эзләп килеп керә. Баксаң, хәле начараеп, апасы хастаханәгә эләккән икән. Гөл­шат, элеккеге үпкәләрне онытып, юлга чыга. Палата ишеге төбендә көтеп торучы табиб аны бөтен­ләй телсез калдыра. “Апа­гызның өч ай яшисе калган”, – ди ул. Күк­рәген алдырганнан соң, яман чир күзәнәкләре башка җирдән баш калкыткан. Бавырына метастазалар китеп, үп­кәсен дә зарарлаган. Гөлшат апасын үзенә алып кайтып китә. Туганын тәр­бияләр өчен эшеннән китә. Ли­лиянең балаларын да үзенә ала. Апасы табиблар әйт­кәннән озаграк яши. 6 ай авырып ятканнан соң, мәңгелеккә күз­ләрен йома. Кызына – 17 яшь, улына 4 кенә тул­ган була әле. “Балаларны кая куйыйм икән?”– дигән уйга калдым. Кечкенә малайның әти­сен эзләп киттем. Ә ул баладан баш тартты. Тирән уйларга чумып утырганда, сабый яныма килде дә: “Апа, безне кешегә бирмә инде”, – дип куйды. “Кеч­кенә ба­ланың бу сүз­ләре мине әллә нишләтте, – дип сөйли Гөл­шат. – Утыз ел гоме­рем­дә күп авыр­лыклар күрдем. Тыныч кына яши­сем килә. Сабыйларны да үзем­неке итеп сөярмен. Тик бү­тән хәсрәтләр генә күрергә язмасын”.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»