|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2009 Бәйрәм
“САБАНТУЙ”НЫ КОТЛЫЙБЫЗ!Бүген “Сабантуй” газетасының туган көне. Аның беренче саны моннан нәкъ 85 ел элек басылып чыккан. Ул вакытларда газетаның исеме “Яшь ленинчы” була. 1991 елдан башлап газета “Сабантуй” исеме ала. 1924 ел. 10 октябрь. “Яшь ленинчы”ның беренче саны чыкты. Аның тиражы 1500 данә. Баш мәкаләдә газетаның максатлары һәм бурычлары турында болай диелгән: “Яш ленинчы” барлык пионерларга һәм эшчн-крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнлеген күрсәтәчәк.”
Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов булды. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар бар иде. Яшь хәбәрчеләрдән Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗиев, Мәхмут Хөсәен, Мифтах Вәдүт, Мансур Гаяз соңыннан күренекле язучылар булып китәләр.
Газетаның 2001 елдагы кыяфәте
Газетаның 2006 елгы саны
|
Иң күп укылган
|