|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2016 Фаҗига
Татарстанда 11 айлык сабый янып үлгәнФаҗига бүген Түбән Каманың "Нефтехимик" бакчалары территориясендә була. МЧС хәбәр итүенчә, янгын дача йортларының берсендә чыккан. Өйдә 3 бала белән 31 яшьлек хатын-кыз булган. Балаларның иң кечкенәсенә 11 ай гына. Янгын башланганда сабый икенче бүлмәдә йоклаган була. Ишекнең пластигы эрү сәбәпле, әни кеше бүлмәгә берничек тә керә алмый, көч-хәл белән олы балаларын тәрәзәдән чыгарып өлгерә. Хәзерге вакытта хатын-кыз хастаханәдә дәвалана. Табиблар аның тын юлларына зыян килүен билгеләп үтә. Йоклаган сабыйны коткара алмыйлар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортның түшәме ишелеп төшкән була. Янгын сәбәпләре ачыклана. Тулырак: В Татарстане при пожаре в дачном доме заживо сгорел младенец
--- |
Иң күп укылган
|