|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2016 Мәдәният
Танылган артистлар Артём Пискунов һәм Резедә Сәләхова нинди тапшыру алып бара башлаган?! (ВИДЕОАНОНС)GongTV спорт һәм музыка каналында өр-яңа “Йолдызлы алачык” тапшыруы старт ала. Һәр шимбә, кичке алтыда татар эстрадасының танылган җырчылары кунакчыл студиянең түрендә булачак. Яңа гына табадан төшкән клипны тамашачыларга тәкъдим итеп кенә калмыйча, без клипны төшерү мизгелләре, сәхнә артында калган кадрларны да күрсәтәчәкбез. Шаян һәм күңелле сөйләшүләрне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова алып барачак, шуңа да тапшыруның форматы гадәти телевизион рамкалардан чыгып китә. Тапшыруның тәүге кунагы – “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты, җырчы Рамил Хәйретдинов. Аның “Яшәү рәхәт” җырына төшерелгән клибын сез инде безнең каналда күрергә өлгердегез, ә менә Рамилнең үзе белән якыннан танышу һәм клипны төшерү үзенчәлекләрен күрү өчен 17 сентябрьдә, 18.00 GongTV каналын карарга онытмагыз (gongtv.ru). Рамил Макаримов фотолары.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|