поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.08.2016 Матбугат

Гүзәл Сәгыйтованың кемгә кияүгә чыгуы турында серне “Матбугат.ру” ача

ТНВда “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты. Бу турыда имеш-мимешләр социаль челтәрләрдә утыручыларга инде ике көн тынгы бирми. Барысы да кияүне күрәсе, аның турында күбрәк беләсе килә. Эш шунда ки, яшь гаилә үзләренең никахына интернетта артык игътибар булуны теләмәде. Әмма кияү егет – “Матбугат.ру” җитәкчесе Данил Сәфәровның өч туган энесе (троюродный). Шуңа күрә, искәрмә рәвешендә, фотоны бездә чыгарырга ризалык бирделәр.

Кияү Айнур Яруллин – Казан егете, биология фәннәре кандидаты, ветеринар клиника мөдире булып эшли. Татар мәдәнияте белән кызыксынучы, татар иҗтимагый тормышыннан хәбәрдар кеше. Казанда туган булуына карамастан, татарчасы да чип-чиста. Айнур 5нче татар гимназиясен тәмамлаган.  

19 август көнне “Ярдәм” мәчетендә никах укылды, кичен “Дворянское гнездо” ресторанында хәләл туй иттеләр. Кияү белән кәләш Тукай заманындагыча киенгәннәр иде. Бер кунак тәбрикләү сүзе әйткәндә “үзебезне бүген Тукай заманындагыча хис итәбез” диде. Бәйрәмне Илдар Кыямов алып барды. Ни кызык, Илдар әфәнде Гүзәл белән эшли, ә Айнурның күршесе, бер кат өстәрәк яши. “Гүзәлне эштә күргәч, бу кыз ник кияү тапмый икән дип аптырый идем, ә Айнурны лифтта күргән саен ник өйләнми икән дип уйлый идем. Менә бит Аллаһы Тәгалә юлларны ничек кисештерә”, - диде Илдар Кыямов.
 
Туйда булучылар Айнур белән Гүзәлнең бер-берсенә пар килгәнен, хәтта тышкы яктан охшауларын ассызыклады. Икесе дә тынычлар, акыллылар, затлылар. Туйда бик күп матур теләкләр яңгырады. Без дә аларның барысына да кушылабыз! Бәхетле булыгыз! 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.08.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»