поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2016 Авыл

Совет Нурлатында - авыл бәйрәме (ФОТО)

Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар турында бик күп яздык инде. Алар туган авылларына җан өрергә тырышып, анда парк утыртырга һәм шунда Сабан туен үткәрүне гадәткә кертергә телиләр. Авыл уртасыннан агучы елга бөтенләй саекканга күрә, янгыннан саклану максатында булса да, буа буарга хыялланалар.

Ә шушы көннәрдә булачак парк урынында үз куллары белән Совет Нурлатын булдырган фидакарь хезмәт ияләренең тир түгеп эшләгән эшенә һәйкәл куйдылар. 20 августта аны ачу  тантанасы үтте. Шул ук көнне авыл мәктәбенең 45 еллык юбилее да үткәрелде.

Туган авылкаем мине каршы
                                       алса,
Кайтыр идем әллә
                               кайлардан.
Чирәменә ятып елар идем,
Суын эчәр идем коелардан.

Бәйрәм көнне Совет Нурлатына җыелган халык арасында карты да, яше дә, күптән авылга кайтмаган читтә яшәүче авылдашлар дә күп иде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Самара татарларының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин, Уфадан Бөтенроссия татар авыллары оешмасы советы әгъзасы Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та бар иде.

Кунаклар авылның ике мәчетен дә карап, аларның эшчәнлеге белән танышып үттеләр, аннан соң быел үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтүче мәктәпкә юл тоттылар.

Кунаклар чиста, пөхтә, күптән түгел генә ремонт эшләре тәмамланган уку йортын карап чыккач, аның директоры Марат Фәттах улы Мәүлетов мәктәпнең  тарихы һәм бүгенге көнкүреше турында сөйләп үтте:
- Мәктәбебез 45 ел элек салынган иде. Ул чакларда авылда яшьләр күп иде. Балалар саны күбәеп, бер мәктәпкә генә сыймый башлагач, тагын бер бина  төзелде. Аллаһы боерып, уку йортын саклап кала алсак, биш елдан соң аның 50 еллыгын зурлап үткәрергә ниятлибез. Бүгенге бәйрәмгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар кайтты. Алар иртән-иртүк үзләренең сыйныф бүлмәләрендә укытучылары белән очраштылар

Кызганычка, бүген биредә нибары 23 укучы гына белем ала. Районыбызда бердәнбер татар мәктәбе булганлыктан, балаларыбызны чит авылга җибәрмичә, бер бинада - башлангыч, икенчесендә урта сыйныф укучыларына белем бирәбез. Ә 10 - 11 сыйныф укучылары күрше Озерка авылына йөреп укыйлар.

Үзегез күрәсез, мәктәбебезгә ремонт та ясала, компьютерлар һәм  җиһазлар белән дә тәэмин ителеп тора, интернет та кертелде, укучыларга китаплар да бушлай бирелә, - диде ул.

- Мәктәбегез нур сибеп тора. Аның киләчәгенә балта чапмасыннар, сакланып калсын иде. Укучыларыгызның саны артып, 50 еллык юбилееегызны гөрләтеп үткәрергә язсын, — дип мөфти дә теләкләрен җиткерде.

Шәүкәт әфәнде Ильмухин  мәктәп фондына һәм мөхтәрәм кунакларга җирле тарихчы Минсалих Әюповның «Түбән Норлат авылы сәхифәләре» дип аталган китабын бүләк итте. Совет Нурлаты авылын булдыручылар 13 чакрым ераклыктагы шушы Түбән Норлаттан (Татарстан Республикасына керә) килеп урнашканнар икән. Авыл атамасының үзенчәлеге шунда: күченүчеләр Совет дәүләте биргән җиргә үзләре аерылып чыккан авыл исемен дә ялгап, аны мәңгеләштерергә тырышканнар.

Бәйрәм һәйкәл янында дәвам итте. Мөхтәрәм кунаклар һәм чараны оештыручылар сәхнәгә күтәрелеп, авыл халкын һәйкәл ачылуы һәм мәктәпнең 45 еллыгы белән тәбрикләделәр. Күбесе татар авылларының телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклау учаклары, милли мирасыбыз чыганаклары булып торуын ассызыклап үттеләр, Совет Нурлаты авылын саклап калу буенча борчулары белән уртаклаштылар.

Оештыручылар сәхнәгә бу көнне ачылган һәйкәл эскизын ясаучы мәктәп укучысы Рияз Маннаповны дәшеп алдылар һәм олы рәхмәтләрен белдерделәр.

- Сабанга һәйкәл куеп, бабаларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлек калдырасыбыз килде. Без мәктәп укучылары арасында һәйкәл эскизын ясау буенча бәйге игълан иткәч, нәкъ шушы Риязның рәсеме иң яхшысы дип табылды һәм шуңа таянып эш иттек. Шулай итеп Рияз Маннанов үзенең исемен дә мәңгеләштерде, чөнки һәйкәлгә безнең исемнәр белән беррәттән аның исем-фамилиясе дә язылды, — дип сөйләде Минҗәүдәт әфәнде Ильмухин.

Рәсми чыгышлардан соң Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылыннан килгән данлыклы “Ахирәтләр” фольклор ансамбле  күңелле җырлары, фольклор күренешләре белән мәйданга җыелган халыкның алкышларын кабул итте. Ансамбльнең җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов үзе дә җырлады, Фән Вәлиәхмәтовның чыгышын да халык бик яратып каршы алды.

Бу көнне абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннарның әниләре Әминә апага - 73 яшь тулган икән. Башка бик күп авылдашларның туган көннәре-юбилейлары булуы да ачыкланды. Барсына да җылы сүзләр, изге теләкләр әйтелде, артистлар тарафыннан моңлы җырлар бүләк ителде.

Бәйрәм тәмамланса да, халыкның тиз генә тараласы килмәде. Кочаклашып, сөйләшеп туя алмаган кешеләрнең күзләре шатлык яшьләре белән тулы иде. Авылдашлар сөйләшә-сөйләшә, оештыручыларга рәхмәтләр укый-укый бу шатлыклы мизгелләрне мөмкин кадәр озак дәвам итәргә тырыштылар.

Авыл бәйрәме зиратка барып әрвахларга дога кылу белән тәмамланды. Ә кичен яшьләр һәйкәл янында дискотека да оештырдылар.

Эскиз ясаучы Рияз МАННАПОВ (сулдан уңга), Шәүкәт ИЛЬМУХИН, Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИН, мәктәп директоры Марат МӘҮЛЕТОВ һәм Минҗәүдәт ИЛЬМУХИН.


Автор фотосурәтләре.
 


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»