|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2016 Авыл
Районның атаклы җитәкчесеНәкъ бүген, 26 августта, чын мәгънәсендә Нижгар татар җәмәгатьчелегенең аксакалы булган Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов үзенең олуг бәйрәмен, олы игътибарга һәм хөрмәткә лаек булган юбилеен – 70 нче туган көнен билгеләп үтә. Ул 1979 елдан алып, 2010 елга кадәр туган авылы Мәдәнә колхозы белән уңышлы җитәкчелек итә. Аннары 2005 елдан алып, биш ел дәвамында Кызыл Октябрь районының Земство җыены рәисе булып тора. Бүген Гаяр Абдрахманович Нижгар татарлары конгрессы белән идарә итә. Ул кайда гына эшләсә дә, нинди генә иҗтимагый тормышта кайнаса да, үтә катлаулы милли хәрәкәткә алынса да, үзен уңышлы җитәкче, оста оештыручы итеп күрсәтә ала. - Бу изге хезмәтне башкаруда безгә нык булышкан, тарихи идея тәкъдим иткән Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат фаттаховка, җирле район администрациясе башлыгы Халит Сөләймановка, ярдәм кулы сузган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, өлкә губернаторы Валерий Шанцевка зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Урында сыйфатлы итеп һәм чикләнгән срокта әзерлек эшләрен башкарган “Универсал” төзү компаниясе җитәкчесе Равил Садековның да оештыру сәләтен һәм профессиональлеген билгеләп үтәсе кирәк, - диде Гаяр Абдрахманович, халкыбыз файдасына башкарган мөһим эшләре турында сорашкач. Билгеле, хөрмәтле юбилярыбызның иҗтимагый эшчәнлегендә, Нижгар татарлары Конгрессы рәисе вазифасында кылган игелекле эшләре шуның белән генә чикләнми. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, рухи тормышыбызны күз алда тотып, төбәгебез имамнары белән бер өстәл артында дини-агарту эшләре турында сөйләшү дә, Уразавыл сабан туена Татарстаннан артистлар чакырту да, милли районның мәдәни тормышы тарихында беренче тапкыр зур иттереп “Битва хоров” фестивале оештыру да, Уразавыл паркында “Батырлар аллеясе” булдыру да, районда яшәүче мохтаҗларга ярдәм итү дә, мәркәзебез Казан белән элемтәләрне ныгыту да, өлкә автономиясе, “Туган як” үзәге һәм Диния нәзарәте белән дустанә мөнәсәбәттә тору да Гаяр Абдрахмановичның иҗтимагый тормышыбызга эчкерсез куйган хезмәт нәтиҗәсе. Безнең бүгенге кадерле юбилярыбызның төп хезмәт юлы, билгеләп үткәнебезчә, туган авылы Мәдәнә колхозында узган. Ул 31 ел дәвамында аның алыштыргысыз рәисе булып торган. Шул дәвердә авыл халкы өчен зур эшләр башкарган, колхозның материаль базасын шактый ныгыткан, халыкка яңа йортлар төзергә нык булышкан. Нәкъ Гаяр Абдрахманович инициативасы белән һәм аның җитәкчелегендә авылда иң беренчеләрдән булып үзәк суүткәргеч төзелә, балалар бакчасы булдырыла, мәктәпкә капиталь ремонт ясала, урамнарга асфальт юллар салына, районда табигый газ ярдәмендә эшли торган бердәнбер иген киптергеч кайгыртыла, авыл халкы радиоэлемтә белән куллана башлый. Ул чактагы шушы замана казанышын карарга өлкә губернаторы Иван Скляров шәхсән үзе Мәдәнәгә килә. - Ул вакытта колхозларга хөкүмәттән зур ярдәм күрсәтелә иде. Хуҗалык һәм халык файдасына аны дөрес кулланган очракта, колхозларыбызда һәм авылларыбызда тормыш тулы куәтенә кайнады, җир кешесенең яшәү шартлары һәм көнкүреш уңайлыклары шактый үсте. Яшьләр, бүгенгедәй, эш эзләп Мәскәүгә чапмады, ә туган җирендә хезмәт итеп, гаилә корды, нәсел тамырын ныгытты. Теләгән кеше колхозда эш тапты, лаеклы хезмәт хакы алды. Бүгенге чынбарлыктан чыгып карасаң, искитмәле хәл бит: узган гасырның 1980 нче елларында Мәдәнә колхозында мөгезле эре терлек саны 2200 баш иде, шуларның 650сен савым көтүе тәшкил итте. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 4000 килограмм сөт алдык. Игенне 6-8 мең тонна күләмендә җитештерә идек. Техник паркыбызда 40 берәмлек трактор, 30 автомобиль һәм 18 комбайн сафта торды, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Гаяр ага Хәсәнов. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгына куйган изге һәм намуслы хезмәте өчен “Хөрмәт билгесе” орденына да лаек була безнең юбилярыбыз, Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины исеме дә аңа бирелә, милли район хакимияте тарафыннан өлкәбезнең атказанган ветераны исеменә дә тәкъдим ителгән. Ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзкуллап Гаяр Абдрахмановичка Рәхмәт хаты тапшырды һәм халкыбыз файдасына куйган хезмәтен югары бәяләде. Хөрмәтле юбилярыбызның үткән хезмәт юлы, чынлап та, сокланырлык һәм горурланырлык. Ул бит дәүләт һәм иҗтимагый хезмәтне берләштереп, көнне төнгә ялгап озак еллар эшләсә дә, гаиләсен дә онытып куймаган. Бүген аның өч улы да югары белемле белгечләр буларак, Мәскәүдә җаваплы урыннарда әтиләре төсле намус белән хезмәт итеп киләләр, үрнәк гаилә башлыклары булып торалар.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ |
Иң күп укылган
|