поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.10.2009 Юмор

ЧИШЕНЕГЕЗ!.. КИЕНЕГЕЗ...

Уф, йөрәгемә ярамый! Күңелем мәгънәсез сыкрау белән тула! Эчем поша! Телевизорга карау күзләремне ачыттыра, йөрәгемдә бары авыр ачыну хисе... Телемә дә, нәкъ менә шул ачу белән тулы сүзләр генә телгә килә...

Мин бу шимбәне өйдә уздырам. Шәхси «таш пулат»ларында зинданнарында вакыт уздыручы замана балалары ял көннәрендә ни эшлиләр икән соң? Әлбәттә инде, бер-бер артлы төзелеп киткән телетапшыруларны караптыр...  Мин үзем исә, телевизор тавышын күбрәк эшчәнлегемне комфортлы итеп оештыруның бер чарасы итеп күрәм. 

 

Шулай итеп, иртә таңнан дәү әтием белән бергә «иң шәп», ә төгәлрәк әйтсәк, бердәнбер татар каналын ачып куйдык. Бу телекомпания күптән түгел үзенең җиде еллык юбилеен бик күңелле һәм зур итеп уздырды (шул форсаттан файдаланып, котлыйм әле үзләрен!). Шул вакыйга уңаеннан, ахырысы, инде менә атна дәвамында канал җитәкчелеге аеруча яраткан һәм үзенчә әйбәт дип санаган концерт язмаларын һәм тапшыруларны кабатлап күрсәтеп тора. Алга таба сүз нәкъ менә шулар турында барачак та инде. Сәхнәгә микрофон тотып чыккан һәм үзләрен “җырчы” дип йөрткән адәмнәр халык яратып өлгергән җырларын да, бөтенләй яңа “шедеврларын” да башкарган булалар. Татар музыкаль материалы турында бүгенге киң җәмәгатьчелектә бик күп сөйләнелә һәм языла. Шуңа күрә «Көт мине», «Китмә миннән», «Кил миңа», «Син – миңа, мин – сиңа...» һ.б. шундый татар эстрадасы өчен иҗат ителгән «әсәрләрне» телгә алудан мәгънә юктыр. Нәрсә генә әйтмә, алар музыканың «попса» дип аталган төренә – менә дигән!

 

Мин үзем төп игътибарны татар җырчыларының киенү рәвешләренә юнәлтер идем. Аларның колакларына ялтыравык, селкенгәндә челтерәп тавыш чыгара торган алкалар тагу, озын, күп катламлы чапанга охшаган яшел-алсу-зәңгәрсу күлмәк һәм костюмнары гына да ни тора бит. Ә тарап күпертелгән яки көдрәләткән чәчләренә мул итеп лак, сибеп, катырып кую гадәтләре?!

 

Аңлыйм, мөгаен, киенү рәвешләренә карата әйтелгән сүзләрем артисталарыбызның кайберләренә бик ошап та бетмәс... Әгәр дә шулай икән: мин чын күңелемнән куанам! Димәк, Сез әле үзегезне читтән күзәтү сәләтегезне җуймагансыз. Ачык таныйм: мин дизайнер-модельер түгел, тегүче белгечлегем дә юк. Тик мин урамда, транспортта йөргәндә, университетлар тирәсендә йөргәндә узып баручы кешеләрнең киенү рәвешләрен күзәткәлим, Европа илләрендә кием-салым сайлау гадәтләрен бераз күзаллыйм. Шуңа күрә үземне әлегә «бозылмаган» эстетик зәвыкка ия яшь буын вәкиле һәм иҗатыгызның потенциаль тыңлаучысы санап чыгыш ясыйм.

 

Татарстанда популяр булган һәм, нигездә, бюджет хисабына оештырыла торган «Татар җыры» концертларын карый башлауга мине биләгән хисләрне «Шлатегер» драмасының бер каһарманы сүзләре белән аңлатырга мөмкиндер: «Мәдәният» сүзен ишетүгә мин пистолетка үреләм». Сөенәм ки, безнең татар эстрадасының аерым вәкилләре соңгы вакытта концерт костюмнарын әзерләгәндә профессиональ дизайнер һәм модельерлар ярдәменә мөрәҗәгать итә башлады. Ләкин аларның бөтенесенең дә «остазы» бер кеше икәнлеге аңлашылып тора һәм бары тик көләсене генә китерә. Мондый тизлек белән барганда без омтылган, тик беркайчан да ирешә алмаячак, камиллек дәрәҗәсе бигрәк тә буй җитмәслек тоелыр. Минемчә, эчке хис-тойгылар, күңел матурлыгы белән тышкы кыйфәт гармониядә булырга тиеш. Сәхнәдән җырлана торган җырларның аһәңен һәм сүзләрен (әлбәттә, тора-бара без аларга инде күнеккәнбез, югыйсә!) тышкы кыяфәтебезгә тәңгәл итеп камилләштерергә нәрсә комачаулый соң? Ачык аңлашылса кирәк, гәүдә кимчелекләренең дә, портмонел мөмкинлекләрнең дә монда мөнәсәбәте юк.

 

«Портмоне», ягъни ир-ат җырчыларыбызның киенү рәвешләре турында  сөйләшүне, мөгаен, кыска тотарбыз. Төрле төсләрдәге һәм рәвешләрдәге классик ир-атлар костюмы – лириклар өчен. Өч өлештән торган костюм һәм “күбәләк”кә охшатып бәйләнгән галстук төре дә хыял бит!!! Шул ук вакытта, мәсәлән, Салават Миңнеханов үзенең тышкы кыяфәте белән ясаган тәҗрибәләр тамашачының көчле алкышларына лаек, минемчә.  Ул сәхнәгә киеп чыккан күн яки солдат аяк киемнәре ничектер урынлы күренә. Әлбәттә, аның үз-үзен тоту һәм киемен тамашачыга күрсәтү осталыгы, җыр аша аңлашылган образны җиткерү сәләте дә, «тәңгә сыланып торган ялтыравыкларның» булмавы да зур игътибарга лаек. Шуңа күрә дә ул да яшь буын тамашачының ихлас рәхмәтенә һәм чын күңелдән әйтелгән соклану сүзенә лаек дип саныймын.

 

Кызганыч ки, Миннеханов кебекләр бик аз. Төсе уңган джинс чалбар һәм футболкаларны сәхнә киеме итеп күрүче яшь егетләрдән торган башкаручылар төркемнәргә дә  пөхтәлек турында онытмаска иде. өчен) Бүген һәр кеше үзе дизайнер була ала. Бары синдә генә булачак футболка кию бик җиңел: ничекме? Өйрәтәбез. Кибетләрдәге “SALE” акцияләрендә 300 сумга ак төстә гади футболка сатып алына, аннары 150 сумга аңа алдан уйланып эшләнгән дизайнер логотибы төшерелә (мәсәлән, төркем исемен матур итеп ясарга мөмкин). Нәтиҗәдә тамашачы игътибарын җәлеп итә торган кызыксынулы карашын сезгә юнәлдергән эксклюзив футболка әзер. Нибары 450 сумга!

 

Хатын-кыз җырчыларга киңәшемне А. Блокның «Үч» әсәренең юллары белән әйтер идем: «Дөньяның матурлыгын кирәксез әйберләрдән арынып кына төшенергә мөмкин».

 

Ягъни: гадилектә – матурлык. Мәсәлән, идәннән өстерәлгән һәм йөрергә комачаулаган, ялтыравык алсу күлмәгегезнең итәген кисеп кыскартабыз, ялт-йолт килә торган детальләрдән арынабыз, төрле төстәге детальләр кертәбез. Ә ... фантазиягә мәйдан киң. Оригиналь аяк киемнәре, зәркән әйберләре, муен яулыклары, эшләпәләр... Санап китсәк: 60 нчы еллар стиле, курчак-кыз, вамп-хатын, мәңге искермәс классика, кантри, фольк, яки милли стиль детальләре. Индивидуаль шәхес булуыгызны ассызыкларга теләсәгез, иҗади якын килергә туры килер.

 

Бүген мин татар эстрадасында биш Эльвираны беләм, тик, кызганычка каршы, аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылганын һаман да төшенә алмыйм. Мәсьәләнең матди ягына килсәк, аңлашыла ки, башкалабызның һәрбер сәүдә диярлек матур гына, зәвык белән тегелгән күлмәкне 3000 сумга сатып алырга мөмкин, ә аңа яраклы аксессуарларны 2000гә табарга мөмкин.

 

Кесәгә бик нык бәрми бит?! Минемчә, юк.

 

Ярдәм йөзеннән 2009 елның көзендә иң әйбәт кибетләребез тәкъдим итә торган кием коллекцияләреннән сайланган модельләрне  Сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Аларның һәрберсе сәхнә өчен менә дигән. Җитмәсә, бәяләре дә түзәрлек.

 

Шулай итеп, бергәләшеп көч-куәтебезне кабатланмас булу юлына салыйк. Бу өлкәдә кечкенә адымның да татар эстрадасы һәм, гомумән, татар мәдәниятенең үсешендә зур бер баскыч булуы ихтимал. Анык беләм, татар җырчылары бар һәм аларның мөмкинлекләре бик зур, бары тик киенү рәвешен генә бераз үзгәртергә кирәк!

 

P.S. Яңа образлар иҗат итү максаты белән кием-салым эзләү эшендә бик рәхәтләнеп катнашырмын. Бушлай! Телефоным редакциядә бар!


Зилә ЯЗ
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»