поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
02.09.2016 Шоу-бизнес

Илназ Гарипов өйләнергә сыер сава белә торган кыз эзли (ФОТО)

Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли бераз акыл керә башлаган бугай. Чөнки ул быелдан җитди итеп өйләнү, башлы-күзле булу турында сөйләнгәли башлаган. Хәер, Илназның үзенә пар эзләве тавыш-тынсыз гына үтмәгән. Узган сезонда Илназ берара Илсөя Бәдретдинова белән уртак концертлар ясап йөргәнгә, халык арасында: ”Болар арасында нидер бар”,– дигән сүзләр таралып алды.

Аннан, аны җырчы Айсылу Габдинова белән  дә “ярәштереп “алдылар. Тик ... Илназ һаман ялгыз һәм әлегә аның янында даими пар күренми бугай. Хәер,бу турыда җырчының үзенннән сораштык.



- Илназ, сине өйләнергә йөри дип сөйлиләр. Дөресме бу?

-Йөри дип... Вакыттыр инде.Гел шуның турында уйланам.Бигрәк тә  үзем киемнәремне үтүкләгәндә, мәсәлән (көлә). Ә җитди итеп әйткәндә, чыннан да бу яшьтә гаилә корасы килә. Быел утызга чыгам бит инде. Әнине, әбине оныклар белән дә сөендерәсе килә.

- Сезнең турында, бергә эшләгән Илсөя, Айсылу турында төрле сүзләр йөреп алды..

- Дөрес түгел.Эш буенча гына аралаштык. Аралашабыз. Айсылу Габдинова белән быел да бергә эшлибез. Безне берләштерүче - продюсерыбыз Илфак Шиһапов, бары шул гына.



- Булачак хатыныңны ниндирәк дип күз алдына китерәсең?

- Чибәрлеге  дә,зифалыгы да мөһим түгел. Иң төп нәрсә - мине аңлардай кеше булсын иде.

-Сез Казанда яшисез. Белүебезчә,авылга да еш кайтасыз. Сагындырамы туган авыл?
- Арча районындагы Хәсәншәех авылы малае мин. Яратам туган авылымны. Бакчалы, сыерлы, тузанлы басулы авыл якын миңа. Белмим, бәлки берәркайчан авылга кайтып яшәрмен дә: сыер асрап,бакча утыртып...

- Сыерны бит аны әле савырга да кирәк..
- Соң, мин бит сөттән ерак кеше түгел (көлә). Шактый гына “Вамин” системасында да эшләп алдым.

- Булачак хатының сыер сава белергә тиешме?
- Сыер сава белсә, әлбәттә, бик яхшы булыр иде.

- Булачак тормыш иптәшеңне кайда очратырмын дип уйлыйсың?
- Концертлардадыр инде… Быелга, сентябрдан тотынып бик күп концертлар планлаштырылган.Көн саен диярлек. Нигәдер күңелем дә шулай сизенә. Шуңа, быелгы гастрольләргә үземә тормыш иптәше эзләп чыгам диюдән дә курыкмыйм.



- Быелгы программаң ниндиерәк? Син бит искиткеч фокусчы да әле.Фокуслар буламы быелгы тамашада?
- Алары да була. Яңа җырлар да күп, шактые - үзем язган җырлар. Кыскасы - күңелсез булмаячак. Гастрольләрне 19 сентябрьдан  Балтачтан башлыйбыз. Аннан Арча, Саба, Кукмара, Сарман-Мөслим якларына китәм. 15 ноябрьдә Казанда филармония залында узачак. Аңа кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм чит төбәкләрдә  төбәкләрдә концертларым була.

- Әгәр шушы гастролләреңдә үзеңә тиң ярны тапсаң өйләнәсеңме?

- Әлбәттә.Туй үткәрү белән проблема булмастыр дип уйлыйм. Үзебез шуларны оештыру белән дә шөгыльләнәбез бит...(көлә)

- Яхшы.Эшегездә, иҗатыгызда,тормышыгызда уңышлар телибез сезгә.
- Рәхмәт!


---
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»