поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.08.2016 Мәгариф

Укытучының сәламәтлеген кем кайгыртыр?

Бүгенге укытучының күп вакыты мәктәптә уза: дәресләр, класстан тыш чаралар, өй эшләрен тикшерү, педсоветлар һ.б. Аңа өйдә дә ял итәргә туры килми: иртәгәсе көн дәресләренә әзерләнергә кирәк.Моннан чыгып әйтәсем килә – укытучының эш вакыты ставкада каралган атналык йөкләнештән 2-3 тапкыр узып китә. Шулай булгач, 10-15 ел эшләгән укытучыда педагогик кризислар – үз хезмәтеңнән канәгать булмау күренеше күзәтелү бер дә гаҗәп түгел.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, укытучыларның өчтән берендә психик тайпылышлар күзәтелә.

Нык мәшгульлек белән бергә укытучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлардан түбәндәгеләрне әйтеп булыр иде: укыту сәгатьләренең артуы, ягъни артык йөк сулыш органнарында үзгәрешләргә, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына китерә. Нерв системасының, психик халәтнең туктаусыз киеренкелеге йөрәк авыруларына, ашказаны һәм унике илле эчәк авыруына, неврозга, күзләрнең киеренкелеге күрүнең начарлануына, аз хәрәкәт итү остеохондрозга, озак басып тору аякларда варикозга, уку бүлмәләрендәге бактерия-микробларның күплеге эпидемик авыруларга китерә. 10-15 ел эшләгән укытучыда инде гипертония билгеләре күренә башлый.

Укытучылардагы авыру билгеләре күренү нинди фәнне укытуына да бәйле. Физика-математика, иҗтимагый фәннәрне укытучылар авыруларга тизрәк бирешә. Статистика күрсәткәнчә, укытучы хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 70 яшь, ә ирләрнеке – 60.

Укытучының бүгенге хезмәт шартлары үз сәламәтлеге турында кайгыртырга мөмкинлек бирәме соң? Юк шул. Аның иң гади бушлай медицина хезмәтеннән файдаланырга да вакыты юк. Бүгенге хезмәт шартлары моннан мәхрүм итә аны. Бөтен цивилизацияле илләрдә укытучылар социаль пакет белән тәэмин ителгән заманда, безнең укытучыларга анысы да юк. Нинди пакет дисезме? Хезмәт хакына өстәмә социаль ташламалар хакында әйтүем. Мәсәлән, өстәмә пенсия һәм медицина иминиятләштерүе, тормышны иминиятләштерү, процентсыз кредитлар бирү, туклану өчен түләү, элемтә чаралары өчен түләү, яңа профильгә, белемен күтәрү буенча укыту, коммуналь түләүләр, балаларын мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тоту һ.б. өчен өстенлекләр бирү. Бүген укытучы үзенең хезмәт хакыннан бетмәс-төкәнмәс дәреслек китаплар, оргтехника, кәгазьләр, оргтехникага буяулар, канцтоварлар алырга мәҗбүр. Соңгы елларда күп укытучылар үз исәпләренә түләүле курсларда укып, икенче югары белем алырга мәҗбүр. Җитмәсә белемне күтәрү курслары да түләүлегә әйләнә бара. Дәүләткә хезмәт итәр өчен, дәүләтнең социаль заказын үтәү өчен шулай чыгымлана бит ул. Җитмәсә төрле фондларга акча күчерергә дә мәҗбүр ителә укытучы. Конкурс-конференцияләргә дә укучысын җитәкләп үз акчасына йөри әле ул. Ярты хезмәт хакын кире суырып алалар түгелме соң мөгәллимнең? Сәламәтлекне ныгыту турында нинди сүз булырга мөмкин?

«Газпром»да эшләп ялга чыккан танышымның пенсиягә киткәндә фатир алырлык акча белән, төп пенсиягә өстәмә икенче пенсия белән, ел саен ял йортына бушлай юллама белән озатылуын күреп, көнләшеп тә куйдым. Көнләшмәслек түгел шул.

Безнең илдә укыту эшчәнлеген яхшырту буенча меңәрләгән методик эшләнмәләр бар, инде укытучының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру буенча уйланырга вакыт җиткәндер.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.08.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»