поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.09.2016 Мәдәният

Җырчы белән очрашу

Чүмбәли авылы китапханәчесе Гөлнара Фатехова күренекле авылдашлары, Татарстанның атказанган артисты Роза Хабибуллина белән очрашу кичәсе оештырды. Дүрт дистә кеше авылның горурлыгы булып торган җырчы белән күрешеп аралашу мөмкинлеге тууга үзләрен иркен һәм бәхетле хис итте.

Гөлнара Османовна, иң беренчедән, Чүмбәлидән чыккан танылган җырчылар Хәйдәр һәм Халидә Бигичевлар, чара сәбәпчесе Роза Хабибуллина, рәссам Кәрим Шакиров, социалистик хезмәт герое Шәмил Юсипов, язучы зәкия Хәбибуллина һәм башка күренекле шәхесләр турында сөйләп үтте һәм кичәнең хөрмәтле кунагы Роза Хабибуллинага сүзне тапшырды.

Роза ханым, үз чиратында, Чүмбәлидә үткән бала чакларын, җирле мәктәптә укыган һәм аны алтын медаль белән тәмамлаган вакытларын искә алды. Мәктәптән соң Казанга укырга китүе, анда баргач, танылган авылдашы Хәйдәр Бигичевның гаиләсе аны җылы каршы алганы турында сөйләде. Атказанган җырчыбыз Мәскәүгә күченеп, “Айкай” исемле ансамбль оештыра. Аның җитәкчелегендә яшь артистлар Радик Яруллин, Айрат Сафин, Равил Исхаков, Камил Фәхретдинов һәм башка талантлар мәдәният үрләре буйлап күтәрелә.      

Чараның төп өлешендә Роза ханым Хәбибуллина үз репертуарыннан төрле җырлар белән халыкны сөендерде. Белгәнебезчә, Роза ханым көчле һәм искиткеч матур тавышлы җырчы. Аның җырлавын тыңлау үзе җанга ләззәт. Барча катнашучылар бу очрашудан күңелләренә шифа алдылар һәм бигрәк канәгать булдылар.    

Кунаклар Роза Хәбибуллинага бәйрәм бүләк иткәне, ә китапханәче Гөлнара Фатеховага шушы бәйрәмне оештырганы өчен рәхмәтләр юлладылар һәм изге теләкләр теләделәр.    

Болганчык заманга һәм демография аксаганга карамастан, Чүмбәлидә мәдәният учагын балкытуга көчләрен кызганмаган кешеләр булу киләчәккә якты өмет тудыра. Ә Гөлнара ханым нәкъ шундыйларның берсе.

 

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 09.09.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»