поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.10.2009 Мәдәният

БӨРКЕТЛӘР ЧИТЛЕКТӘ БУЛА АЛМЫЙ (ФОТО)

Бүген V “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале кысаларында “Бөркетләр”фильмының премьерасы узды. Сценарий авторы - драматург Мансур Гыйләҗев, оператор – Сергей Летовец. Режиссеры исә Г.Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин. Рольләрдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай бүләге ияләре Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов. Премьерага Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.

 

Фильм Россия мәдәният министрлыгы заказы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән бер ел дәвамында төшерелгән. Жанры буенча әлеге фильм моңсу комедия. Геройлар - бер авылда туып үскән өч карт. “Бөркетләр” дигәндә алар күздә тотыла. Әлеге горур кош образы  фильм дәвамында тамашачыны тирән уйлануларга этәрә. “Бөркетләр төрле була. Кайберләре иректә, икенчеләре читлектә. Бу фильмны караганнан соң тамашачы үзенә, “ә мин нинди?” дигән сорау бирә ала. Төп рольләрдәге актерларыбыз - ирекле бөркетләр. Аларның күңелләрендә коллык хисе юк, ”- ди режиссер Р.Төхвәтуллин.

 

Фильмның сюжеты геройлар белән булган вакыйгаларга нигезләнә. Алар һәрьяклап ачыла. Һәрберсенең тормыш юлы – үзе бер тарих. Фильмда елмаерга мәҗбүр иткән мизгелләр шактый. Мәсәлән, Равил Шәрәфиевнең Фирдәвес Әхтәмовага чәчәкләр күтәреп балконына менгән эпизод шулкадәр эчкерсез, күңелгә үтеп керә. Һәм мондый күренешләр фильмда шактый иде. “Яңа жанрда кино төшерү буенча әлегә безнең тәҗрибә аз. Үземә дә әлеге фильм яңалык булды. Киләчәктә бу эшне дәвам итәрбез, чөнки бездә талантлы драматурглар да, актерлар да шактый. Аларны бары сайлап алырга гына кирәк”,- ди Рамил әфәнде. Шулай ук ул киләчәктә балалар өчен сыйфатлы кино һәм “Мөһаҗирләр” әсәре буенча фильм төшерергә тели. Киләчәктә татар фильмының үсешенә өметләнәсе килә.   

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

 

        


Лилия КАДЫЙРОВА. Автор фотолары.
Матбугат.ру
№ - | 02.10.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»