поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.09.2016 Сәясәт

Кремль Павел Астаховка алмаш тапты (ФОТО)

Россия Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вазифасына яңа кандидат Гомумроссия халык фронтының Пенза Башкарма комитеты башлыгы һәм Президент грантлары операторы Анна Кузнецова тәкъдим ителә. Павел Астахов 9 сентябрьдә отставкага китә дип сөйләделәр Президент администрациясендәге ике әңгәмәдәш, дип яза "РБК".

Аны вазифасыннан азат итү турындагы карар июнь ахырында ук кабул ителгән иде, әмма ул вакытта аны 8 сентябрьгә кадәр ялга җибәрделәр, омбудсменның 50 яшьлек юбилее да шул көнгә туры килә. Әңгәмәдәшләр сүзләренчә, юбилейдан соң Астахов эштән китәргә тиеш, ә аның урынына шул вакытка яңа кеше табу планлаштырылган иде.
 
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Бала хокуклары буенча вәкаләтленең эштән китүен берничә тапкыр раслады, әмма кичә комментарий бирүдән баш тартты. Омбудсменның матбугат хезмәте юбилейдан соң аның эштән китүе турындагы сорауга "барысы да штат режимында эшли һәм график ел ахырына кадәр планлаштырылган", дип җавап бирде.
 
Омбудсменга яңа алмашны озак сайладылар, нәтиҗәдә ике кандидатура - Гаилә хокукларын яклау ассоциациясе башлыгы Анна Кузнецова һәм "Волонтерлар ятим балаларга ярдәмгә" хәйрия фонды президенты Елена Ольшанская калды. РБК әңгәмәдәшләре сүзләренчә, мөгаен, беренчесе сайланыр.
 
Анна Кузнецовага 34 яшь. 2010 елда ул «Покров» гаиләләргә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү фонды, ә 2015 елда - Гаиләләрне яклаучы оешмалар ассоциациясен ачкан.
 
 
Кузнецова хокук саклаучылар, Иҗимагый палата, Президент администрациясе белән яхшы элемтәдә дип сөйләделәр Кремльдә. Ул Гомумроссия халык фронты әгъзасы, Фронтның Пенза бүлеге Башкарма комитеты белән җитәкчелек итә. Язын ул Пенза өлкәсендә "Бердәм Россия" праймеризын отты һәм Дума сайлавында партиянең сайлау алды исемлегенә кертелде. Ул Пенза, Волгоград, Саратов һәм Тамбов өлкәләрен берләштерә торган территориаль төркемгә кертелгән.
 
Кузнецова — алты бала анасы, пассионар шәхес, дип билгеләп үттеләр Кремльдә аның сайлануын. Икенче әңгәмәдәш аны бик белемле, тыйнак һәм акыллы дип белдерә. 
 
Социаль челтәрләрдәге профлендә Кузнецова сәяси карашы буенча монархистка, дине буенча православ икәнен яза. Аның ире поп булып эшли дип яза мәгълүмат чаралары. Пенза өлкәсендә ул "Тормыш - изге бүләк" программасы нигезендә абортларга каршы көрәш алып барган. 

---
Татар-информ
№ --- | 09.09.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»