поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.09.2016 Спорт

Җил белән бер тизлектә (ФОТО)

Августның соңгы шимбәсендә Камышлы район үзәгендә “Зур җәйге приз-2016” дип аталган район кубогына ат чабышлары үткәрелде. Быел өлкә ярышлары дәрәҗәсенә ия булган бу чара губерна спорт министрлыгы һәм күпсанлы спонсорлар катнашында узды. Чабышларда Самара өлкәсеннән 35 җайдак катнашты, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстаннан килүчеләр дә шактый иде.

Кунакларны иң элек район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде.
 
- Якташларыбызны, килгән кунакларны, спонсорларны район кубогына үткән ярышларда күрергә шатбыз. 
 
Элгәре һәр хәллерәк крестьян хуҗалыгында ат асраган. Ансыз йорт хуҗалыгын алып бару да кыен булган. Бүген исә бу хайваннарны күбрәк күңел яки спорт өчен үрчетәләр. Без дә халкыбызның йолаларын саклап калу, Камышлы районында һәм, гомумән, өлкәбездә ат асраучылыкны үстерү, ат спортын популярлаштыру максатыннан ат чабышлары үткәрә башладык. Быел ул дүртенче тапкыр үтә инде.
 
Бүгенге чабышларда катнашучы җайдакларга уңышлар телим, ә кунаклар спортчыларның осталыкларыннан чын ләззәт алырлар дип уйлыйм, - диде район җитәкчесе.
 
Рафаэль Камил улы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче искеярмәкле Фәрит Гайфуллинга һәм камышлылы Ринат Рәфагетдиновка “Куйбышев – запас башкала” күкрәк билгесен тапшырды.
 
Ниһаять, ярышларга старт бирелде. Чарада саф токымлы, ярым токымлы һәм җирле токымлы чабышкылар да катнашты. Ярышлар “бригадир чабышлары” белән башланып китте. Бу берәр центнер ком салынган  арбага җигелгән атлар арасында Камышлыдан өч, Ярмәк авылы җирлегеннән бер ат ярышты. Беренче булып финишка үзенең Голубкасында Марат Мусин килде. Ул былтыр да бригадир чабышларында Камышлы районы кубогына ия булган иде. Икенче урында - Марат Хәйруллин (Наташка кушаматлы атта),  өченче урында – Ласточкасы белән Әбүзәр Хәбибуллин, ә дүртенче урында Ринат Рәфәгетдинов булды. Иганәчеләрнең берсе Гали авылы эшмәкәре Расих Латыйпов  бригадир ярышларында катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Җирле чабышкыларга дүртәр капчык солы тиде.
 
Ярышларда юртаклар, гарәп чабыш аргамаклары  һәм ярымканлы чабышкылар өчен унбер заезд оештырылган иде. Җирле токым чабышкылары аерым заезда ярыштылар.  
 
Икенче ярымфиналда мәйданга өлкән яшьтәге дүрт юртак чыкты. Финишка беренче булып - Пассат (җайдагы оренбурглы Алексей Зырянов), ә икенче булып Каприз (Сергей Ершов, Актүбә  шәһәре) килде. Оренбург өлкәсенең Лекаревка авылы спортчысы Салават Волошин үзенең Принцында өченче урынга чыкты.
 
Өченче ярымфиналда өч яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста инглиз токымлы чабышкы ярышты. Челно-Вершины җайдагы Даниил Ермолаев Цыганкасында беренче урынны яулады. Икенче урында Әгерҗедән Виктор Вотяков (Ригада) булса, өченче булып финиш сызыгын Танцорында Дамир Хәсәнов (Яңа Чишмә авылы) үтте. 
 
Дүртенче заезда вак юртучы (троттерлар) биш юртак катнашты. Атлар старттан барысы бергә кузгалдылар, борылышларны ипләп кенә үттеләр, ә менә финишка якынлаша башлагач иң җитезләре алга чыкты. Румянец исемле айгырында Кристина Александриди (Сергиевск) бу заездның фавориты булды. Икенче урынга - Голиотроп (Петр Сидоров, Ульян шәһәре), ә өченче урынга Запрос (Петр Трофимов, Челно-Вершины авылы) чыкты.
 
Гарәп чабышкылары катнашкан бишенче ярымфиналда беренче урынны Чирмешән районы  спортчысы Данияр Гайфетдинов (Байкал) яулады. Икенче, өченче урыннарда да татарстанлылар – Азнакайдан Хәлил Латыйпов (Дунайда) һәм Алексеевка авылыннан Владимир Александров (Сарматта) иде.
 
Алтынчы заезда дүрт яшьлек юртаклар катнашты. 2400 метр араны үтеп, бу ярышта Салават Рахмонов Чародей-Лок айгырында беренче килде. Икенче булып финиш сызыгын Переполох (Руслан Зарипов) үтте, ә өченче урынны Горлен (Рушан Зарипов) яулады. Бу җайдакларның барысы да Татарстанның Азнакай шәһәреннән.
 
Җиденче заезда катнашучы  гарәп чабышкыларының матурлыгына халык сокланып туя алмады. Зур тизлек белән чапкан атларның югары күтәрелгән “әтәч койрыклары” җилдә шундый матур итеп чайкала ки, алардан күзне дә алып булмый. Беренче булып дистанцияне Дублон (Александр Захаров) үтте, аның артыннан килгән Назнан (Геннадий Семашков) белән Набат ( Эдуард Назаров) икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар.
 
Ике-өч яшьлек юртаклар арасында сигезенче заезда 1200 метр араны Зажигалка кушаматлы атында Владимир Абаньков (Челно-Вершины районы) беренче булып үтте. Сергиевск спортчысы Федор Антипов (Безупречнаяда) икенче, ә Роман Нуретдинов Фейс-Сопер кушаматлы айгырында өченче килде.
 
Җирле токымлы атлар да елгыр бардылар. Шулай да Сухарь (Нияз Шәйдуллин, Яңа Чишмә авылы) иң җитезе булып чыкты. Иске Ярмәк җайдагы Фәрит Гайфуллин (Мечтада) - икенче, Челно-Вершиныдан килгән Даниил Ермолаев (Забавада) өченче урыннарны яуладылар. Ә Юлия Саломатина Бастон кушаматлы айгыры белән “Тамашачы мәхәббәте” призына ия булды.
 
Өч яшьлек юртакларның финал заездында дүрт чабышкы катнашты. 2400 метр араны беренче булып Танцорында Дамир Хәсәнов (Яңа Чишмә авылы) үтте. Икенче урында Рига кушаматлы атта Виктор Вотяков (Әгерҗе шәһәре), ә өченче урында Байкалда Чирмешәннән Данияр Гайфетдинов.
 
Өлкән яшьтәге юртаклар арасындагы финалда Камышлы районы кубогына Актүбәдән Сергей Ершов (Капризда) ия булды. Пассат кушаматлы атта Алексей Зырянов (Оренбургтан) икенче, ә Голиотропта  Петр Сидоров (Ульяннан) өченче килде. 
 
Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары җиңү¬челәргә һәм ярышларда призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырдылар.
 
Атлар чабышы Камышлы районында елдан-ел популярлаша бара. Бу спорт ярышы гына түгел, татар халкының тарихи-мәдәни мирасы да. Менә ат чабышларының быелгысы да күркәм бәйрәм буларак узды. Көн озынына ипподромда милли көйләр яңгырады, сәүдә рәтләре эшләде. Заездлар арасында районның иҗат төркемнәре чыгыш ясадылар.
 
 
 
Автор һәм Артур ӘБДЕРӘХИМОВ фотосурәтләре.

Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 09.09.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»