поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.08.2016 Мәдәният

Виктор Герасименко: “Минем татар көенең “үтә күренмәлелеген” күрсәтәсем килде”

Россиянең танылган сценографы, Россиянең атказанган рәссамы Виктор Герасименко Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә декорацияләр ясау, сәхнә бизәү эшләрен октябрьдә төгәлли. Шоуны куючы рәссам ел дәвамында фестиваль өчен эскизлар әзерләү белән мәшгуль булды. Читтән торып идарә ителә торган конструкция-трансформер «Үзгәреш җиле» фестивале декорацияләре нигезен тәшкил итә, ул Казан сәхнәсендә июньдә сынап каралды.

РФ Театр әһелләре һәм Мәскәү рәссамнар берлекләрендә әгъза булып торган Халыкара мәгълүмат академиясе академигы Виктор Герасименко сәнгатьнең төрле жанрларында эшли: театр һәм концерт сценографиясе, станокта башкарылган рәсем, графика. Герасименко Россиянең төрле шәһәрләрендә (Мәскәү, Пермь, Казан, Екатеринбург, Уфа, Сарытау, Ижау, Рязань, Грозный, Ярославль, Кострома һ.б.) 150дән артык опера, балет, драматик спектакльләр куйган кеше.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән 1986 елдан бирле хезмәттәшлек итә.

“Моннан 5 ел элек Казанга килеп, «Аида» спектаклен Юрий Исакович Александров белән берлектә куйдым. Шушы вакыттан бирле мин театр белән хезмәттәшлегемне дәвам иттерәм, һәм шундый команда белән эшләвемә чиксез шатмын. Шул вакыттан бирле берничә спектакль куйдым: «Севильский цирюльник», «Трубадур», «Дон Кихот» һәм башкалар. Хәзер исә «Пиковая дама»ны Шаляпин фестиваленә эшлибез, аннары милли опера әзерлибез. Мин хәзер үк тә 2018 нче елга чакырулы”, — дип сөйләде сценограф фестиваль концертлары репетицияләре арасындагы тәнәфестә.

“Мин шактый күп проект эшлим, ләкин бу проектка мин үзем татар булган кебек мөнәсәбәттә, аңлыйсызмы, — дип билгеләп үтте Виктор Герасименко. — Тумышым белән үзем Рязаньнан, минем дә тамырларым буйлап, мөгаен, татар каны ага торгандыр”.
Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа опера театры баш рәссамы, “Үзгәреш җиле” проектында зур канәгатьлек белән эшлим, дип таный. Музыка, хәтта этнографик музыка 2016 елда бөтенләй башка яңгырашлы булырга тиеш дип саный рәссам.

- Без элеккеге чордагы энтографик костюмнар эшләү, яңадан кайтару белән шөгыльләнә алмыйбыз, билгеле, без заманча кеше карашыннан торып ул костюмнарны эшлибез. Шуннан башка ул әсәрләрнең киләчәге юк. Без аларны гел камилләштереп торырга, заман белән бергә атларга һәм аны бүген ничек тоемласак, шулай кабул итәргә тиешбез. Ә бүген хис-тойгылар һәм тоемлаулар 100-200 ел элеккеге кебек түгел.

“Үзгәреш җиле” фестивале костюмнарын бәяләп, Виктор Герасименко аларның кайберләре буенча эшләргә кирәк, диде. Декорацияләрдә “туры” этник татар элементлары юк: “Ләкин барыбер лалә, гөмбәз, барыбер рухка туры килә торган ниндидер конструкция. Менә шушы татар көйләренә хас үтә күренмәлелек, ниндидер илһамлык — болар булырга тиеш, аңлыйсызмы”, — ди ул.

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестивален куючы рәссам фикеренчә, декорацияләрдә ниндидер җиңеллек, бәллүрлек, татар җырына хас илһамлык булырга тиеш. Эшкә керешкәнче, Мәскәү рәсамы татар символикасын ныклап өйрәнгән һәм чәчәк образына тукталырга булган. “Без бүген яңа талантлар ачабыз, япь-яшьләрне чыгарабыз. Чәчәк бөресе кебек итәсе килде. Чәчәк бөредән ачылып, яңа талантны дөньяга чыгара”, — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Рәссам-куючы сүзләренчә, декорацияләрдә яктылык эффектлары күп була, конструкция борыла, ачыла, оркестр музыкасына хәрәкәт итә торган итеп эшләнә. Анда нинди дә булса төскә өстенлек бирелми. Рәссам декорацияләрне һәр җырга алыштырырга, яраклаштырырга булган. Ә җырлар ул концертларда 50ләп булачак.

Искәртеп үтәбез: “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале концертлары 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Тататр дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә куела. Билетлар 6 сентябрьдә сатуга чыгарыла.

Чыганак: Татар-информ


---
Addnt.ru
№ --- | 23.08.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»