поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.10.2009 Мәдәният

БАЛАНЫҢ ХЫЯЛЫН ОЕШТЫРЫРГА КИРӘК

Бу араларда Маликовлар гаиләсендә бәйрәм өстенә бәйрәм. Җәй көне Рөстәм Маликовка 60 яшь тулган, гыйнвар аенда Гүзәл ханымның түгәрәк дата. Ә иң мөһиме, быел Гүзәл белән Рөстәм Маликовларның гаилә корып яши башлауларына 30 ел икән. Шул уңайдан без Гүзәл ханым белән очрашып, гаилә, ир, балалар турында сөйләшеп утырдык.

 

-- Рөстәм белән танышканда миңа 17 генә яшь иде. Аңа 28, ул консерватория студенты. Ә мин музыка училищесында укыйм, җырлыйм, сәнгатьне яратам. Тик ул яшьтән өйләнешеп булмый бит инде, Рөстәм үсеп җиткәнемне көтте. Минем исә танышканда ук “мин бу кеше белән гомер буе яшәргә әзер” дигән тойгы бар иде. Мин алга карап, “бергә җырларбыз, бергә эшләрбез, бергә иҗат итәрбез, балаларыбызга да җайлы булыр”, -- дип план кордым.  

 

-- Алайса гаиләне алдан төзелгән план буенча кордыгыз? 

 

-- Мин шундый кеше -- бөтен нәрсәне алга карап уйларга,  җентекләп тәфсилләп планлаштырырга яратам. Менә хәзер дә безнең календарь эленеп тора. Анда минем октябрь уртасына кадәр барысы да билгеләнгән -- кайсы көнне нинди концерт, кайчан кем белән очрашасы, кайда барасы -- бөтенесе  дә язып куелган. Ә Рөстәм алай яшәргә яратмый. Аны тормыш ничек алып бара, шулай бара инде.  Шуңа күрә, мактанып әйтүем түгел, Рөстәм белән танышканнан бирле барын да үзем  планлаштырам. Ә ул мин планлаштырган җиргә бара, очраша, җырлый. Хәтта аны концертта җырларга чакырып чылтыратсалар да:“Минем белән сөйләшегез, ул миннән башка хәл итә алмый”, -- дим. “Ә-ә-ә, сез аның продюсеры мени?..” диләр шуннан. 

 

-- Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк -- үз иҗатыгызмы, әллә инде гаиләме? 

 

-- Мин күп җырламыйм хәзер. Бөтен гаиләбез белән оештырган концертларда гына катнашам. Әлбәттә, җырлыйсы килгән мизгелләр була. Ләкин үзем белән генә шөгыльләнгән булсам, Рөстәм, балалар читтә кала иде. Җитмәсә, Рөстәмнең холкы шундый -- чакырган җиргә бара, ә чакырмасалар артыннан йөрми, әрсезлеге юк, кайберәүләр кебек бөтен җиргә тыгыла белми. Мин куркып әйтмим, Рөстәм кебек итеп дөнья классикасын да, татар, рус җырларын да башкара ала торган җырчылар юк бездә. Хәйдәр Бегичев бар иде, ә хәзер Рөстәм Маликов кына. Шуңа күрә, минем өчен, хатын-кыз буларак, үз карьерам түгел, ә гаиләм, балалар һәм ир беренче урында. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә безнең гаилә зур уңышларга ирешкәндер дә инде.

 

-- Балаларыгызны ничек итеп тәрбияләдегез? 

 

-- Муса белән Гайсәнең аермасы 10 яшь. Икесе дә бик көтеп алынган балалар. “Синең балаң булмаска мөмкин”, дигән  иде табиблар.  Кайбер кеше, “ярар, юк икән инде, юк” дип кул селти дә, артыннан йөреп тормый. Ә без бик каты тырыштык, әллә кайларга бардым, йөрдем, дәваландым. Тырышмасаң булмый инде ул... Балаларыбыз татарча әдәби телдә сөйләшәләр. Мин үзем Казан кызы. Кечкенә вакытта дәү әнибалалар бакчасына илтә иде мине. Бакча капкасыннан кертмичә: “Бар, кайт, син урысча белмисең, миннән балалар көләләр”, -- дип этеп чыгара идем. Шуларны искә төшереп, балаларыма:  “Туган телегезне белегез, үз телегездә сөйләшүдән курыкмагыз, оялмагыз!” дип әйтеп үстердем. Икесе дә милли җанлы булып, милли рухта тәрбияләнеп үстеләр.  Кайберәүләр бала тәрбияләүне бик гади итеп күз алдына китерә.  Имеш, яныңа утыртасың да, “алай итмә, тегеләй кирәк, болай дөрес” дип сөйләшәсең. Алай гына түгел ул...  Тәрбияне көн саен, үз мисалыңда әкрен генә күрсәтергә, сеңдерергә кирәк. Ул аны үзе күреп, аңлап өйрәнергә тиеш. 

 

-- Ә музыка тәрбиясе катлаулымы?

 

-- Мусаның музыка дөньясына кереп китүе үзеннән-үзе килеп чыкты. Ул яшь тә ике айлык вакыында  җырлый башлады. Бер мәҗлестән кайтып барганда, көтмәгәндә,  машинада җырлап җибәрде. Шаккаттым. Улыбызны җырлата башларга вакыт икән бит инде, мин әйтәм. Шуннан Муса белән үзем шөгыльләнә башладым. Ике яше тулгач без аңа кечкенә гармун сатып алдык. Башта кычкыртып кына йөрде, дүрт яшендә уйный башлады. Аны гармунда уйнарга, җырларга өйрәтү өчен күп көч түгәргә туры килмәде. Ул шул хәтле талантлы, күпкырлы шәхес, андыйлар 100 елга бер генә туа, мин аңа бары тик юнәлеш кенә бирдем.  Ә Гайсә белән күбрәк эшләргә туры килде. Ике яшь тулды моңа, өч тулды... Кайчан җырлый башлар бу дип көтәбез бит инде. Өч яшендә: “Әни, мин җырларга уйламыйм да, мин шофер булам, сезне йөртәм” димәсенме бу! Шуннан, Гайсәне музыкага җәлеп итәм дип, балалар иҗат йортында өч-җиде яшьлек балалардан төркем җыйдым. Бер яктан, Гайсәгә иптәш булырлар, шуннан кереп китәр бәлки дисәм, икенче яктан, өч яшьлек баланы нәрсәгә дә булса өйрәтеп буламы-юкмы икәнлеген тикшерәсем килде. Була икән -- бер елдан бу балалар җиде телдә җырлый башладылар. Соңыннан төркемдәге егерме баланың икесе генә сәнгать юлыннан китмәде, калганнары хәзер шул юнәлештә укыйлар.  Шулай итеп, мин бөтен кешегә баланың кызыксынуларын, мавыгуларын әти-әни билгеләвен исбатладым. Әти-әнинең баланы нинди юнәлешкә кертеп җибәрәсе килә, ул аны шул якка борып җибәрә ала. Хәзер инде Гайсәнең башка хыялы юк. Ул бары тик музыка уйнау, җырлау турында гына хыяллана. Аның хыялын без үзебез оештырдык. Һәм мин моны дөрес дип саныйм. Аннары без бит бүтән юнәлешне юньләп  белмибез дә...

 

-- Муса күптәннән Германиядә. Чит илдә калырга җыенмыйдыр бит? 

 

-- Юк, ул анда калырга җыенмый. Хәзер аспирантураны тәмамлый. Аннары докторлык диссертациясе яклар инде. Соңыннан Казанга кайтып берәр иҗат төркемен җитәкләр. Аның киләчәктә дирижер буласы килә. Без Муса белән чылтыратышып, сәгатьләр буе сөйләшәбез. Вак кына мәсьәләләр буенча да киңәшләшеп, эч серләрен сөйләп тора.  Гайсә дә абыйсы кебек чит илгә укырга китәргә җыена ахры. Әле беркөн генә, безгә әйтеп тә тормыйча, немец теленә өйрәтүче курсларга язылып кайткан. 

 

-- Киләчәктә, малайлар өйләнеп, оныклар тугач, аларның "хыялын оештыру"ны да үз кулыгызга алыр идегезме?

 

-- Алыр идем әлбәттә! Әмма киленнәр ничек була бит әле, әгәр алар миннән дә кыюрак булмаса... Хәер, киленнәрем дә иҗат кешеләре булыр инде. Муса, мәсәлән, хатынын башка өлкәдә эшләр дип күз алдына да китерә алмый. 

 

-- Гаиләгез ялларны ничек уздыра? 

 

-- Әйтсәң кеше ышанмас, Рөстәм белән 30 ел яшәп, икәү бергә бер кайда да ял иткән булмады. Ял итәсе килә, әлбәттә. Әмма вакыт табып булмый. Чит илгә барсак, гастрольгә генә барабыз. Рөстәмнең миннән башка ялга түгел,  туган авылына да кайтасы килми. Миңа әнисе итәгенә тагылган бала кебек бәйләнгән. Менә хәтта 60 яшьлек юбилеен да аерым гына концерт оештырып уздырырга теләмәде. “Синең юбилей, 30 ел бергә гомер итүне кертеп, гаилә бәйрәме итеп уздырсак кына” ди. Киләсе елның апрелендә юбилейларыбызны үз эченә алган зур концерт оештырырга исәпләп торабыз инде. 

 

-- Сезнең гаиләне күбрәк мәхәббәт берләштерәме, әллә инде иҗатмы?

 

-- Барысы да бергәдер инде.  Иҗатсыз мәхәббәт тумыйдыр, мәхәббәтсез иҗат  итеп булмый. 

 

 

 

 

1

                         

  

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10

 

11

 

 


Алсу КАСЫЙМОВА
Татарстан яшьләре
№ 42 | 08.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»