|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2016 Хәвеф-хәтәр
Чаллы юлында дөрләп машина янган (ВИДЕО)Әлеге видеоязманы Чаллыдан газета укучылары юллаган. Гадәттән тыш хәл Чаллыга Түбән Кама ягыннан керү юлында булган. Видеода юл уртасында машинаның дөрләп януы күренә. Тулырак мәгълүматны соңрак тәкъдим итәрбез. Хәбәрләрне күзәтеп барыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзер Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре янәдән кул радарлары файдалана башлый. Бу юл-транспорт һәлакәте очраклары артуы белән бәйле. Җәйге чорда инспекторлар кул радарларын Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы карары белән файдаланудан туктап торган иде. Һәм ул коррупция очракларын кисәтү максатын тотты, чөнки андый җиһаздагы видеоязманы юкка чыгарып була, дип аңлатылды. Әмма хәзер машина тизлеген ачыкларга ярдәм итүче кул радарларын инспекторларга янә файдаланырга рөхсәт ителде. Моны шушы узган вакыт эчендә югары тизлек аркасында юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкырга артуы, ә үлем-китем очраклары - өч тапкырга, зыян күрүчеләр саны да дүрт кешегә артуы белән аңлаталар.
--- |
Иң күп укылган
|