поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.08.2016 Мәдәният

Мөнир Рахмаевны биетүче Динара Ряхимова белән интервью (ФОТО, ВИДЕО)

Латин Америкасы ритмнарын татар җырларына буйсындыручы Динара Ряхимова аерым бер зәвык белән эстрадага кереп китте. Һәрбер җырында лирик нечкәлек чагылыш тапкан яшь җырчының тамырлары Түбән Новгород өлкәсенә килеп тоташа. Үзе Мәскәүдә яши, иҗат итә. Динара җырга моңлы һәм баянда оста уйнаучы әтисе ягыннан тартылган, ул хәтта үз ансамблен дә булдырган.

Бер көн дә музыкадан башка үтмәгән бу гаиләдә Динараны җыр нигезләренә апасы өйрәткән, призлы урыннар яулаган конкурсларга әзерләгән. Әкренләп гаилә ансамблендә чыгыш ясый башлаган Динара Ряхимова инде үз карьерасы өстендә эшли.

- Динара, күптән түгел “Яшь гомер бер генә” җырына клибың чыкты. Клип җырны тулыландырып, баетып тора. Үзеңдә нинди тәэсирләр? Видео син теләгәнчә килеп чыктымы?
- “Яшь гомер бер генә” җыры минем өчен башыннан ук үзенчәлекле булды.

 Әлеге җыр белән тормышның һәр мизгеле дә кадерле икәнне искәртәсем, клип белән тамашачыларны илһамландырасым килде. Җырны тыңлаган һәркем теләгәнгә ирешә алуны аңларга тиеш. Барлык теләкләремне клип тулы мәгънәдә ачып бирә, мин нәтиҗә белән бик канәгать калдым, идеялар тормышка ашты. Дөресен әйткәндә, көткәннән яхшырак та килеп чыкты.

- Клипта төп рольдә  Мөнир Рахмаев үз бию осталыкларын күрсәтә. Аның катнашуы ничек килеп чыкты?
- Алдан ук әйтеп куясым килә, җыр татарча булуга карамастан үзендә берничә стильне берләштерә. Татар җыры Латин Америкасы ритмнары белән кушыла. Бу үзенчәлекне биюдә күрсәтергә шактый авыр. Төп геройны сайлау юкка гына Мөниргә төшмәде, аннан да яхшырак  бу вазыйфаны башкаручы булмас иде. Ул ярдәм итәргә ризалашты, моның өчен бик рәхмәтле Мөниргә. Хореографияне дә бик җиңел үзләштерде, биюне куйганда да киңәшләрен биреп торды. Мөнир Рахмаев кабатланмас образ тудыра алды һәм үз ролен профессиональ башкарып чыкты.

- Инде икенче клибыңның эчтәлеге Латин Америкасы биюләре белән бәйләнгән? Бу төр биюләргә мәхәббәтме синең? Үзең бию белән шөгыльләнәсеңме?
- Мин Латин Америкасы мәдәниятен бик яратам, бу илләрдә күп сәяхәт итәм. Татар эстрадасына да үзенчәлекле яңалык кертәсем килде. Кубада булганда  мин шунда яшәүче татарлар белән таныштым, алар туганнан бирле Кубаның башкаласы Гаванада яшиләр. Таныш булмаганнар белән туган телдә аралашу мөмкинлеге бик сирәк килеп чыга аларга, шулай да безнең сөйләшүдә алар татар җырларын латин ритмнары белән ишетергә теләүләрен әйттеләр. Шул мизгелдән минем бу идеяны тормышка ашыру теләге туды да. Биюләрне мин бик яратып башкарам һәм инде күптәннән шөгыльләнәм.

- Яздырылган җырларыңның авторы әлегә бер. Кайсы авторлар белән эшләргә яратасың? Бер авторга гына бәйлелек бармы?
- Авторлардан миңа Эльвира Сафина шигырьләре ошый . Ул бөтен уйларын шуның кадәрле ачык, чын күңелдән, тәэсирләнеп җиткерә ки, сокланмыйча мөмкин түгел. Көйләргә килгәндә, Владимир Федоров, Марат Мухин, Оскар Усманов, минемчә, яхшыларның яхшысы, аларның җырлары инде күп еллар барлык тыңлаучыларны сөендерә һәм лаеклы рәвештә популярлар рәтендә.

- Яңа җырың әти-әниләргә багышлана. Бу кадерле кешеләреңә карата рәхмәт белдерелгән бүләк-җырмы?
- Яңа җырым минем чыннан да әти-әниемә багышланган. Әтиемнең күптән түгел генә туган көне булып узган иде, бүләк буларак әлеге җырны башкардым. Минемчә, иҗади кешегә яхшырак бүләк булырга мөмкин дә түгел, җыр бит мәңгелек.

- Әлеге җырны Марат Мухин белән бергәләп яздырдыгыз. Аның белән эшләү ничек барды?
- Марат Мухин белән бик җиңел эшләргә. Җырны яздырыр алдыннан бик дулкынланам, ләкин нәкъ менә Марат белән бик уңайлы булды эшләргә, бүгенге көндә андый осталар сирәк очрый. Ул чыннан да музыка өлкәсендә профессионал.  Бергәләп шаярып, көлешеп, яхшы кәефтә җырны уңышлы яздырдык, ахырдан хәтта китәсе дә килмәде.

- Син нык адымнар белән популярлаша барасың, концертларда, федераль Сабантуй сәхнәләрендә чыгыш ясыйсың. Продюссерлар әле тәкъдим ясамыймы?
- Тәкъдимнәр килә башлады, ләкин барысы да әле нияттә. Планнар күп, аларны тормышка ашырырга тырышабыз.

- Кайсы җырчы белән дуэт яздырырга теләр идең?
- Җырчылардан миңа  Айдар Галимов бик ошый, мөмкинлек чыкса аның белән дуэт башкарыр идем. Айдар абыйның тавышы һәм җырлау манерасы күңелгә ята.

- Җырлаудан кала Динара кайда эшли? Кайсы профессиональ өлкәдә хезмәт куясың?
- Җырлаудан башка мин хореограф булып эшлим, биергә өйрәтәм, зур тамашаларга биюләр куям. Аннан кала сәнәгать төзелеше өлкәсендә дә эшлим. Төрле юнәлештә үсеш аласым килә. Мөмкинлек һәм теләк булганда барысын да өйрәнергә кирәк.

- Сәяхәт итәргә яратасыңмы?
- Мин бик яратам сәяхәт итәргә. Бу минем хобби. Яңа урыннар ачу, яңа кешеләр белән танышу минем өчен бик кызыклы. Испан телле илләр минем өчен беренче урында, алар минем күңелемә якын.

- Мәскәүдә иҗат итү читен түгелме? Популяр автор-башкаручылар да Казан-Мәскәү арасында яши. Сиңа да Казанда еш булырга туры киләме?
- Бик күп проектлар бүгенге көндә һәм алар барысы да Мәскәүдә түгел. Ара ераклыгында проблема күрмим. Җырчы тормышы йөреп торуны тәлап итә, һәрбер сәфәр үзенә күрә ямь өсти генә. Казанда эш буенча булам һәм бу миңа ошый гына. Шәһәрдә ял итеп йөрүне эш белән көйләү үзенә күрә күңелле.

Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 24.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»