поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.08.2016 Мәдәният

Илнар Шәрәфетдинов: «Күңел спортка да, җырга да тарта» (ФОТО)

Күп кенә танылган җырчыларның интернет-сәхифәләрендә Илнар Шәрәфетдиновның акустик җырлары урын алган. Көчле, профессиональ тавыш белән танылган җырларны башкаручы егетнең популярлыгы интернет-канал аша арта гына. Гимнастик күнегүләре күпләрне гәҗәпләнеп карарга мәҗбүр итә.

Башкортстан якларында  иҗат итүче  яшь җырчының гаиләсе дә моңлы: әтисе баянда оста уйный, әнисе дә, апасы да бию белән шөгыльләнгәннәр. Илнарның сүзләре буенча, гаилә мохите аны музыкаль яктан баетучы, рухи хәзинәсенә зур йогынты салучы көч. Өч яшендә үк Салават Фәтхетдинов репертуарыннан “Туган көн” җырын көйләп йөрүче Илнар Шәрәфетдинов бүгенге көндә Уфа сәнгать көллиятендә һәм Башкорт дәүләт университетында белем ала.

— Илнар, синең интернетта үз каналың бар, видеоларыңны шунда урнаштырып барасың. Канал популярлаша, кулланучылар нинди фикерләр, нинди тәкъдимнәр язалар? Бәлки бик кызыклы очраклар да булгандыр?
— Кулланучылар бары яхшы, нигезле фикерләр белән бүлешәләр һәм мин моңа бит шат. Тәкъдимнәргә килгәндә, һәрберсе үзенчәлекле. Мәсәлән, кемдер гитара белән генә чикләнеп калмаска, ә башка уен коралларын да үзләштерүне тели, кемдер үзләренең яраткан җырларын минем тарафтан башкаруны көтә. Фикерләр төрле, алар булганда иҗат итәсе килә.
— Ни өчен бары видео форматын сайладың? Бәлки җырларны профессиональ студиядә яздырырга вакыт җиткәндер?
— Иң беренче чиратта ул минем өчен уңайлы, чөнки төшерү вакытын үзем билгелим һәм халык белән үземне кызыксындырган шөгыльләр белән уртаклаша алам. Җырларны профессиональ студиядә яздыру турында уйлар бар, әмма укуым тыгыз булу сәбәпле җитешә алмыйм, чөнки һәр эш үзенә җитди караш таләп итә.
— Кайбер җырларның синең башкаруыңдагы акустик версиясе күпкә яхшырак та килеп чыга. Алга таба бәлки җанлы музыкаль кичә оештырырсың? Андый формат популярлаша бара бит хәзер.
— 2013 елда Нефтекама шәһәрендә халыкара «Дуслык моңы» бәйгесендә гран-при яулап автомобиль белән бүләкләндем. Шул уңайдан район мәдәният йорты белән берләшеп туган авылымда иҗади кичәм узды. Үземә дә, тамашачыларга да ошады. Киләчәктә тагын да шундый чараларның күбрәк булуын телим. Иҗади яктан үзеңне үстерүгә зур адым мондый очрашулар.
— Гадәттә син гитара белән чыгыш ясыйсың. Кайчан беренче тапкыр гитараны кулыңа алдың? Башка уен коралларында уйныйсыңмы?
— Гитарада уйнарга хыялым электән үк бар иде. Бигрәк тә бу уен коралының тере тавышын ишеткәч кызыксынуым артты. Минем сөенечкә, 16 яшь тулуга әтием гитара бүләк итте, шул вакыттан бу уен коралының уйнау ысулларына төшенә башладым, әле дә дәвам итәм. Гитарадан тыш баян һәм фортепианода уйнаштырып алам.
— Син физик яктан үз өстеңдә ныгытып шөгыльләнәсең. Профессиональ спортчы булып китү теләге тумадымы? Гомүмән, каян башланды спорт белән мавыгуың?
— Балачактан ук спортка кызыксынуым бар иде. Биш яшемдә апам белән бергә дзюдо түгәрәгенә йөрдек. Спортка тартылу шулай ук әтием аша килгән. Ул һәрвакыт үз өстендә эшли, спорт уеннарыннан читтә калмый, футбол, волейбол, көрәшне үз итә. Ә инде урам гимнастикасы белән шөгыльләнүгә этәргеч булып Youtube видеохостингы торды. 2011 елда Михаил Баратов бастырган видеоязмаларга юлыктым. Турникта ул эшләгән күнегүләр мине шаккаттырды. Үзем дә шуннан кызыксынып, физик яктан үз көчләремне үстерә башладым.
— Синең видеодәресләргә таянып башкалар да спортка тартыла башлады дисәк була, чөнки кызыксынып язалар, сорыйлар. Үзеңнең берәр түгәрәк оештырасың килмиме, әйтик балалар белән?
— Мәктәп ишегалдында турникта шөгыльләнүче малайлар саны арта. Мин моңа бик шат. Күнекмә вакытында сораулар туа һәм мин туплаган тәҗрибәм белән һәрвакыт бүлешергә әзер.
— Музыка, спорттан кала сине ниләр кызыксындыра?
— Спорт һәм музыка минем өчен мөһим. Алардан тыш әдәбият белән мавыгам. Алтынчы сыйныфта классташлар белән бергә мавыгып «Гарри Поттер һәм серле бүлмә» романын кулдан-кулга йөртеп укып чыктык. Джоан Роулингның «Гарри Поттер» романнар сериясы белән тулысынча таныштым. Татар әдәбиятына килгәндә, Габдулла Тукайның әсәрләрен яратып укыйм, өйрәнәм. 11 сыйныфта укыганда «Тукай моңнары» бәйгесендә «Шүрәле» әкиятен инглиз телендә укып 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Рус әдәбиятыннән Лев Толстойның «Война и мир» роман-эпопеясын яратып укыдым.
— Синең тавыш куелган, музыкаль яктан үз өстеңдә эшләгәнлеген күренә. Ничә яшьтән җырлыйсың? Кайсы укытучылар белән шөгыльләндең?
— Өч яшьтән җырлый башлаганмын. Әнием кечкенә чагымнан ук матур җырлар сайлап, шуларны өйрәтеп бәйгеләргә әзерләп торды. Бүгенге көндә тәҗрибәле укытучыларым бар, академик вокал бүлегендә белем алам.
— Әлегә, белүемчә, син бары танылган эстрада җырларын, ретро җырларны башкарасың. Бары үзең өчен җырлар яздыртмадыңмы?
— Махсус үзем өчен яздырган җырлар әлеге вакытта юк.
— Кайсы җырчының иҗатын хөрмәт итәсең? Бәлки өлге булырлык җырчылар да бардыр?
— Мөслим Магамаев, Хәйдәр Бигичев, Юрий Антонов башкаруындагы җырларны бик яратып тыңлыйм.
— Кайсы музыкаль бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаштың?
— Бәйгеләрдә, җыр фестивальләрендә  актив катнашам. Республика күләмендә үткәрелгән «Язгы тамчылар», бөтенроссия «Сәләт канатларында», халыкара «Дуслык моңы» бәйгеләрендә гран-при яулап алдым.
— Сәхнәдә сиңа игътибар итеп хезмәттәшлек тәкъдим итүче җырчылар, продюссерлар булдымы? Әллә зур сәхнәгә үз көчләрең белән күтәрелергә телисеңме?
— Казанда урнашкан продюссерлык үзәкләреннән тәкъдимнәр килә, ләкин укуым тыгыз булу сәбәпле, продюссерлар белән эш алып бару мөмкинлеге әлеге юк.
— Алга таба иҗади яктан нинди планнар?  Бәлки инде зур сәхнәгә чыгарга вакыт җиткәндер?
— Каналымны үстерү өстендә эшлим, аны сыйфатлы, кызыклы һәм шул ук вакытта мәгънәле контент белән тулыландырып, караучыларымны шатландырырга телим. Иҗади яктан үземне ачарга күп көч куярга кирәк.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 29.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»