поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2016 Авыл

Авылыбыз куштаны Мәҗит ага Йосыповка Ачык хат, яки "Бездә кемгә яшәргә рәхәт?”

2016 елның мартында камышлылыларның инициатив төркеме район башлыгына хат язып, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесен эштән төшерүне һәм район башлыгының үзенең дә отставкага китүен таләп итә. Бу хатка уңай җавап ала алмагач, фермерлар исеменнән ”Гомумроссия Халык фронты” хәрәкәтенең өлкә бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Май аенда иҗтимагый оешма вәкилләре Камышлыга килеп, үзләренең тәкъдимнәрен әйтеп китәләр.

Көрәшнең башы бар. Ахыры булырмы?” дигән язмага өстәмә.
 
Ләкин инициатив төркем район башлыгын эшеннән төшерү идеясеннән баш тартмый һәм җирле сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, референдум уздыруны таләп итә.  Камышлыда туган бу низагны без, “Комсомольская правда” газетасы хезмәткәрләре дә, тикшереп карарга булдык.
 
- Җиде ел инде районда авыл хуҗалыгына игътибар бирелми, фермерларга эшләү өчен шартлар тудырылмый, - дип сөйли мөрәҗәгать язучыларның берсе Минәсгать Гыйниятов. - Район администрациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне “Бюджетта акча юк”! - дип кенә борып җибәрәләр. Ә үткән елда хөкүмәт биргән 30 миллион сум субсидияләр кая киткән? 250 мең сумы гына авыл хуҗалыгы ихтыяҗларына тотылган бит!
 
Ә җирле администрациядә бу низаг берничә кешенең мәнфәгатьләре кысрыклану нәтиҗәсе генә, дип саныйлар. Быел Камышлы районына килеп эшли башлаган инвестор - “СИНКО” компаниясе аларга комачаулаган күрәсең, диләр.
 
- Инвестор җир кишәрлекләре хуҗаларына ел саен 5 мең сум акча яисә 5 центнер ашлык бирергә, кирәк чакта шәхси хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә вәгъдә итә, - дип сөйли Камышлы районы башлыгы урынбасары Раил Шәкүров. - Җирле фермерлар җир пайлары өчен бу хәтле бирмиләр, уңышлы елларда да 2 - 3әр центнер ашлык кына бирә алалар.
 
Ә инвестор безнең районда үзенең аерым бүлеген ачып җибәрде, банкротка чыгарылган “Правда” колхозы җирләрен алып эшкәртә башлады, элеккеге колхозчыларга хезмәт хакы, ә җирле бюджетка салымнар түләп тора. Шуңа да җирле халык читтән килгән инвесторны яхшы каршы алды. Район администрациясе дә җирле фермерларның мәнфәгатьләренә зыян килмәсен өчен барысын да эшләде: фермерларны җыеп, район картасы тирәли утырып, кайсы җирләрне аларга калдырырга кирәклеген тикшердек. Хәзер инде инвестор түләгән хәтле акча яисә ашлык алып торырга теләгән  җир хуҗалары баш күтәрәләр...
 
Икенче сәбәбе дә бар. Район җитәкчелеге эшкуарларның күләгәдән чыгуын һәм хөкүмәткә салымнарны тулысынча түләп торуын таләп итә башлады. Бу кайберәүләргә ошамый, әлбәттә.
 
Аерым фермерлар керемнәрен күрсәтергә һәм салым түләп торырга ашыкмыйлар, ә менә бюджеттан субсидия алырга бик тә телиләр. Тик алай булмый шул. Канун буенча субсидияләр конкрет күрсәткечләребезгә карап бирелә, - дип сөйли районның финанс идарәсе җитәкчесе Руслан Сәлахов. -  Мәсәлән, күрше Исаклы районында быел җирле бюджетка 3,2 миллион сум салым түләргә җыеналар. Ә бездә бу сан 216 мең сум гына. Шулай булгач, авыл хуҗалыгын үстерү өчен акчаны кайдан алырга соң? Менә районга бирелгән субсидияләрне шуңа тотарга булыр иде, дип безне гаеплиләр. 2015 елда Камышлы районы бюджетына өлкә бюджетыннан эшебезне яхшырту өчен 10,5 миллион сум субсидия төште. Ләкин ул бит социаль даирәләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү өчен дә бирелде. Мин районның мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын хөкүмәт башлыгы куйган хезмәт хакыннан азрак түли алмыйм. Ун ярым миллионның 3,3 миллионы шуңа китте.
Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү өчен дә акча шуннан алынды. Ә авыл хуҗалыгы - ул керем китерә торган эшмәкәрлек булып санала. Аның хуҗалары хөкүмәттән субсидия алырга телиләр икән, димәк, билгеле кагыйдәләрне дә үтәргә тиешләр. Хәер, фермерларның күпчелеге андый ярдәмне даими рәвештә алып тора. Документлар җыярга, закон буенча эшләргә теләмәүчеләр генә читтә кала.
 
- Җирдә эшләүчеләргә ярдәм итү йөзеннән хөкүмәт 70 төрле программа булдырган, - дип сөйли районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Сергей Яхимович. - Бер гектар эшкәртелгән җир өчен дә, минераль ашламалар өчен дә, элиталы орлык сатып алу өчен дә, авыл хуҗалыгы техникасы алу өчен дә, бер литр җитештерелгән сөт өчен дә хөкүмәт акча биреп тора.
 
Теләге булган кешегә документларны җыярга да, дөрес итеп кирәкле кәгазьләрне тутырырга да ярдәм итәбез. 2012 елда, мәсәлән,  6 оешма һәм  25 фермер хуҗалыгы - 25,4 миллион, 2013 елда 3 оешма һәм 20 фермер хуҗалыгы - 16,2 миллион, 2014 елда 23 фермер - 16,3 миллион, 2015 елда 22 җитештерүче 11,6 миллион сумлык ярдәм ала алдылар. Бүгенге көндә районда 32 фермер хуҗалыгы теркәлгән булса, димәк, ел саен шуларның күпчелеге ярдәм алып тора.
 
Район бюджетыннан сөт җитештерүчеләргә ярдәм итәбез. Планда халыктан сөт җыюны оештыру һәм потребкооперация үстерү үзәге булдыру да каралган.
 
Низагка керүчеләр уртак тел таба алырлармы - анысын вакыт күрсәтер. Иң мөһиме, бу тавыш районның имиджына зыян китермәсә яхшы булыр иде. Болай да аз-азлап тамып торган инвестицияләрне һәм субсидияләрне бөтенләй туктатырлык булмасын, кечкенә райондагы бу гауга зурга китмәсен иде.
 
Лариса СТЕПАНОВА, “Комсомольская правда” газетасы хәбәрчесе.
 
РЕДАКЦИЯДӘН: “Бердәмлек” газетасы да бу гауга турындагы һәр яңа хәбәрне зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Тик әлегә фермерлар күтәргән бер генә проблемага да анык җавап бирелгәне юк. Район түрәләре һаман гаепне үзләреннән түгел, кайсыдыр башка урыннардан эзлиләр. Моның белән килешмәгән җирдә эшләүче авыл хуҗалыгы продукцисе җитештерүчеләрнең бер төркеме Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинга да мөрәҗәгать иткәннәр.
 
Без бүген, вәгъдә иткәнебезчә, “Бердәмлек”тә Иске Ярмәк авылы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Резеда ханым Кәлимуллинаның бу хактагы уй-фикерләрен дә укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.

Бу язмам белән борчыганым өчен авыл картларыннан алдан ук гафу үтенәм. Күңелегезгә авыр алмагыз, чөнки гомерем буе яраткан, ихтирам иткән кешеләрем сез, бабайлар, булдыгыз. 7 айда - әтисез, 3 яшьтә  - әнисез, 10 яшемдә әбисез калгач, мине бабам үстерде. Ул чакта аңа 75 яшь иде инде. Әле бала гына булсам да Аллаһы Тәгаләдән үзенә хәерле озын гомер сорый идем.
 
Бабам чыннан да озын гомерле булып, мине үстереп, укытып, ике баламны үстерергә ярдәм итеп, 90 яшендә генә бакыйлыкка күчте. 
Ирем Фәнис тә әле 6нчы сыйныфта укыганда ук әтисез кала. Аның белән үзебезнекеләрне дә, балалар йортыннан да тагын ике бала алып үстердек, өйләндердек, кияүгә бирдек. Дүрт оныгыбыз бар инде. Хәзер менә икебез дә 60нчы дистәне ваклап киләбез. Шулай булса да крестьян-фермер хуҗалыгыбызны оештырдык һәм үз җиребездә эшләп дөнья күрәбез. Гомер буе үз көчебез белән тапкан малларыбыз үзебезгә насыйп булсын иде.
 
Без тумышыбыз буенча совет чоры балалары. Хәзер кайберәүләр авызларыннан төкрекләрен чәчеп: “Шул вакытта без авыр тормышта яшәдек”, - диләр. Дөрес, авырлыклары да булгандыр, тик яхшы яклары да байтак иде. Нәрсә, хәзер авырлыклар юкмыни?
 
Без үскәндә авылда ике терлекчелек фермасы гөрләп эшләп торды, барыбызның да эшләргә эше бар иде. Шул вакытта: “Килер бер көн, бу фермалар таралыр, халык эшсез калыр, мәктәпләрдә укырга балалар калмас”, - дисәләр, моңа беркем дә ышанмас иде. 
Хәзер чыннан да авылларыбыз таралып бара, эш юк, яшьләр авылдан шәһәргә китә, ипотекаларга чумып, еллар буе шул бурычларны түләргә мәҗбүр булалар.
 
Без үскәндә урам тулы бала-чага чыр-чу килеп уйный идек. Ә хәзер тирә-юньдә тынлык. Кичләрен каршы яктагы йорт тәрәзәләренә карыйм да, исем китә. Күп өйләрдә ут юк, барсы да буш калган. Без үскәндә Кунак-бай дигән очта барлыгы 76 кеше яшәгән булса, хәзер 11 кеше генә калган. Шуларның икесе генә – ир-атлар. Иң яшь дигәне - Рәис абыйга да инде 80нәр тирәсе бардыр. Ә Миргасыйм абзыйга 88 тулып килә. Хатын-кызлардан да иң яшенә 70 тирәсе, ә олысына 81 яшь. Яшьләр, балалар бөтенләй юк.
 
Авылда калган, үз көнен үзе күргән, җирдә эшләп, мал асрап яшәгән яшьләрнең кадере юк. Хөкүмәтебез шундыйларга ярдәм йөзеннән йорт корырга дип тәгаенлаган акчаларны да безгә бирмиләр.
 
Тиздән трактор, комбайн йөртә белүче яшьләрне авылда шәм яктыртып эзләсәң дә табып булмаячак. Яшьләр булмагач, үзеннән-үзе балалар бакчалары да, мәктәпләр дә ябыла. Тиздән түрәләрне сайларга кемнәр барыр икән?
 
Без, элеккеге совет чоры балалары, ятим үссәк тә, эчкече дә, наркоман да булмадык, чөнки безне иң яхшы укытучылар гына укытты. Алар туры сүзле булырга, ялагайланмаска, кешегә авыр вакытта ярдәм кулы сузарга өйрәттеләр. Ә хәзер авылларыбызда күпме эчүче, күпме наркоман яши! Ата-аналары исән булып та ташланган ятим балалар саны елдан-ел арта бара. Безнең районда гына да асрамага алган ятим балалар 200ләптер, мөгаен.
 
Яңа матур мәчетләр салабыз. Тик авылда яшьләр калмаса, анда кем барыр да, кем намаз укыр икән? Мәчет бит ул музей түгел, аңа йозак элеп куеп булмый. Мәчет буш торырга тиеш түгел, югыйсә бәддога булып барыр ди.
 
Мин авылыбызда тагын бер мәчет төзергә каршы түгел, ике түгел, өч, дүрт булсын. Безнең бабайларыбыз динне кысрыклаган вакытта да намазларын ташламадылар. Мәчет булмаганда өйләргә җыелып укыйлар иде. Алар бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышаналар, табынырга түрәләре дә, хуҗалары да юк иде. Ә хәзерге түрәләр түбәтәйләрен кияләр дә, мәчеткә килеп, халыкны котлап, майлап-җайлап китәләр, матур вәгъдәләр бирәләр һәм шунда ук оныталар. 
 
Нишләтәсең, һәр чорның үз чире, үз кешеләре, үз түрәләре, үз законнары буладыр.
 
Хәзерге бабайлар советлар вакытында укып белем алган, шул чакта эшләгән кешеләр.
 
Заманалар үзгәргәч, партияләр дә үзгәрде һәм күбәеп китте. Тик түрәләрнең авызларыннан чыккан һәр сүзгә “әзер” дип әйтергә өйрәнгәннәрне үзгәртеп булмый шул инде. Элеккеге хакимияткә дә яраганнар, әле дә куштанланып ярарга тырышучылар җитәрлек.
Элек "дөреслек юк" диләр иде, ә хәзер "бездә демократия" диләр. Кайда икән соң ул? Әйтеп кара син берәр түрәгә аңа ошамаган сүзне. Шунда ук “кара исемлек”кә кертеп куячаклар. 
 
Җирле матбугат та күптән инде җирле түрәләрнең шәхси басмасына әверелде. Аның беренче битләрен карамасаң да ярый. Элек авыл һәм район җитәкчеләренең рәсемнәре сирәк кенә йә комбайнчылар, йә тракторчылар янында, йә ындыр табагында эшләүчеләр белән басыла иде. Ә хәзер алар район газетасының һәр санында диярлек зур эшләр башкарган кыяфәттә елмаеп басып торалар. Көлке, валлаһи!
 
Татар халкында: “Кем эшләми, шул ашамый”,  - дигән мәкаль бар бит. Хәзер авыл хуҗалыгында эшләүче кайбер түрәләр арт санын  кәнәфиеннән күтәрмәсә дә, ай саен кесә тутырып акча ала. Арабызда авыл җирендә яшәп, беркайдан да ярдәм көтмичә, элеккеге колхозлардан калган иске техниканы ямап, ремонтлап көн күрүчеләр дә байтак. Алары да барысына да эләкмәде әле. Иске техниканы да кредитка алып, муенга камыт киеп түләргә туры килә. Шулай да, көчебездән килгән кадәр тырышабыз, имана җирләрен арендага алып, чәчеп, көзен алынган уңыштан пай хуҗаларына түлибез. Күп түгел, түгелен, кулдан килгәнчә генә.
 
Сүземне тагын бер мәртәбә куштанланып, түрәләргә ярарга тырышып “Камышлы хәбәрләре”нә безгә, җирдә эшләүче фермерларга каршы яман сүзләр язган олы яшьтәге абзыйга – Мәҗит ага Йосыповка кабатлап әйтәсем килә: “Хәзер Советлар заманасы түгел, сез ул вакыттагы колхоз рәисе, безне аңлап та бетерә алмыйсыздыр. Кыр тулы ватык комбайннар (алар әле СССР таралгач та, 10 еллар чамасы шунда яттылар һәм аннан соң металлоломга китеп беттеләр), су урынына аккан ягулык заманалары күптән артта калды инде. Ул вакытта комбайннарны ремонтлап торасы да юк иде, кирәксә-кирәкмәсә дә яңалары кайта торды. Ә хәзер бөтенләй башкача: йә урларга, йә соңгы хәләл акчаңны кесәңнән чыгарып, барсы өчен дә түләргә кирәк.
 
Авылда калып, очын-очка ялгап яшәгән крестьяннардан көнләшмәгез, дияр идем. Аларның берсенә дә “портфель” дә, хакимият тә кирәкми, курыкмагыз. Инвесторлар вәгъдә иткәнчә, бездән дә һәр пай өчен 5 мең сум акча, 5 центнер икмәк түләтергә җыенасызмы? Үзләренең дүрт баласы өстенә асрамага тагын ике бала алып, 10 сыер савып, җир эшкәртеп көн күргән, яки тол калып үзенең ике баласы өстенә вафат булган туганының ике баласын тәрбиягә алып, бүгенге көндә 4 ятим бала караган, көнен төнгә ялгап җирдә эшләгән хатыннанмы?
 
 Яшьләргә ашарга да, йорт төзергә дә, бала үстереп, укытып, туйлар ясап яшәргә дә кирәк. Нигә соң сез балаларыгызны авылда калдырып, җиргә мәхәббәт уятмадыгыз? Әле дә соң түгел. Чумыгыз кредитка, сатыгыз чит ил машиналарыгызны, алыгыз техника, җир эшкәртегез, мал асрагыз. Моның өчен сезнең тәҗрибәгез бар. Бәлки, сез пай хуҗаларына күбрәк түләрсез? Моңа каршы: “Мин инде олы яшьтә”, - диярсез. Ә бит сезгә дә, безгә дә үрнәк булырлык 77 яшен тутырган Мидхәт абый Гатин бар. Ул яздан көзгә кадәр гел кырда. Аныкы белән безнең имана җирләребез янәшә – 30-40 гектарлар чамасы. Мидхәт абзый җирдә икмәген дә, печәнен дә үстерә, малын да асрый, оныкларын да җирне яратырга, эшләп ашарга өйрәтә. 
 
Сезгә, куштан абзыебызга, әйтәсе сүзем шул: әле бер нәрсә дә эшләп күрсәтмәгән инвесторны мактау үзе бер көлке бит. Бу тумаган тайның билен сындыру белән бер, минемчә.
 
“Эт күңеле бер сөяк”, - ди халык мәкале. Хәзерге түрәләр синең эшеңне килеп карау түгел, ничек кышны чыктың, нәрсә чәчтең, нәрсә урдың дип тә сорамыйлар. Ә үтенеч белән яннарына барсаң, бүлмәләреннән куып чыгарырга да тартынып тормыйлар. Түрәләргә сүз әйтә күрмәгез, тәнкыйтьне бер дә күтәрмиләр алар. Менә болары нәкъ хәзерге заман чирләре инде.
 
Эшнең нәрсәдә икәнен белми торып, түрәләргә ярарга тырышып, очны–очка  ялгап яшәгән мескен крестьянның өстеннән язу сезне бер дә зурламый, Мәҗит ага.
 
Сабыр итәргә, барсын да тирәнтен уйлап, яхшылап белешергә кирәк иде. Рәсемегезне газетаның беренче битенә куйдырып, чәчрәп чыгып, түрәләргә ярарга тырышмасагыз да була иде бит. Онытыгыз ул элеккеге начар гадәтләрегезне. Заманалар үзгәрде ич, мәчет – колхоз идарәсе түгел. Аллаһы Тәгалә юлына бас¬кансыз икән, “кушканнарны үтәп, тыелганыннан тыелып торыгыз”.
 
Һәркемнең зур байлыгы - якты нур белән тулган күңел байлыгыдыр ул. Бу дөньяда һәр эшләгән эшеңә ахирәттә җавап бирәсеңне сезгә аңлатырга кирәкми. Ак сакаллы, ихтирамга лаек¬лы бабайларыбыз, сезгә әйтәсе килгән сүзем шул: яшьләргә үрнәк булып яшәгез, күңелегез чиста, пакъ булсын.
 
Элек коммунистлар партиясе белдергәнчә: “Сез - безнең чорның акылы, намусы һәм вөҗданы булырга тиеш кешеләр”. 
 
Ә түрәләр килә тора, китә тора. Аларның барысына да ярап бетеп булмаячак. Кызганыч ки, йомшак кәнәфигә утыргач та, күбесе биргән вәгъдәләрен бик тиз оныта шул. Ә мескен крестьян нишләсен, җиде кат маңгай тирен сыпырып ала да, эшли дә эшли генә. Җырда җырлаганча: 
Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк,
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк, - дип җырларга гына кала.
 
Иске Ярмәк авылы тарихының чишмә башында торган Ярмәк (Ярмөхәммәт) бабабыз чукындыру сәясәтенә буйсынмаганы һәм чукынмаганы өчен байлыгыннан, җир биләмәләреннән мәхрүм ителеп, авылдан куылганда: “Җәмәгать, бу җирләрне банк аша ничек тә сатып алыгыз. Киләчәктә җирле булып, аны кадерләп саклап яшәгез”, - дип әйткән сүзләре барыбыз өчен дә аның изге васыяте булсын иде.
 
Резеда КӘЛИМУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылының крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Камышлы районы.

Резеда КӘЛИМУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 03.09.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»