|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтендә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән (ФОТО)Кичә төнге сәгать унда Азнакай– Тымытык – Куктәкә юлының 1нче километрында 29 яшьлек «Лифан» автомобилен йөртүче җитди транспорт- юл һәлакәтенә тарыган, -дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина йөртүче тизлекне арттырган һәм машина юл кырыена төшеп китеп, агачка барып кергән. 25 яшьлек хатын-кыз пассажир, һәлакәт урыныннын озатылгач,алынган җәрәхәтләрдән сырхауханәдә үлгән. Машина йөртүче һәм дүрт яшьлек пассажир кыз бала җәрәхәтләнгәннәр, аларны сырхауханәгә озатканнар.
ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, бала машинада махсус утыргычта булмаган.
--- |
Иң күп укылган
|