|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2009 Мәдәният
КАЛФАК МОДАГА КЕРЕРМЕ?«Алтын мөнбәр» мөселман кинофестивале кысаларында мөселман киеме дизайнерларының «Islamic clothes» халыкара конкурсы үткәрелә. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, «Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасы, Казан дәүләт технология университеты һ.б. оештыра. ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Наилә ханым ҖИҺАНШИНА мөселман киемнәре фестивале оештыру нияте барлыгын инде моннан ярты ел элек үк әйткән иде. Башта ул март аена тәгаенләнсә дә, һаман кичектерелә килде. Моның сәбәбен Наилә ханым дизайнерларның әзер булмаулары белән аңлата:
– Мода дигәч, дизайнерларның күбесе гәүдәгә сыланып торган заманча киемнәрне генә күздә тота иде. Безгә бит хатын-кызның бите һәм кул чуклары гына күренерлек, шул ук вакытта заманча да, матур да кием-салым кирәк. Таләпләребезне аңлаткач, күбесе, андыйны булдырырбызмы икән, дип уйга калды. Ул вакытта әле мөселман модасы белән шөгыльләнүче дизайнерлар бик аз иде. Без башта бу юнәлештә эшләргә теләүчеләр бармы-юкмы – шуны ачыкладык. Эшләрен карап, юнәлешне күрсәтергә туры килде. Менә шуңа күрә вакыт бераз сузылды. Аннары мәдәният министры Зилә Вәлиева тәкъдиме белән без аны «Алтын мөнбәр» кысаларында уздырырга булдык. Кинофестивальгә чит илләрдән дә бик күп кунаклар килә, алар да күрсен дип уйладык.
– Кайсы ил дизайнерлары килергә теләк белдерде?
– Мисырдан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Босния, Финляндия, Ираннан килергә теләүчеләр бар. Төркия, Бәхрейн дизайнерлары әлегә уйланалар. Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Себердән дә кунаклар көтәбез. Үзебезнең профессионаллардан Надежда Әюпова, Катя Борисова, Рөстәм Исхаков катнашачак. Ә инде профессионал булмаганнар (без аларны махсус аерып куйдык) арасында берничә ел буе мөслимәләрне киендергән, әмма исемнәре әлегә киң катлауга билгеле булмаган яшьләребез бар. Бу конкурс аларны да ачарга тиеш.
– Безнең мөслимәләрне еш кына гарәпчә киенеп йөрүдә гаеплиләр. Үзебезнең дизайнерлар алдына миллилекне сакларга дигән таләп куелдымы?
– Дөресен генә әйткәндә, конкурс оештыру идеясе шуннан туды да инде. Татар мөселман хатын-кызларына кием табу бик кыен бит бездә. Минем, мәсәлән, кибеткә барып, беркайчан да үземә ошаган күлмәк таба алганым юк. Йә стиле, йә үлчәме туры килми шунда. Әле яшь кызларга бик тырышсаң табарга буладыр. Ә хатын-кызның бөтен яшьтә дә матур киенәсе килә. Уйланып йөри торгач, кибетләрдә булган мөселман киемнәрен җыеп, мода күрсәтергә булдык. Ул ике ел рәттән — «Эрмитаж»да һәм «Казан» милли мәдәният үзәгендә үтте. Өченче елны үткәрергә җыенгач, дизайнерлар тагын шул ук киемнәрне тәкъдим иттеләр. Мин аптырап калдым: болар тырышмыйлар да, эшләмиләр дә икән. Сәбәбен сорагач, акча юк, диләр. Ә мөселман киемнәре тегү сәнәгатен ничек тә үстерергә кирәк бит безгә! Шуннан соң конкурс оештыру фикере туды. Бу, чыннан да, шәп фикер булып чыкты. Дизайнерларда эшләргә теләк уянды, акча да табылды.
Миллилекне сакларга дигәннән, үзем аралашкан дизайнерлар алдына мин ул максатны куйдым, билгеле. Ни дәрәҗәдә башкарырлар – белмим. Милли костюмны без әлегә театрда, сәхнәдә, музейда гына күрәбез. Ул бик чәчәкле-чуклы, ялтыравыклы. Шул элементларны саклап, көндәлек тормышта кулланыла торган модельләр булдыру кыен эштер ул. Һәрхәлдә, беренче конкурста ук урамга киеп чыгарлык, офиска, институтка киеп барырлык милли костюм тегә алырлар дип уйламыйм. Минем уемча, ул костюмнар Европа стиленә якынлашкан булырга тиеш. Шул ук калфакны, мәсәлән, ул бик матур булса да, киеп урамга чыга алмыйбыз бит инде без. Әмма аны заманчалаштырып, бирет сыман итепме шунда, ясарга мөмкиндер. Кыскасы, монда дизайнерларга уйланырга, эзләнергә кирәк.
– Барлыгы күпме дизайнер катнашачак?
– Сиксән кеше катнашырга теләк белдергән иде. Әмма вакытыбыз чикләнгән, ике-өч сәгать эчендә бик күп коллекция күрсәтеп булмый. Сайлап, конкурс таләпләренә туры килмәгән эшләрне (кемнеңдер тукымасы үтә күренмәле йә изүе бик ачык) төшереп калдыра барабыз. 30 сентябрьдә-1 октябрьдә кастингтан соң егерме-егерме биш коллекция генә калыр дип уйлыйбыз. Һәр коллекциядә җиде-сигез костюм булачак.
– Наилә ханым, кызыксынучылар өчен конкурсның кайда, кайчан булачагын да әйтеп китик инде.
– Конкурс 3 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак, керү ирекле. Жюрида исә чит ил кунаклары — профессионаллар утырачак. Мәскәүдән Разия Уразаева килергә тиеш. Ул Вячеслав Зайцевның ярдәмчесе иде, хәзер инде үзенең салоны бар.
– Киемнәрне сату оештырылачакмы?
– Андый мөмкинлекне дә күздә тотабыз. Чөнки кеше шушы вакытта гына соклана, кызыга... Әмма безнең төп максат — сәләтлеләрне барлау, күп дизайнерларны җәлеп итеп, конкуренция тудыру. Аннары инде җитештерүне җайга салу турында да уйларга мөмкин булачак.
Нәүбәһар КӘБИР |
Иң күп укылган
|