поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
31.08.2016 Юмор

Акчаң гына булсын...

Хәзер, мин сиңа әйтим, кибетләрдә җаның ни тели — шул бар. Хәтта күгәрчен сөте дә саталар. Акчаң гына булсын. Ә төрле хезмәт күрсәтү турында сөйләп торасы да юк. Радио, телевизор, сәгать төзәттерү, өч бөртек йоны булган тунны, майлы тәбикмәк тиеп тапланган чалбарны тазарттырып алу турында сүз куертмыйм мин. Сүзем яңа, заманча хезмәтләр күрсәтү турында иде.

Хатын Кырымга ялга киткәч, мин дә рәхәтләнеп ял иттем малай. Эштән кайтам да ашап-эчеп телевизор карап ятам. Егерме көндә аш бүлмәсе пычрак табак-савыт белән тулды. Ул юылмаган кер, идән турында әйтеп торасы түгел.

Бушлай таратылучы рек­лама гәзите алып «Бер сәгатьлек хатын» фирмасына шалтыраткан идем, унбиш-егерме минуттан бер мөлаем гына кыз чүпрәк-чиләкләрен тотып килеп тә керде. Фатирны карап чыкты да: «Аңлашылды», – дип, эшкә дә тотынды. Мин кибеткә сырага чыгып кергәнче, өйне ялт иттергән. Бакчага баргач чүп савытына ыргытырмын әле дип йөргән иске ботинканы да кремлап, тазартып куйган бу. Акчаң гына булсын.

Хатын иртәгә кайта дигән көнне «Бер сәгатьлек ир» фирмасына шалтыратып, оста куллы ир чакырдым. Пеләш башлы, аз сүзле ир, юри сәгатькә карап тордым, кырык сигез минут ярымда чалшайган балкон ишеген төзәтте, торбаларны тазартып, суы агып утыр­ган унитазны көйләп, мең тәңкәне кесәсенә салып чыгып та китте. Күрми дә калганмын, теге адәм өйдәге янмаган лампочкаларны да алмаштырган икән.

Хатынның шатлыгын күрсәгез. «Тик ятмагансың, бөтен җирне җыештыргансың. Хәтта яңа лампочкалар куйгансың», – дип мине мактый. Мин Берлинны алган солдат кебек кукраеп торам.
Әлбәттә, мин аңа интернеттан гына заказ биреп итальяннар пиццасы ашап, сыра эчеп ятуымны әйтмәдем. Белсә, асып кына куя бит инде.

Бер көнне әлеге дә бая­гы шул интернетта казынып утырганда, бер бик кызыклы игъланга юлыктым. Бер язу­чы, өч кисәктән торган зур романын язып бетерү өчен, каләм тибрәтә белүче өч кеше эзли. Акча түлим дигән.

— Син электр энергиясенә түләү өчен квитанцияне дә тутыра белмәгән, дүрт хәрефле сүздә алты хата ясаган бәндәне кем роман язарга кушсын, юләр, — дип, хатын минем ниятемә каршы төште. Бармадым теге язучы янына. Бераздан аның «негрлар»ы язган романы кибетләрдә сатуга чыкты. Һи-и, хәзер акчаң гына булсын...

Бер көнне гәзиттә билгеле рәссамның чираттагы иҗат җимешен төгәлләп кую өчен ярдәмчеләр кирәк булу турында игъланга тап булдым.

— Юләрләнмә инде, — дип, хатын тагын каршы төшеп маташа. — Синең пумала тотып бакча коймасын да буяганың юк бит...
Аның бу сүзләренә игътибар итеп тормадым, киттем. Барып кердем рәссамның иҗат остаханәсенә. Анда ике студент киндергә төшерелгән өчпочмакларны буяп булашалар. Йөзен сакал-мыек баскан, зур корсаклы рәссам үзе кофе эчеп утыра.
— Сез миңа ярдәмгә игълан буенча килдегезме? — ди миңа мөрәҗәгать итеп.
— Әйе...
Миңа пумала, буяу биреп, бер өчпочмакны зәңгәр төскә буярга кушты. Минем янда теге ике студент та «иҗат итәләр». Ике сәгать дигәндә, эшне төгәлләдек.
— Ну, просто супер булды бит бу! — дип, рәссам картинаның аскы өлешенә сары буяу белән автографын куйды. Автографны картинаның кайсы ягы асты, кайсы өсте икәнен белү өчен шулай куялар икән. Безгә, санап, бишәр йөз тәңкә акча тоттырды.

— Бу картинаны иртәгә килеп алалар. Киләсе атнага заказ бар. Квадратлар эшлибез, чакырырмын,— дип озатып калды.
Акчаң гына булсын... Хәзер үзеңә рәсем төшереп утырасы да юк. Автографыңны гына куясы кала.

Бүген дә бер кызыклы игълан укыдым бит әле, мин сиңа әйтим. Шәһәребездә бер бик кирәкле фирма ачылган. Яшерен-батырын түгел бит инде, беребез дә чиратта торырга яратмыйбыз. Шушы фирмага мөрәҗәгать итеп, сәгатенә биш йөз тәңкә түлисең дә, аннан хезмәткәр килеп синең өчен чиратта тора. Паспортка мөһер суктырган җирдәме, кибеттә сөт алыргамы, мунчада җылы су артыннанмы, маршрут автобусы көткәндәме — үзең иренсәң яисә вакытың булмаса, фирмага мөрәҗәгать ит. Акчаң гына булсын...

Мин дә мөрәҗәгать итәргә булдым... эш сорап. Эшсез өйдә яту ялкытты. Күрсәтелгән адрес буенча эзләп таптым теге фирманы. Ләкин ишек төбеннән үк чират. Эшкә керергә теләүчеләр чиратка тезелгән. Дөресрәге, башка кеше урынына чиратта тору өчен чират.
— Вакансияләр чикле икән, улым. Азрак төртсәң — эшкә бик җиңел алалар, имеш, — диде чиратның иң очында учына акча йомарлаган карчык.— Акчаң гына булсын...


Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 29.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»