поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.10.2009 Җәмгыять

ТҮРӘЛӘРГӘ ҮЧ ИТЕП

Армиядә ул 1932 елдан бирле, әмма ветеран исемен 2005 елда гына алган.

Шушы көннәрдә "Беренче канал" яңалыкларында: "Түрәләрнең формализмы аркасында Бөек Ватан сугышы ветераннары әле дә җимерелергә җиткән йортларда яши", – дип сөйләделәр. Телгә алынган ветераннарның берсе – Мөслим районында туып үскән Сәгыйдулла Хәсән улы Нәбиуллин – бүген Зәйдә, кызының йортында көн күрә. Яңалыкларда әйтелгәнчә, 99 яшьлек карт торак шартларын яхшырту һәм машина турында хыялланмаган да. Моңа кадәр 60 ел буе Нәбиуллинны сатлыкҗан дип йөрткәннәр. Ул башкалар кебек үк сугышка киткән. Ләкин 1941 елдан сугышның ахырына кадәр әсирлектә булган. "Аңа һәрвакыт, сугышта катнашмагансың, дип әйтәләр иде, әсир булуын да гел исенә төшереп тордылар, – дип сөйли кызы Гөлҗиһан Самошкина. – Гомер буе мыскыл иттеләр. Урамда аңа таш ыргытучылар да бар иде".

 

"Беркем дә онытылмаган" дигән шигарьгә тап булган саен сәясәтчеләр, түрәләр һәм хәтта ветераннарның да күзгә карап алдауларына хәйран калам. Бу сүзләр шулкадәр еш кабатлана ки, әйтерсең аларның чын мәгънәсен махсус рәвештә оныттырырга телиләр. Сугыш елларында бер гаепсезгә җәзага тартылган, сугыштан соң да нахакка рәнҗетелгән йөз меңләгән Ватан сакчысына яхшы исемнәрен кире кайтармаган килеш, "беркем дә онытылмаган" дияргә хакыбыз бармы соң? Без бит исән ветераннарны да лаеклы пенсия белән тәэмин итә алмыйбыз! Дошман әсирлегендә исән калган өчен алар яхшы атларыннан да, дәүләт пособиеләреннән дә мәхрүм.

 

Моңа Татарстанда гына да йөзләгән мисал китерергә була. Сәгыйдулла Нәбиуллин фашист әсирлегенең бар ачысын татыган, совет фильтрация лагереның түбәнсетүләрен кичергән, НКВД тикшерүчеләре һәм район военкоматы хезмәткәрләренең кимсетүләренә түзгән. Һәм барысына да үч итеп яшәгән!

 

Картның хәрби хезмәттә һәм әсирлектә булуын раслаучы документлар юклыкны сәбәп итеп, Мөслим районы хәрби комиссариаты аңа ветеран пенсиясен исәпләүдән баш тарта. Ветеранның туганнары һәм бу юлларның авторы күпме генә сораса да, хәрби комиссар архивка үтенечне 2005 елның 22 апрелендә генә юллады. Россиядә тиешле закон кабул ителеп ун ел узгач, ниһаять, ветеранга лаеклы пенсия түли башладылар.

 

Мөслим район военкоматында исә Нәбиуллинның Татарстан Милли архивында 21378 нче номер астында сакланучы шәхси эшендә теркәлгән, аның армиядә һәм немец әсирлегендә булуын раслаучы документларны бар дип тә белмәделәр. Югыйсә шул кәгазьләрдә ап-ачык күрсәтелгән: Сәгыйдулла Нәбиуллин 1932 елның февраленнән Эчке эшләр министрлыгының Иркутск полкында хезмәт иткән, 1939 елдан Фин сугышында катнашкан. Көч-хәл белән өенә кайтып җитүгә, 1941 елда кабат фронтка чакыртылган. 1941 елның 10 сентябрендә Калинин фронтында әсирлеккә төшкән. Балтыйк буе һәм Германиядә хәрби әсирләр өчен лагерьларда булган. Шаһитларның, аерым алганда Нәбиуллин белән әсирлектә булган Ворошилов районы суд исполнителе И.Авзаловның күрсәтмәсе дә бар. Ул Сәгыйдулланың әсирлектә үзен чын ир-егетләрчә тотуын, дусларына качарга ярдәм итүен дә әйткән.

 

Тик сатлыкҗаннар арасында Нәбиуллин белән бер фамилиядәге Бадыйк атлы кеше булган. Менә шушы факт шикләнергә урын калдырган да инде. Нахак җәзадан Сәгыйдулланы бәхетле очрак кына коткарып калган: полицай кулсыз булган икән бит! Сәгыйдулла аганың гаиләсе тиешле документларның нөсхәсен берничә мәртәбә тапшырып карый. Ләкин һәр очракта дорфалыкка һәм аяк чалуларга гына юлыга. Ветеранга карата президент указының төп принцибы бозыла. Мөслим военкомы, кеше үлгәч, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителер, дип өметләнгән, күрәсең.

 

Тик әлеге мәсьәлә бөтен ветераннар үлеп беткәч тә дәүләт чиновниклары намусында сүзсез шелтә булып эленеп торачак әле. Сүз эшнең матди ягы турында гына түгел. Әхлак принциплары хакында да онытмаска кирәк. Намусын пычратмаган барлык әсирләрне дә ветеран дип тану – һәр дәүләт хезмәткәренең бурычы. Бу – закон, хәрби комиссар өчен бигрәк тә.

 

Ветераннарга да, аларның туганнарына да "үлемтек өчен" дип җыела торган пенсия мөһим түгел, аларга намуслы исемнәре кадерле. Амнистия турындагы белешмә кәгазе урынына алар сугыш ветераны таныклыгы һәм лаеклы бүләкләр алырга тиеш. Шулай булмый икән, дәүләт кануннарының бер тиенгә дә кирәге юк. Алар салют һәм мемориаллар рәвешендә миллиард сумнарны җилгә очыра, ә Ватан сакчыларына тиешле бурычларын кайтармый.

 

Сәгыйдулла Нәбиуллинның кызы язган хат:

 

"Әтием сигез яшендә тома ятим калган була. Алар ике малай, ике кыз үсәләр. Иң зурысына 12 яшь була, туганнарын ул тәрбияли дә инде. 1928 елда әти Мәскәүдә эшли. Шуннан аны армиягә алалар. Фин сугышында катнаша. 1941 елда туган йортына кайтып та җитә алмый, фронтка чакырталар. Ул чаңгычы, пулеметчы һәм мәргән була. 1941 елда әсирлеккә эләгә. Әти, әсирләрне бер лагерьдан икенчесенә күчергәндә, түбә саламында ике дустын күмеп калдыруы турында сөйли иде. Ул үзе дә качарга теләгән, тик конвойчы күреп алган да ата башлаган. Әти түбәне төзәтә идем дип акланган. Немецлар тикшереп тормаган, теге ике кеше иректә калган.

 

Әти өйгә 1945 елда кайта. Әнием белән дүрт кыз тәрбиялиләр. Сугыштан соң без хәерчелектә яшәдек, чөнки туган илен саткан кеше гаиләсе булып санала идек. Военкомат әтине ел саен тикшереп торды. Соңгы мәртәбә чакыртканда әтигә 80 яшь иде. Ветеран хокукларын раслау турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Гаделлекне торгызырга Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мәгълүматлары гына ярдәм итте. Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе архивында шәхси эш номерын билгеләделәр дә белешмә бирделәр. Кызганыч, әни генә әтинең яхшы исемен кайтаруны күрә алмыйча сатлыкҗан хатыны булып үлде".


Михаил ЧЕРЕПАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 203 | 06.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»