|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2016 Шоу-бизнес
Ленар Сәйфиев сөйгән кызы белән аерылышканСоңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Без исә һәрнәрсәдән дә хәбәрдар булырга яратучы халык буларак, моның сәбәбен егетнең үзеннән сорадык. - Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, “Барс-медиа” компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап кына җырламый тормыйм. Сезнең сорауга җавап итеп, тамашачы мине сәхнәдә көзге айларда ешрак күрә башлар дип әйтә алам. Яңа җырлар да иҗат ителә. Тагын бер зур хыялым бар минем. Алдан сөйләү килешмәсә дә, планнар белән уртаклашасы килә. Быел миңа - 30 яшь, иҗатыма ун ел була. Шушы зур вакыйгаларны берләштереп, концертлар оештырасым килә. Моның җиңел эш түгел икәнен дә беләм, әмма Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас дип өметләнәм.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|