|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2016 Криминал
Мәскәүдә янган типография җитәкчеләре федераль эзләүгә игълан ителгәнМәскәүнең төньяк-көнчыгышында типографиянең ике җитәкчесе федераль эзләүгә игълан ителгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының башкала идарәсе вәкиле Юлия Иванова хәбәр итте. Бу хакта "Интерфакс" яза. Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлү өчен җаваплы "Печатный экспресс" типографиясе" ҖЧҖ генераль директоры Сергей Москвинга һәм баш инженер Антон Яцковка читтән торып гаепләү белдергән. Искәртеп үтик: 27 августта Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында типография булган янгында 17 кешенең гомере өзелгән. Кыргызстанның 14 гражданы һәм Россиянең 3 гражданы янгын корбаны булган. Һәлак булучыларның берсе бала көткән. Кыргызстанның өч гражданы Мәскәү хастаханәләрендә кала. Шулай ук укыгыз: Мәскәүнең бер типографиясендә чыккан янгында 17 хатын-кыз тереләй янып үлгән (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|