поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.08.2016 Җәмгыять

Россиядә хатын-кызларны сөннәтләячәкләр?!

Россиянең сәламәтлек саклау өлкәсе халыкара медицина җәмгыяте белән бердәм фикердә тора һәм хатын-кызларны сөннәтләүгә каршы чыга, - дигән "Интерфакс" агентлыгына министрлык вәкиле Олег Салагай. "Хәзерге вакытта халыкара медицина җәмгыяте хатын-кызларны сөннәтләүне аларның саулыгына зыян салучы гамәл дип бәяли, моның бер файдалы ягы да юк", - диелә хәбәрдә.

Салагай билгеләп үткәнчә, "2008нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе әлеге практиканы тулысында юк итү турында резолюция кабул иткән. 2012 елда шундый ук резолюция ООН Генераль ассамблеясе тарафыннан да кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәк рәисе, Төньяк Кавказ мөфтие Исмәгыйль Бердыев “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында барлык хатын-кызларны сөннәтләргә кирәк дигән булса да, соңрак бу өндәвеннән баш тарткан иде. “Мин хатын-кызларны сөннәтләргә өндәмим. Исламда бу хакта сүз юк. Мин бары тик җенси азгынлык проблемасы белән нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген генә әйтәм”, - дигән иде ул.

“Хокукый инициатива" хокук яклау фонды сайтында урын алган докладта мондый операцияләрнең хатын-кыз һәм кызларның хокукларын бозу саналуы турында билгеләп үтелә. Бу хәтта дискриминация һәм көч куллануның соңгы чарасы диелә. Генераль прокуратура хатын-кызларны сөннәтләү буенча мөрәҗәгатьләрне тикшерү белән шөгыльләнергә ниятли.

Әлеге мәсьәләгә карата Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә үз фикерен җиткерде. “Бездә андый йола юк, безгә бу проблеманың бөтенләй кагылышы юк. Хатын-кызларны сөннәтләүнең Исламга бернинди мөнәсәбәте юк. Хәтта читләтеп, ишарәләп тә әйтелми бу хакта. Мондый йола Көньяк Африкада яшәүче һәм тагын кайбер башка халыкларда бар, әмма ул ислам белән бәйле түгел. Моның бернинди файдасы юк. Әгәр ул кирәк булса, ул исламда кушылыр иде”, - дип белдергән "Татар-информ"га Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров.
 


Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»