|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2016 Хәвеф-хәтәр
Пассажирны коткару өчен Татарстан авиакомпаниясе очкычы мәҗбүри тукталыш ясаганСимферопольдән Белгородка очучы ЮВТ АЭРО Татарстан авиакомпаниясе очкычы Ростов шәһәрендә мәҗбүри тукталыш ясаган. Сәбәбе - борттагы бер ир кешенең хәле кискен начараю булган. Борпроводник Илсур Ильясов ир-атны күзәтеп торган, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә авиакомпаниянең матбугат секретаре Әлфия Бариева. Бер мәлдә пассажир кисәк агарып киткән һәм сөйләшә алмый башлаган. Бортпроводник пассажирлар белән элемтәгә кереп, алар арасында табиб булу-булмавы белән кызыксынган. Үзен медицина хезмәткәре дип таныткан хатын-кыз ярдәмгә килгән. Бортпроводник белән икәү алар пассажирны күзәтеп торганнар һәм аңа аңын югалтырга мөмкинлек бирмәгәннәр.
Светлана БЕЛОВА, Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|