|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2016 Криминал
Татарстанда укучы кызны "Бу соңгы тапкыр түгел!" дип үтерә язганнарКичә Чаллы шәһәре полициясенә кызларына билгесез ир-ат һөҗүм итүе турында ата-ана гариза белән мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итү фактын Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин раслады. Социаль челтәрләрдә Чаллыда 50/12 йорт янында 9 сыйныфта укучы кызга билгесез ир-ат һөҗүм итүе турында мәгълүмат таралды. Ир-ат укучының муеныннан тотып алган һәм буа башлаган, шул ук вакытта: "Бу соңгы тапкыр түгел!" - дип пышылдаган.
Укучы кыз ир-ат кулыннан ычкынган һәм бу хакта өенә кайтып ата-анасына сөйләгән. Өлкәннәр полициягә шалтыраткан. Урынга хокук саклау органнары вәкилләре һәм этләре белән кинологлар килгән, әмма ир-атның эзенә төшә алмаганнар.
Хәзер тикшерү эшләре бара.
--- |
Иң күп укылган
|