16.08.2016 Юмор
Суыткыч телевизорны җиңәрме?
Суыткычсыз һәм телевизорсыз өй юктыр ул. Кайсысы кирәгрәк, мөһимрәк дигән сорау да куеп тормыйм: көнкүрештә аларның икесе дә бик хаҗәт. Берсе безне матди тәгам белән тәэмин итсә, ягъни карыныбыз турында кайгыртса, икенчесе бик теләп рухи азык өләшә, рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә. Тамаша күрсәтә, без – наданнарны агарта, акны карадан аерырга өйрәтә.
Шуңа күрә суыткыч быелгы дәвамлы челләдә кирәгрәк дию һич тә дөрес түгел. Ашап туйгач, тыйнак кына калтырап торган шул “котып филиалы”ннан салкын сыра эләктереп, аш бүлмәсеннән чыккан чын ир затының кулы беренче нәрсәгә үрелә? Дөрес уйлыйсыз – телевизор пультына. Һәр йортның түрендәге карап торган әйбер бит инде ул. Начар нәрсә булса, сәгатьләр буе аның каршында утырыр, бармак башына сөяль чыкканчы кнопкаларга басар идекме?
Ә менә кайбер акыллыбашлар, көлеп: “Үзеңнең ни уйлаганыңны беләсең килсә, телевизор кара”, – дигән булалар. Имеш, үзенең эфир тылсымчылары – Соловьев, Киселев, Толстойлары, яңалыклар чыгарылышлары белән бергә ул нәмәрсә безның аңнарга кереп оялаган да чыгу турында исенә дә алмый. Ул гынамы, “куна тактасы”, янәсе, миләрне “турайту”, бәндәне кушканча уйлату чарасы, властьның ифрат та кирәкле инструменты, ахыр килеп аның исәнлек гарантиясе, “зомбиящик”, тагын әллә нәрсәләр шунда. Ничек шул тиклем яратмаска мөмкиндер бер гаепсез ул җиһазны?
Әле дә ярый халык андый “акыллылар”ны тыңламый. Телевизор чаклы телевизор ничек инде ялган сөйли алсын? Шулай да гади халыкка бөтенләй үк ышанып бетәргә ярамый. “Җепшеклек” авторы Хрущев, заманында, ярым шаяртып, ярым чын итеп булса кирәк, әйткән, замандашлары искә төшерергә яраткан сүзләр бар бит. “Мәсьәләгә ике төрле караш булырга мөмкин: шуның берсе – минем караш, икенчесе – дөрес булмаганы”. Гавамнең башында менә шул дөрес булмаган фикер, “өлкән агай”ча әйткәндә, ересь туса, нишләрсең? Даими туры юл күрсәтеп тормасаң, кайсыбер зиһеннәрнең чуалырга гына торуын әллә белмисезме? Чуалган баштан җыен тәүфикъсызлар җыены – “бишенче колонна” ишеләргә дә берничә генә адым ич. Без болай да дошманнар чолганышында. Дошманның эчкесе кайчагында тыштагысыннан хәтәррәк. Имеш, альтернатив каналлар да булырга тиеш. Алары – нәкъ менә шул ересь чыгангы да инде аның. Башта ересь, аннан соң илне, кисәкләп, дошманнарга өләшәсе генә кала. Алла сакласын!
Шул кирегә сукалаучылар (ихтимал, ул мескеннәрнең телевизор алырлык та хәле, акчасы юктыр, аны карасалар, андый булмаслар иде) кризис чыгуга, чикләүләр кертелүгә үк хыялланырга тотындылар. Имеш, бераздан суыткыч телевизорны җиңәчәк. Ягъни, бәяләр артып, суыткыч бушый барган саен, халык телевизордагы хакыйкатькә ышанмый башлаячак. Алдануын аңлаячак. Булган ди менә! Ике җиһазның икесенә дә җан өреп, көрәштергәндә, авырлык категорияләре аерылу сәбәпле, суыткыч телевизорны шунда ук аркасына салыр иде анысы. Ә болай мәңге юк. Суыткыч бушады дип, коткыга бирелергә без бит тамак колы түгел. Черек демократия дәүләтләрендә ул, чебен тисә дә чер итәргә әзерләр. Юк кына нәрсә өчен дә чыгып, шәһәр урамнарын тутыралар. Ә без – чыныккан халык. Миңа ышанмасагыз, әнә Нобель бүләге иясе Бертран Рассел дигән кешенең язганнарын укыгыз. “Россия коточкыч бәла-казаларга чыдый, алар аша үтәргә сәләтле ил. Алар Гареб (Көнбатыш) халкы кебек нәзберек түгел. Россиялеләр фәкыйрьлектә, без түзә алмаслык дип санаган шартларда да яши һәм эшли ала”. Белдегезме инде? Колорадо коңгызы читтә торсын. Бернинди афәт тә ала алмый безне. Шулай да премия иясенең фәкыйрьлек дигәне белән бик килешәсе килми. Бушмы, тулымы, һәр йортта фәлән мең сумлык суыткыч торганда, ярлылык турында нинди сүз ул?
Суыткыч буш булганда да, “тартма”дан көн-төн агылган рухи ризык безне туендырып кына калмый, дәртләндереп, сафсатага бирелмәс, беркайчан да җиңелмәс халык итә. Алайга китсә, илгә начарлык теләгәннәр белсен: без суыткычсыз да, кар базы казып та яши алабыз. Тик бер шарт белән – язмыш өй түрендәге телевизордан гына яздырмасын, ил генә бөек булсын да дошманнарыбыз калтырап торсын!
Чикнең теге ягыннан ишетелгән: "Өстәгеләр ялгышырга мөмкин, җәмгыятьнең аларга күз-колак булуы ләзем”, – дигән сүзләр дә – пүчтәк! Алардан аермалы буларак, бездә хакимнәр туры юлда, алар хаклы. Гомумән, Россия һәрчак хаклы. Әле тагын Россия иң тынычлык яратучы ил дә – ул, башкалардан саклана-саклана, коры җирнең алтыдан берен очраклы рәвештә генә үзенеке иткән. Ышанмасагыз, телевизордан сорагыз.