поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.08.2016 Хәйрия

Мине өйдә улым көтә – 2

Татьяна Баймяшкина-Ларухинага бөтен ил белән ярдәм иттеләр. Без дә 27 яшьлек бу ханым турында “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә язып чыккан идек. Кама Тамагы районында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Татьяна улын дөньяга китергәннән соң озак та тормыйча авырып киткән иде.

“Мин аны кышкы каникулга әти-әниләре янына кайтарып куйдым. Ә ул аннан хәлсезләнеп килде. Тән температурасы төш­мичә интектерде. Нәрсә булганын белмәдек. Табибларга кү­ренергә килгәч тә кан анализларын озак көттек. Ул табиблар янына кереп китте, без улым белән машинада утырып калдык. Аннары телефоныма “миндә лейкоз” дип язылган смс килеп төште. Әйтерсең бар дөньяның асты-өскә килде. Татьяна да бөтенләй төшенкелеккә бирелде”, – дип сөйләгән иде ул чакта ире Максим.
 
Баксаң, Татьяна медицина картасындагы диагнозны күреп өлгергән икән. Ул чакта аның күңеле бөтенләй кителеп, яшәүдән өмете өзелгән иде. Татьянага хастаханәгә кереп ятарга туры килде. “Минем бернинди дә авыруым юк. Өйгә кайтасым килә”, – дип бәргәләнде ул. Менә шулчакта янәшәсендә ире Максим булды. Ул көндезләрен эшләп, төнгә хатын янына бара иде. Кечкенә Матвейны Татьяна­ның апасы тәрбияләп торды. Лейкоз диагнозы куелгач, Татьяна күп төрле химия терапияләре аша узды. Әмма аны коткара алырлык клиниканы чит илдә генә таптылар. Билгеле, анда дәвалану бик кыйммәт. Сумма меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән исәпләнә. Әмма мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән алар Эстониягә бару өчен мөмкинлек тапты. Кемнәр генә булышмады! “Кама Тамагы, Югары Ослан районы кешеләренә, хәйрия чараларында катнашучыларга, җырчыларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез”, – ди туганнары.

Татьянага чит ил табиблары донор да тапкан иде. Әмма моның өчен бик күп суммада акча түлисе. Үз апасының сөяк мие аңа тулысынча туры килүе аларны бу бәладән дә саклый. Һәм ул, ике дә уйламыйча, сеңлесен коткарырга карар кыла. Күптән түгел Татьянага сөяк миен күчереп утыртканнар. Әлегә ялганып киткәнен көтәләр. Татьяна әнисе авырганда инде зур “егет”кә әверелгән Матвей белән очрашуны көтә.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»