поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.08.2016 Хатлар

«Ерткычлар дөньясында яшибез, сез дә кеше булып калмагыз» – дияргәме?

Әллә нинди яман заманда яшибез. Күптән түгел генә сезнең газетадан төнлә үз өендә үтерелгән карчык турында укып нәфрәтләндем дә кулыма каләм алырга булдым. Минем белән дә шуңа охшаш хәл булды. Дөрес, мин ул әбидән бәхетлерәк икәнмен, исән калдым. Мине дә көпә-көндез, дөресрәге, иртәнге сәгатьләрдә урам уртасында таладылар.

Кечкенә кызым күптән түгел генә безне – ирем белән икебезне, бәхетле әби-бабай итеп, онык – күбәләк кебек кызчык алып кайтты. Күкрәк сабые булган яшь әнигә бераз булса да булышыйм дип, беркөнне эшкә барганчы, алар янына керергә уйладым. Оныгымның һөнәрләре артуга, аның тупырдап исән-сау үсүенә сөенеп, ашарга пешерештем.

Эшкә барыр вакытым җиткән иде инде, соңга калмыйм тагын дип, ашыгып чыгып киттем. Дөнья­ның матурлыгына сок­ланып, яшәүнең яменә хозурланып, күңелемнән генә шигырь язып (кайчакта җаныма шулай шигырь кереп оялый) барам. Артымнан кызу-кызу адымнар белән килгән хатын-кызга игътибар да итмәдем. Һәркемнең үз юлы: кем кая бармас та, кем кайдан кайтмас. Аннары күрәчәк күз йомдырыр да диләр ич. Нияте яман булган шул ул хатын-кызның. Ул мине куып җитеп, йөземә баллоныннан газ сиптерде дә, кулымдагы сумкамны йолкып алып, йөгереп тә китте. Мин аңымны җуеп егылып калдым. Күземне ачканда, янымда, ярдәм итәргә теләп, кешеләр мәш килә. Полиция дә, ашыгыч ярдәм дә озак көттермәде.

Менә шушы куркыныч төш шикелле хәлләрдән соң минем тормышым икегә бүленде. Аңа кадәр булганнары хыял төсле алсу, кояшлы, ә аннан соңгылары болытлы көн кебек караңгы, соры.

Талаучының авы бик уңышлы булды инде ул көнне, ул бик тиз генә баеды. Сумкамда чираттагы ялым өчен түләнгән шактый гына акча да, кыйммәтле телефон да, банк карточкалары да, документларым да бар иде. Кая егыласымны белсәм, шунда салам җәеп куяр идем, дигән ди бит берәү. Шуның шикелле, мин дә, алдан белсәм, һәммәсен, бигрәк тә документларымны өйдә калдырган булыр идем. Миңа бик озак полиция юлын таптарга, үземне чынлап та мин икәнне исбатларга (бер документсыз бу җиңел эш түгел), яңа телефон алып, таныш-белешләрнең, дусларның номерларын яңабаштан барларга туры килде. Болар барысы да күп кенә вакытымны һәм сәламәтлегемне югалтуга сәбәп булды. Югалган акчам да, документлар да, алар артыннан йөреп узган вакытым да бик кызганыч. Ләкин иң аянычы: кешеләргә ышанычым югалды. Гомер буе үз укучыларымны яхшы булырга өндәп яшәдем һәм эшләдем. Мин зур стажлы укытучы. Хәзер укучыларым күзенә карап ни дияргә дә белмим. «Ерткычлар дөньясында яшибез, сез дә кеше булып калмагыз», – дияргә телем әйләнми. Шундый талаучы үтерүчеләр белән бер дөньяда ничек яшәмәк кирәк?! Яныңнан узып барган кешенең уенда ни икәнен беркем дә белми. Нигә кешеләр шул кадәр явызландылар соң? Акча дигән шайтан шулай имансызлык­ка этәрәме аларны?

Хәзер эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Эшләсәң, күп булмаса да, акчасын да бирәләр. Хәер, акча бит ул шундый нәрсә – күп булса да бетә, аз булса да җитә. Юрганыңа карап аягыңны сузасың. Ә кайберәүләрнең болай яшисе килми бугай шул. Күктән байлык төшкәнне көтеп торалар да, өметләре акланмагач, ерткыч-җанварлар шикелле, ауга чыгалар. Аларның тозагына теге әби төсле көч күрсәтә, каршы тора алмый торган ялгыз карчыклар яки минем кебек юлаучылар эләгә. Әгәр дә ул җинаятьченең әнисе яки әбисе белән шундый фаҗигале хәл килеп чыкса, ни дияр иде икән? Нигә алар корбаннары урынына үзләрен яки якыннарын куеп карамыйлар? Әллә аракы, әфьюн зәхмәте аларны уйлау сәләтеннән бөтенләй мәхрүм иткәнме? Үзем өчен түгел, минем инде ни дисәң дә, ашымның күбесе ашалган, яшемнең дә күбесе яшәлгән, бишектә берни белмичә елмаеп яткан оныгым өчен куркам. Аларга нинди дөнья калдырабыз?

Казан шәһәренә якын бер бистәдә яшәүче ветеран-укытучы Мәрьям апагыз.


---
Шәһри Казан
№ --- | 18.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»